Чын ир-егетләр хезмәте
Бүгенге көндә районыбызда булган 19 хуҗалыкта да баш инженерлар бар
30 октябрь инженер-механикларның һөнәри бәйрәмнәре. Районыбызның һәрбер хуҗалыгында баш инженерлар хезмәт куя. Бәйрәм уңаеннан инженерлар составы, алар башкара торган вазифалар хакында 15 ел районның баш инженеры булып эшләүче Ришат Нуриев белән сөйләшеп уздык.
- Бүгенге көндә районыбызда булган 19 хуҗалыкта да баш инженерлар бар. Алар арасында иң күп еллар эшләүчеләре, тәҗрибәлеләре булып, «Сосна» җәмгыятеннән Галинур Гыйбадуллин, «Смәел» җәмгыятеннән Ринат Хәбибрахманов, «Сорнай» җәмгыятеннән Фидаил Гарәфетдинов, «Дуслык» җәмгыятеннән Рамил Гарифуллин торалар.
Галинур Нуруллович 35 ел инде инженерлык хезмәтен башкаручы шәхес. Фидаил Мәгъфүр улы үз хуҗалыкларында район һәм республикакүләм зур семинарлар үткәргән инженер. Рамил Наил улы да, Ринат Рәис улы да хезмәтләрен замана белән бергә алып баручы белгечләр.
Быел гына урнашкан яшь инженерлар да бар, алар – «Труд» җәмгыятеннән Илназ Сәлахов, «Яңа тормыш» җәмгыятеннән Булат Мөдәрисов. Илназ Сәлахов үзенә кадәр озак еллар эшләгән мактаулы шәхес Рафаэль Гыйльмановның эшен дәвам итүче булып тора. Рафаэль Рашитович үз эшенең чын остасы иде, бүгенге көндә ул лаеклы ялда. Үзе эшләгән чорда хуҗалыкта шулай ук район һәм республикакүләм семинарлар үткәреп, тәҗрибәсе белән уртаклашып хезмәт куйды.
Инженерларның төп эше булып тора: техниканың төзек булуын һәрчак тәэмин итү, техникалар сафын яңартып тору, яңалыклардан артта калмау, чыгымнарны киметү юлларын кайгырту, булган техниканы тиешенчә файдалана белү, шофер һәм механизаторлар белән уртак тел табып эшләү, белемнәрен арттырып тору. Һөнәри бәйрәмебез белән ихластан котлап, һәрбер инженерга ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, гаиләләрендә тынычлык һәм эшләрендә уңышлар теләп калам, – диде Ришат Мансурович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев