Елны төгәлләргә дә озак калмады
Районда терлекчелек тармагының тугыз айлык эш нәтиҗәләре буенча күмәк хуҗалык җитәкчеләре, терлекчелек өчен төп җаваплы белгечләр — зоотехниклар катнашында зур сөйләшү узды.
Район хуҗалыкларында терлекчелек тармагына һәрдаим нәтиҗә ясалып барыла. Бу аңлашыла да, бүгенге көндә терлекчелек, бигрәк тә сөт җитештерү хуҗалыклар кассасына мул акча кертүнең төп юнәлеше булып кала. Еллар дәвамында бу тармакны үстерү буенча күрелгән чаралар бүгенге көндә үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә.
Районда терлекчелек тармагының тугыз айлык эш нәтиҗәләре буенча күмәк хуҗалык җитәкчеләре, терлекчелек өчен төп җаваплы белгечләр — зоотехниклар катнашында зур сөйләшү узды. Киңәшмәне Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин алып барды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш белгече Хәлим Рәхматуллин чыгышыннан күренгәнчә, терлекчелек тармагы акрынлап булса да үсештә. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, мөгезле эре терлек саны — дүрт, сыерларның баш саны — 5 процентка арткан. 1 октябрьгә алынган мәгълүматлар буенча район хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләрнең баш саны 46544 булып, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 1947 башка күбрәк. Шул ук вакытта «Игенче» һәм «Алга» хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләрнең баш саны кимүенә юл куелган.
Күмәк хуҗалыкларда 9 айда 109792 тонна сөт савып алынган, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, бу 5018 тоннага күбрәк. Шушы чорда «Активист» — 1650, «Татарстан» — 1258, «Сосна» хуҗалыклары 992 тонна сөтне артыграк җитештерделәр. Ә иң күп сөт җитештерүче хуҗалыкларга күз салсак, «Татарстан» ныклы адымнар белән алда баруын дәвам итә, хуҗалык сыер савучылары шушы чорда 14197 тонна сөт сауган. Икенче урында «Кызыл юл» — 9873 тонна, өченче урында «Сосна» — 7484 тонна, дүртенче урында «Дуслык» күмәк хуҗалыгы — 7207 тонна сөт җитештергәннәр. Әмма районның дүрт хуҗалыгында — «Алга» (380 тонна), «Маяк» (180 тонна), «Игенче» (158 тонна), Тимирязев исемендәге хуҗалыкта (44 тонна) узган елга караганда сөт кимрәк җитештерелгән. Сөт җитештерүне арттыру савым сыерларының көндәлек мул сөт бирә алу мөмкинлегенә, ягъни генетикага турыдан-туры бәйле. «Татарстан» хуҗалыгының сөтлебикәләре тәүлеккә уртача 28,7 килограмм сөт бирәләр. Бу сан "Кызыл юл"да — 27,2 килограмм, "Сосна«да — 25,6 килограммны тәшкил итә. Шул ук вакытта райондагы биш күмәк хуҗалыкта — «Труд», «Смәел», «Якты юл», «Алга» һәм Тукай исемендәге хуҗалыкта һәр сыердан тәүлеклек савылган сөт 20 килограммнан артмый.
Киңәшмә барышында урыннарда сөт җитештерү буенча 9 айлык куелган бурычларның начар үтәлүе ассызыкланды. Районның өч хуҗалыгы гына — «Активист», «Сосна» һәм Тукай исемендәге җәмгыять сөт җитештерү буенча куелган максатка ирештеләр. «Татарстан» хуҗалыгы буенча бу үтәлеш 99,7 процент булды. «Арбор» һәм «Дуслык» хуҗалыкларында үтәлеш 95-97 процент.
Ит җитештерү буенча 9 айлык куелган бурычларны «Игенче», «Якты юл», Тимирязев исемендәге, «Арбор», «Борнак», «Сорнай», «Алга» хуҗалыклары үтәп чыга алмадылар. Урыннарда ит җитештерү хуҗалык кассасына акча кертүнең бер юнәлеше икәнен онытмаска иде.
Киңәшмәне алып барган район башлыгы Рамил Нотфуллин терлекчелек тармагында һаман да яшәп килгән кимчелекләрне булдырмау кирәклеге турында ассызыклап әйтеп узды. Иң элек — сөт җитештерү өлкәсендә технологиянең сакланмавы зур тискәре йогынты ясый, диде ул. Бу җитештерү чылбырының бер звеносы өзелсә, барлык технология, тырышып куйган хезмәт без көткән нәтиҗәне бирмәячәк икәне көн кебек ачык күренә. Иң беренчесе — терлекчелек тармагында эшләүчеләрнең хезмәт шартларын яхшырту. Икенчесе — сыйфатлы, югары энергияле культуралардан терлек азыгын булдыру. Бу турыдан-туры кукуруз игүгә кагыла. Кайсыдыр хуҗалык 300-200 гектар кукурузны орлыкка ала, ә кайберләре бик аз мәйданда гына бик әһәмиятле югары энергияле кукуруз орлыгын суктыра да, шуның белән тынычлап яши. Югары продукция алу, шулай ук терлекләрне тәрбияләү өчен тиешле мохит тудыру, эшче кулларга булган ихтыяҗны киметү — болар инде кичә хәл ителергә тиешле мәсьәләләр иде. Дөрес, алдагы елларда һәм 2025 елда бу юнәлештә башкарылган эшләр бар. Әмма кайбер хуҗалык җитәкчеләре тормыш куйган бүгенге көн таләпләрен аңларга теләми. Бүгенге көндә узган гасырда төзелгән терлекчелек биналарында, күпме генә тырышсаң да, анда эшләүчеләр өчен уңайлы шартлар тудырып булмый. Ә без һаман эшләмәскә төрле сәбәп табабыз, диде ул.
Алда күтәрелгән мәсьәлә беренче мөһим бурычка турыдан-туры бәйле — терлекләрне төрле йогышлы авырулардан саклау, терлекчелек фермаларында ныклы ветеринария таләпләрен һичшиксез үтәүне тәэмин итү. Әлегә районның барлык хуҗалыкларында да бу мәсьәләгә игътибар җитми. Күршеләрдә, үзебездә килеп чыккан вәзгыять безгә әле аң булмады. Бу фикерне куәтләп, район башлыгы Рамил Нотфуллин да, авыл хуҗалыгында, бигрәк тә терлекчелектә вак мәсьәлә юк, киңәшмәдә катнашучы җитәкчеләр, зоотехниклар моны исләреннән чыгармасыннар иде, дип ассызыклады.
Терлекчелек тармагының төп күрсәткечләре уңай булса да, аларның хуҗалыклар буенча төрле булуы, урыннарда еллар буе кабатланып килә торган кимчелекләрнең дәвам итүе районыбызның хуҗалык җитәкчеләрен, белгечләрен бизәми. Эшләмәс өчен сәбәп табарга була, ә менә кыенлык-ларны җиңеп, хуҗалыкта эшләүчеләрнең мәнфәгатен алга куеп, җитештерүне күпкә арттыру тәҗрибәле җитәкчеләрнең, белгечләрнең абруен гына күтәрер иде. Кемдер әле ел бетмәгән, дияргә мөмкин, әмма ел дәвамында диярлек эшли алмаганны өч айда башкарып чыгу мөмкин булырмы икән?!
Рамил Нотфуллин, бүгенге көндә хуҗалыкларның икътисади хәле тагын бер кат бәяләнергә тиеш, дип билгеләп узды. Дөрес, сөт сату бәяләре елдагыча, шушы чорда кимүгә бара. Димәк, керә торган керемнәр дә сизелерлек ким булачак. Бу очракта, акча керемен тотрыклы итәр өчен бер генә юл бар, ул — җитештерүне арттыру. Шулай ук кайда, күпме югалтабыз, аларын да анализлау сорала. Күпләр шушы киңәшмәдә күтәрелгән мәсьәләләрне икенче көнгә оныталар. Монда җитәкчеләрнең, белгечләрнең күпмедер күзләрен ачу, башкаларның ничек эшләгәннәрен күрсәтү, чагыштыру, бер-берең белән тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеген тудырабыз, моннан файдаланып калырга кирәк икәнлеген белеп китсәгез иде, дип йомгаклады киңәшмәне.
Терлекчелек тармагының 9 айда узган елның шул чоры белән чагыштырган кайбер күрсәткечләре
| Хуҗалык исеме | Сөт | Мөгезле эре терлек ите | Барлык кергән акча мең сумнарда +, - | Алынмый калган акча мең сумнарда | ||
| Җитештерү тонналарда +, - | Кергән акча мең сумнарда +, - | Җитештерү тонналарда +, - | Кергән акча мең сум-нарда +, - | |||
| Татарстан | 1258 | 54610 | 35 | 6130 | 60740 |
|
| Дуслык | 770 | 31601 | 79 | 15470 | 47071 |
|
| Маяк | -180 | -7344 | 92 | 15598 | 8254 | 7344 |
| Сорнай | 98 | 3951 | 5 | 769 | 4720 |
|
| Тимирязев исем. | -44 | -1848 | -6 | -1052 | -2900 | 2900 |
| Яңа тормыш | 40 | 1661 | 21 | 3573 | 5234 |
|
| Сосна | 992 | 40791 | 18 | 3278 | 44069 |
|
| Якты юл | 115 | 4806 | -44 | -9252 | -4446 | 9252 |
| Смәел | 453 | 18532 | 15 | 2334 | 20866 |
|
| Бөрбаш | 4 | 163 | 15 | 2520 | 2683 |
|
| Кама | 111 | 4584 | 43 | 7428 | 12012 |
|
| Активист | 1650 | 70158 | 59 | 11144 | 81302 |
|
| Игенче | -158 | -6566 | -31 | -5466 | -12032 | 12032 |
| Тукай исем. | 541 | 22516 | 25 | 4063 | 26579 |
|
| Труд | 320 | 13203 | 40 | 7577 | 20780 |
|
| Арбор | 458 | 19460 | -4 | -732 | 18728 | 732 |
| Алга | -380 | -15831 | 11 | 1657 | -14174 | 15831 |
| Борнак | 228 | 9439 | -13 | -2272 | 7167 | 2272 |
| Кызыл юл | 286 | 11603 | 59 | 10151 | 21754 |
|
| Уңыш | -1540 | -69485 | -66 | -9108 | -78593 | 78593 |
| Барлыгы | 5018 | 206006 | 355 | 63810 | 269816 | 128956 |
Саннар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 2025 елның 1 октябренә алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев