Чутайда өлкәннәр өчен үзенчәлекле экскурсия оештырылган
Сәяхәтнең икенче өлеше мул табын артында узган
«Кызыл юл» хуҗалыгы идарәсе өлкәннәр өчен мегаферма буенча экскурсия оештырган. Аларны автобуслар белән капка төбеннән үк алып киткәннәр.
«Заманча җиһазландырылган, яңа технологияләр белән оештырылган хезмәт, терлекчелектә эшләүчеләргә уңайлыклар тудырган. Хезмәткәрләрнең кәефләре шат, күңелләре күтәренке. Хезмәт хакларыннан да канәгать. Соңгы айда сыер савучыларның хезмәт хакы уртача 94 меңне тәшкил иткән. Җитәкчебез Фердинанд Нургаянович үзенең кадерле минутларын җәлләмичә безнең өчен экскурсия үткәрде, хуҗалыкның эшчәнлеге белән таныштырды», дип хәбәр итә Чутай авылыннан үз хәбәрчебез Гөлзифа Нәҗипова.
Сәяхәтнең икенче өлеше мул табын артында узган. Терлекчелектә эшләп, бүгенге көндә ял итүче абый, апалар яшьлекләрен искә алып, эшләгәндәге истәлекләрен хәтерләренә төшергән. Мәдәният хезмәткәрләре исә өлкәннәрне матур чыгышлары белән куандырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев