Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Эшләсәң эш карышмый, диләр «Дуслык»лылар

Дуслык дәвамлы булганда хуҗалыкның уңышлары тагын да калку, мәртәбәлерәк булыр дигән фикердә калабыз

Бүгенге көндә районыбызның авыл хуҗалыгы икътисадын терлекчелек тармагыннан башка күз алдына китерүе кыен. Күмәк хуҗалыкларның күбесендә алына торган табышның 90-95 проценты нәкъ шушы тармакка туры килә. Бу юнәлешнең бүгенге халәте хуҗалыкларның киләчәк үсешен билгели. Төрле киңәшмәләрдә район җитәкчелегенең бу мәсьәләгә төп игътибарны юнәлтүе табигый.

Терлекчелек өлкәсендә районда алдынгыларның берсе булган “Дуслык” хуҗалыгының Урта Көшкәт фермасында хуҗалык җитәкчеләрен, терлекчелек тармагы өчен җаваплы белгечләрне җыеп, яшь терлекләрне тәрбияләү мәсьәләләрен уртага салып сөйләшү дә шуңа багышланды.

“Дуслык” хуҗалыгы җитәкчесе Николай Колоколов бүгенге көндә хуҗалыкта алып барыла торган эшләр белән таныштырды. Монда 148 хезмәткәр бар, шуларның 16сы 35 яшькә кадәрле яшьләр. Уртача айлык хезмәт хакы – 64 мең сумнан арта. Соңгы елларда яшьләрне авылда төпләндереп калдыру өчен күп төрле чаралар күрелә, моның нәтиҗәсе буларак эшче кулларга хәзергә кытлык юк. Дүрт авылда да терлекчелек фермалары бар, аларны бер урынга туплау кирәк икәнен аңлыйбыз, әмма бу авылларда яшәүчеләрне эш белән тәэмин итәбез, авылның киләчәген кайгыртабыз, дип фикерләсәк, хәзергә бу адымга бару безнең өчен иртәрәк, дип уйлый хуҗалык рәисе. Соңгы еллардагы  төзелешләр дә булган терлекчелек фермаларында алып барыла. Дөрес, савым сыерларыннан мул продукция алу өчен аларны бер урында туплау кирәк. Пор-Көтәш фермасында соңгы 3-4 елда алып барылган төзелешләр моның ачык мисалы. Районда иң беренчеләрдән булып терлек азыгы цехын монда  булдырдылар, 2021 елда бу ферманың терлекчелек биналарын, заманча савым залын файдалануга тапшыру өчен 126 миллион сумлык төзелеш эшләре башкарылды. 2022 елда 39 миллион сумга якын чыгымнар тотып тагын бер терлекчелек бинасы-янкорма төзелде. 2024 елда тиресләрне туплау өчен төзелгән “лагуна” чыгымнары да 12 миллион сумнан артык. Терлекчелек фермаларында тиешле таләпләргә туры китерерү дә зур чыгымнар сорый, аларын да тулысынча эшләргә тырышалар. 2024 елда Урта Көшкәт фермасында яшь терлекләр өчен 20 миллион сумга яңа бина салып чыгалар. Заманча, иркен, якты, уңайлы микроклимат булдырылган бу бинаның файдасын тиз таныйлар, 2025 елда нәкъ шушындый бинаның икенчесен файдалануга тапшыралар. Район җитәкчеләре, белгечләр әлегә терлек кертелмичә торган торган бу төзелеш белән якыннан таныштылар, туган сорауларга җавап та алдылар. “Татарстан”, “Кызыл юл”, башка хуҗалыкларда төзелә торган биналарны да карадык, чит район, өлкәләрдә дә булдык, безнең өчен кулай булыр, дип без шушы вариантка тукталдык, ди Николай Колоколов. Бу бинада яшь терлекләр бер кыш чыкты, терлекләрнең сакланышы яхшы, терлекчеләребезнең эш шартларының да күпкә уңайлы булуын исәпкә алсак, бу дөрес адым булган дигән нәтиҗәгә килдек, ди ул.

Моннан тыш Түнтәр авылында алдарак төзелгән терлекләрне симертү биналарын, әле бу елда Пор-Көтеш фермасында яңа туган бозаулар өчен янкорма төзелүне исәпкә алсак, терлекчелек тармагының ныклы нигезе булдырылган, дип әйтергә тулы нигез бар.

35 миллион сумнан артык чыгымнар тотып узган ел Түнтәр авылында төзелгән, заманча җиһазландырылган ашханәнең сафка басуы шул төбәктә яшәүче авыл халкына төрле туй-мәҗлесләр үткәрү өчен уңайлы итүе җитәкчелекнең алга карап яшәвен дәлилли.

Бүгенге көндә “Дуслык” хуҗалыгында көндәлек 31 тоннадан артык сөт савыла, башка күрсәткечләр буенча да алар лидерлар сафында. Җитештерү һәм сату булгач, җәмгыятьнең икътисады да нык, нәтиҗәдә башка тармакларның нигезен ныгытырга да мөмкинлек бар. Соңгы 2022-2025 елларда алынган трактор-комбайн, машина, авыл хуҗалыгы техникларының, җиһазларның бәясе дә аз түгел - 158  миллион сумнан артып китә.

Әйе, монда  мактанырга яратмыйлар, көндәлек эш-мәшәкатьләр белән бергә алга карап эш итәләр, һәр нәрсәне җентекләп өйрәнәләр, фикерлиләр, аннан инде үзләренчә кулланалар.  “Дуслык” хуҗалыгы уңышларының нигезендә шушы җирлектә яшәүче удмурт һәм татар халыкның бердәм, дус булып, тырышып хезмәт итүендә, диләр монда. Шушы дуслык дәвамлы булганда хуҗалыкның уңышлары тагын да калку, мәртәбәлерәк булыр дигән фикердә калабыз.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев