«Яңгырлы да, мул уңышлы да ел булды»
Кайсы гына тармакны алып карасаң да, «Дуслык»лылар алгы рәтләрдә баралар.
Басу-кырларда әле комбайннар, тракторлар эшләгәнен күрергә мөмкин. Беренчеләре кукурузны бөртеккә алса, икенчеләре җир эшкәртеп, җир өстенә кар ятканчы куелган бурычларны эшләп бетерү өчен тырыша. «Дуслык» җәмгыятенең бу яктан эшләре күп калмый инде, комбайннар артыннан ук җир эшкәртелеп барыла. Бөртекнең бер өлеше Түнтәр амбарына киптерелергә, икенче өлеше Урта Көшкәтнең ферма территориясенә урнашкан базына кайтарыла. Анда терлек азыгы хәзерләү комбайны алдына махсус җайланма ясап куйганнар да, ул кукурузны сыттырып, базга сиптереп бара. Бу ысул плющение дип атала икән.
Кайсы гына тармакны алып карасаң да, «Дуслык»лылар алгы рәтләрдә баралар. Ә быел алар үзалларына куйган максат-бурычларына ирешеп киләләрме, елны ничек тәмамлыйлар, бу хакта «Дуслык» җәмгыяте җитәкчесе Николай Колоколов белән сөйләшеп алдык.
— Агымдагы ел яңгырлы булса да, чәчәргә дә, уңышны җыеп алырга да, терлек азыгы хәзерләргә дә мөмкинлек бирде. Гомумән, мул уңышлы ел булды. Үзалдыбызга куелган планны үти алдык. Бүгенге көндә кукурузны бөртеккә алабыз. Аннан уртача уңыш 110 центнер чыга. Комбайннар артыннан ук җире дә эшкәртелеп барыла. Аны районның Мактаулы гражданины Геннадий Ефремов башкара.
Терлек азыгын җитәрлек күләмдә салдык, инде хәзер аның җитешкәнен көтәбез. Сенажны ике еллык запас белән 23100 тонна тупладык. Ә силос 18652 тонна булды. Силосның әле узган елгысын ашатабыз, ул тагын ике елга җитәрлек бар. Шуңа күрә терлек азыгы запасларыбыз мулдан дип ышанып әйтерлек. Бүгенге көндә базга кукурузны плющить итеп салабыз. Анда терлек азыгы хәзерләүдә катнашкан «Ягуар» комбайны эшли, ул корн-крекер белән бөртекне ваклатып бетереп, базга сиптереп тора. Бу ысул белән без 2021, 2022 елларда эшләгән идек инде. Кукуруз бөртегенең дымлылыгы югары булу сәбәпле, амбардагы киптергечләргә эшне җиңеләйтү максатыннан, быел яңадан шулай эшләргә булдык. Сыйфаты ягыннан да әйбәт тора ул.
Әлегә кукурузны бөртеккә сугып ала торган бер генә комбайныбызның махсус жаткасы бар. Икенче елга икенче комбайнда да ул булачак, чөнки махсус жатка белән эшләгәндә югалту юк дәрәҗәсендә, ә гади жатка югалтуларга китерә. Яңа техника алуга зур өстенлек бирәбез. Заман белән бергә атлап барырга кирәклеген аңлыйбыз. Быел чизельле сука, фронталь погрузчиклы трактор, «РСМ» тракторы, «Лонкинг 853 агри» тракторы, «Хорш» агрегаты, манипулятор «КамАЗ» алдык, ул чәчү вакытында эшебезне тизләтергә ярдәм итте. Чөнки ул үзе амбардан төяп алып чыгып китә, басуга баргач чәчкечкә үзе бушата. Гомумән, барлыгы 80 миллион сумлык техника гына алдык. Ел ахырына кадәр «Хорш» чәчү комплексы алырга да планда бар. Техникаларны яңартып бару, ул запас частьларга да артык акча чыгармау өчен эшләнә. Ә иске техникаларны сатып барабыз.
Ел ахырына кадәр сөт савып алуны 34 тоннага җиткерүне ел башыннан үзебезгә максат итеп куйган идек, бүгенге көнгә без 33 тоннадан артык савабыз инде, ел ахырына үзебезгә максат итеп куйган саннарны да күрербез дип ышанабыз.
Хуҗалыгыбызда эшләүчеләрдән мин бик канәгать, аларның тырышлыгы белән югары нәтиҗәләргә ирешеп киләбез. Кадрлар белән бүгенге көндә кытлык бар дип әйтеп булмый, киресенчә, кешегә эш бетмәсен дип, фермаларны да берләштермичә торабыз.
Шушы көннәрдә билгеләп үткән авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән һәрбер хезмәткәребезне котлап, ныклы сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете телим, барысының да тормышы әйбәт булсын иде. Тизрәк сугыш тәмамланып, һәрбер райондашыбызга гаиләсе янына исән-сау әйләнеп кайтырга язсын, — дип изге теләкләрен ирештереп узды Николай Григорьевич.
Без басуга барган көнне «Дуслык»лылар Түнтәр белән Көшкәтбаш авыллары арасындагы басуда эшлиләр иде. Кукурузның буйга шәп үсүен, алар арасыннан күренми дә эшләп йөрүче комбайннардан чамалап булды. Биредә эш торышын контрольдә тотучы җаваплы кеше — ул баш агроном Сергей Чириков.
— Кукуруз гомуми 600 гектар мәйданда үстерелде, аның 480 гектарын силоска алдык, 120 гектары бөртеккә алына. Бөртеккә калдырылганында ике төрле гибрид — «30179» һәм «Кросби». Уртача уңыш 120 центнерны күрсәтә. Кукуруз игүдә ике комбайнчы хезмәт куя. «Клаас Тукано» «кыр корабын» Расыйх Кашапов иярли, аның ярдәмчесе, абыйсы Рафис Кашапов, «КЗС» комбайнында Александр Перфилов хезмәт куя, аның ярдәмчесе Фидан Гарифуллин. Кукуруз бөртекләрен басудан ындыр табагына «ГАЗ-53» машиналары белән Гадел Вафин, Лев Николаев, Анатолий Яковлев, Константин Николаев ташып торалар.
Силосны да вакытында салып куйдык. Терлек азыгы хәзерләү комбайннарында безнең тәҗрибәле комбайнчылар хезмәт куя. «Ягуар»да Олег Яковлев эшли, ул бүгенге көндә базда комбайны белән кукуруз бөртекләрен сыттырып тутыру эшен башкара. Икенче комбайн «КВК»да Виталий Степанов хезмәт куя. Терлек азыгы хәзерләгән вакытта техникалар белән кытлык булмады, басудан базга шоферлар — Владимир Макаров, Анатолий Яковлев, Артем Волков, Александр Закиров, Олег Николаев, Леонид Апаков, тракторчылар — Фәнис Шакиров, Виталий Игнатьев, Виталий Кешешев, Петр Трофимов, Марат Басыров ташып тордылар. Базга кайткан массаны Евгений Петров, Виталий Кондратьев, Сергей Степанов, Геннадий Ефремов таптап тордылар. Басудагы күпьеллык һәм берьеллык үләннәрне «Магдон» чапкычлары белән Алексей Усманов белән Гадел Хәкимов теземнәргә салып бардылар.
Инде урып-җыю чорына әйләнеп кайтсак, бездә азыкка бара торган культуралар — арпа, бодай, арыш, солы, кукуруз игелә. Уртача уңыш гектарыннан 50,5 центнер булды. Арпаның уңышы бик әйбәт иде быел, кайбер басудан бер гектардан 72 центнер уңыш алдык, аның гомуми уртача уңышы 55 центнер булды. Солының уңышы да бик сөендерде, гектарыннан 53-54 центнер алдык. Борчак та 27 центнер бирде. Инде шул ук вакытта киләсе ел уңышын да кайгыртып, көзге чәчүне вакытында эшләп чыктык: 98 гектар — бодай, 205 гектар арыш чәчтек. Тишелешләре һәм бүгенге көнгә булган халәте бик әйбәт. Иң мөһиме кышны әйбәт кенә чыгулары.
Урып-җыю чорында басудан ашлык Түнтәр амбарына гына кайтты. Анда ындыр табагы мөдире булып хезмәт ветераны Шәрифулла Гарифуллин эшли, ашлык киптергечләрдә Әмир Шәфигуллин, Ислам Мөхәммәтгалиев, Салават Хәмидуллин, Илһам Газыймов хезмәт куялар. Ашлыкны төяп торуда погрузчик белән Алмаз Нәбиуллин, ә машиналар белән ташып торуда Гадел Вафин, Лев Николаев эшләделәр. Урта Көшкәт амбарында безнең симәнәләр саклана. Анда Вячеслав Чочоков, Александр Яковлев хезмәт куя-лар.
Куелган максатларга ирешә алу ул үзеңдә тагын да зуррак ышаныч тудырып, киләчәккә тагын да ныграк адымнар белән атларга ярдәм итә. «Дуслык» җәмгыяте дә 2025 елның һәрбер планын үтәп, 2026 елга ныклы адымнар белән атласа иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев