Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Яратмаган эш авыр була...

Хуҗалык җитәкчеләре районыбызның иң зур терлекчелек комплексында булып, киләчәкне күзаллап, алып барылырга тиешле төзелеш күләмнәре белән таныштылар

«Татарстан» авыл хуҗалыгы предприятиесе соңгы елларда алдагы ирешелгән уңышларга таянып, алга барыр өчен зур үрләр, кыю максатлар куеп, җитештерүне тотрык-лы рәвештә арттырып бара. Бу уңышларга ирешер өчен җитәкченең дә, белгечләрнең дә алдан фаразлап, икътисадның нигезе булган терлекчелек тармагын үстерүне беренчел максат итеп эшләүләрен ассызыклап үтәргә кирәк. Бу эшнең кирәклеген башка җирләрдә дә беләләр, әмма нигәдер күп хуҗалыкларда җитештерүнең үсеш темпы бер урында таптанганны күрсәтә.

 

Терлекчелек өлкәсенә ниндидер лозунглар, чакырулар белән генә үзгәрешләр кертеп булмый, ул көндәлек армый-талмый тырыш хезмәтне таләп итә.

 

Район хуҗалык җи-тәкчеләрен, терлекчелек өчен төп җаваплы белгечләрне «Татарстан» хуҗалыгының сөтчелек комплексы янында яңадан тулы бер комплекс булып басачак мәйданга җыйдылар. Хуҗалык җитәкчесе Айнур Нотфуллин әйтүенчә,  бу яңа төзелгән 550 баш яшь терлеккә исәпләнгән заманча терлек торагы бүгенге көндә бик кирәк.  Озынлыгы 116 метр, киңлеге 28 метр булган бу бина 2 айдан 6 айга кадәр булган яшь терлекләр өчен исәпләнгән. Терлек-ләргә температура режимын төгәл саклар өчен түшәмнәр җылытылган,  шулай ук залга 24 вентилятор урнаштырылган, тәрәзәләргә автоматик рәвештә ачыла ябыла торган шторалар куелган. Киләчәктә яңа төзелеш өчен тәгаенләгән  20 гектар мәйданда ике бозау абзары һәм буаз сыерлар өчен бер терлек абзары салыну күздә тотыла. Монда урнашкан терлекчелек комплексының гомуми мәйданы 36 гектар булып, анда җәмгыятьнең барлык терлекләре тупланыр, дип фикерлиләр «Татарстан» хуҗалыгында.

 

Районның терлекчелек тармагының 6 айлык үсешенә нәтиҗәләр Салавыч мәдәният йортында дәвам итте. Киңәшмә барышында тотрыклы рәвештә тәүлеклек сөт җитештерү күләмен 50 тоннага җиткергән «Татарстан» һәм 25 тоннага җиткергән «Дуслык» авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре җитәкчеләренә вымпеллар һәм сертификатлар тапшырылды.

 

Киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Хәлим Рәхматуллин терлекчелек өлкәсендә 6 айлык нәтиҗәләр белән таныштырды. Район буенча алганда, мөгезле эре терлекләр саны артуы саклана, алдагы елның шушы чоры белән чагыштырганда 1261 башка күбрәк. Күмәк хуҗалыкларда 72 441 тонна сөт җитештерелеп, узган елның 6 ае белән чагыштырганда, җитештерү 4 процентка, ит җитештерү исә 6 процентка арткан. «Активист» – 1052, «Татарстан» – 850, «Сосна» 639 тоннага күбрәк сөт җитештерделәр. Барлык хуҗалыклар да бертигез дәрәҗәдә эшләсә, сөт савып алу буенча куелган бурычларны күптән үтәп барган булыр идек, дип чыгыш ясады белгеч. Киңәшмәне алып барган район башлыгы Рамил Нотфуллин нәтиҗә ясаганда бу мәсьәләгә яңадан әйләнеп кайтты:

 

– Узган ел июнь башында районда тәүлеккә 400 тонна сөт сава башладык, быел исә көнлек савым –  405 тонна. Бер ел үткән, ә без һаман да бер урында таптанабыз, менә безнең нинди үсеш...Кызганычка каршы бер үк районда, бер үк шартларда эшләп, нәтиҗәләр җир белән күк арасы.

 

Район баш ветеринария табибы Алмаз Исрафилов терлекчелек өлкәсендә һаман да яшәп килә торган кимчелекләргә тукталды. – Районыбызда гадәттән тыш хәл чыкканнан соң, мин барлык хуҗалыклар фермаларга, терлекчелек комплексларына керүне катгыйландырырлар, тиешле зарарсызландыру нокталарын булдырып, аларның эшләвен тәэмин итәрләр, дип уйлаган идем, алай булып чыкмады, – диде баш ветеринария табибы. – Терлекчелектә җитештерү генә түгел, продукцияне сату, аны урнаштыру мәсьәләсе көннән-көн катлаулана бара, таләпләр катгый. Бүгенге көндә хуҗалыкларда терлекчелек өлкәсендә кертелгән «Хорриот» программасын тутыру аксый, кемдер саннарны программага кертә, кемдер сәбәп табып, кул кушырып утыра. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин бу мәсьәләгә үз фикерен белдерде. Куелган программаның тиешенчә эшләмәвен беләбез, югарыдагылар да хәбәрдар. Әмма ул начар эшли, дип эшләмәс өчен сәбәп табып, аклану егетләрчә түгел. Интернет буенча да сорау-лар бар, әмма бит районнан иң читтә урнашкан хуҗалыклар программа белән эшли, бер дә булмаса, бар саннарны кулдан урнаштыралар. Программа эшләп китәр, әмма бүген кертелмәгән терлек буенча ничек отчет бирербез дә, ничек итеп җитештерелгән продукцияне сатарбыз, шул турыда уйланырга кирәк. Идарә җитәкчесе хуҗалык белгечләреннән бастырып, терлек көтүе белән идарә итүне кайсы программа аша эшлисез, дип сораштыру үткәрде һәм күп урында куелган программалар кулланылмый, киләчәкне фаразлау өчен файдаланылмый, бармы бар дип яшибез дигән нәтиҗә дә ясады.

 

Район башлыгының нәтиҗә ясау чыгышында тәнкыйть фикерләр күп яңгырады. Продукция җитештерүнең чыгымнары артып бара, хезмәткәрләргә дә түләүне арттырмыйча булмый. Әмма җитештерү булмагач, каян алып хезмәт хакын түләргә тиешбез. Терлекчелек өлкәсендә эшләүчеләрне без кадерләргә тиешбез, кадрлар саны артмый бит. Юкка гына соңгы 7-8 елда, сөт җитештерүдә безнең киләчәк терлекчелек комплексларын салу, дип әйтеп килмим бит. Юк, һаман да төрле сәбәпләр табып, берничә хуҗалык җитәкчесе бу өлкәдә селкенеп тә карамый, һаман да күктән пилмән яуганын көтәләр. Эшеңне яратып башкарырга кирәк. Шушы урынны билибез икән, алайса ник эшләмибез, үзебездән соң килгән җитәкчегә, белгечләргә нинди мирас калдырабыз соң?!

 

Киңәшмәләр һәр ай саен үткәрелеп, районның терлекчелек тармагы тагын да нәтиҗәле эшләсен өчен заманча технологияләр кулланып эшләүче хуҗа-лыкларның эшчәнлеге күрсәтеп торыла, кайсыдыр хуҗалыклар үзләренең эшчәнлегенә үзгәреш кертеп, тагын да алга бару юлларын эзли, ә кемнедер  бүгенге ирешелгән нәтиҗә канәгатьләндерә, алар гел бер урында таптанып тора. Димәк, урыннарда бу мәсьәлә буенча нәтиҗә ясарга вакыт җиткәндер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев