Яхшы ният — эш башы
Киләчәктә дә терлек-челәрнең хезмәт шартларын яхшыртуда, терлекләрне тәрбияләүдә уңай үзгәрешләр даими булса, борнаклыларның хезмәт уңышлары тагын да саллы, күркәм булыр, дип уйлыйбыз.
«Борнак» хуҗалыгы җитәкчесе Рәфкать Нәҗипов югары белемле мал табибы, 1993 елда Казан ветеринария институтын тәмамлагач, ул заманда «Шушма» исемен йөрткән хуҗалыкта ветеринария фельдшеры буларак үзенең хезмәт юлын башлый, 2001 елдан 9 ел күрше «Яңа тормыш» хуҗалыгында зоотехник-ветеринария табибы булып эшли, бу елның февралендә үз җирлегендә җитәкче булып эшләвенә 15 ел була.
Җитәкче белән очрашу максаты — 2024 елны тәмамлаганда файдалануга тапшырылган заманча сөт саву залы белән танышу иде.
«Борнак» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хезмәтчәннәре Яңа елга матур, күркәм нәтиҗәләр белән килделәр. Елның мәгълүм сәбәпләр аркасында авыр килүенә карамастан, булганын әрәм-шәрәм итми, терлек азыгының сыйфаты турында аны әзерләгән вакытта ук кайгырту, эшне яңа технологияләрне кулланып оештыру һәм хезмәткәрләрнең тырышып эшләү нәтиҗәсе буларак һәр тармакта үсеш бара. Җитештерелгән сөтнең күләме арткан, сыйфаты да яхшырган, ит җитештерүдә алга китеш сизелерлек. Соңгы ике-өч елда «Борнак» хуҗалыгы еллык рейтингта моңарчы районда макталып килгән күп хуҗалыклардан өстен бара, 2024 елның нәтиҗәләре дә ким булмас, диләр. Иң элек терлекчелек тармагының нигезе булган терлекләргә сыйфатлы, зур энергияле азык булдыруны максат итеп куйганнар. Бу очракта нәкъ менә вакытында салынган сенаж-силосның сыйфатына зур игътибар бирелә. Моннан ике ел элек сафка бастырылган азык цехы да бу очракта зур ярдәмче. Хуҗалыкта һәр тармакта акчаны исәпләп, чагыштырып барырга яраталар. Терлекләрнең рационында шпрот һәм соя жмыхтан кала башка өстәмәләр бирү белән мавыкмыйлар, ник дигәндә, ашатыла торган сенаж-силос хәзергә үзенең сыйфаты белән тиешле нәтиҗәне бирә. Терлекләрнең рационнарына үзгәрешләр кертеп барырга тырышалар, бу очракта хуҗалыкның үз белгечләренең фикере алга куела. Җитештерүнең икътисади яктан төп күрсәткечләренең берсе — рентабельлек һәм бу юнәлештә сакчыллык үзенең нәтиҗәсен ачык күрсәтә.
Сакчыллык белән генә әллә кая барып булмый, бүгенге көндә үсеш өчен нык җирлек кирәк, ди хуҗалык җитәкчесе. Сүзебезне хуҗалыкның төп төзелеше — заманча савым залын булдыру мәсьәләсеннән башладык. Бу эшкә керешкәнче күп исәпләдек, чутладык, икеләндек, фикерләдек, ахыргы нәтиҗәдә төзергә тотындык. Берничә ел алдан бу эшкә алынган булсак, бәлки күбрәк тә откан булыр идек, әмма ул чакта фикеребез өлгереп тә җитмәгәндер, авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләрнең дә күп очракта түбән булуы күңелдә шик тудыра бит, ди Рәфкать Нәкыйпович. Ничек кенә булмасын, тәвәккәлләп алар бу зур эшкә алыналар.
2024 елның җәендә салына башлаган савым комлексы 14 декабрьдә эшен башлап җибәрә. Киләчәктә бу залда 800 баш савым сыеры савылыр дип фаразлана. Берьюлы 40 баш терлек савыла, бүгенге көндә 405 баш савым сыеры шушы зал аша уза. Италиядән кайтарылган параллель саву залы җиһазларында бер ай саву нәтиҗәсендә ниндидер җитешсезлекләр күренмәгән. Бу бинада эшләве икенче инде, ди хуҗалыкның селекция өчен җаваплы белгече Ирина Филиппова. Ирина терлекчелек өлкәсендә хуҗалыкның тәҗрибәле белгече, 2002 елдан башта дуңгыз фермасында хезмәт куя, 11 ел анда эшләгәннән соң, сыер фермасына күчә. «Селекс» программасы белән эшлибез, бар саннар, эшлисе эшләр шушында, савым комплексында терлекләрне капландыру, имчәк авыруларын булдырмау мәсьәләсендә күпкә уңай икәненә ышандык, ди ул. Эшемне яратам, менә хәзер безгә нинди уңайлыклар булдырылды, дип ул ашау, киемнәр алышу, душ бүлмәләрен күрсәтеп, шатлыгы белән уртаклашты. Гаиләсе белән дә таныштык, гаилә башлыгы Анатолий шушы хуҗалыкта тракторчы, өч баланың олысы инде Казанда югары уку йортында укый, икесе мәктәп яшендә. Шушындый гаиләләр булганда авылыбызның киләчәгенә ышаныч зур.
Сыерларның мул сөтле булуында ясалма орлыкландыручының өлеше зур. Вакытында сыерларны каплату, һәрвакыт бу эшне тиешенчә башкару хуҗалыкның бу өлкәдәге белгече, зур тәҗрибәле Илфак Фәләхетдинов җилкәсендә. Менә иртәгә, иртәнге савым тәмамлануга, дүрт сыерны каплату каралган, Илфак абый бу эшне инде башкарасын белә, ди компьютер программасыннан карап Ирина Филиппова. «Борнак» хуҗалыгының ферма мөдире дә, зоотехник хезмәтен дә башкаручы Фәрит Хәбибуллинның яңа савым залы эшли башлаганнан бирле тынгы күргәне юк, һәр нәрсәгә җаваплы карарга өйрәнгән белгечкә барысын көйләргә, эшне оештырырга кирәк, шуңа аның белән әңгәмә дә аяк өстендә генә барды. Хуҗалыкта 600 баштан артык савым сыеры бар, шуларның йөздән артыгы аерым, бозаулату бүлегендә тотыла икән. Бу бүлектә җаваплы эшне Ольга Кокрова, Гүзәлия Гыйниятуллина, Вәзыйх Касыймов, Раушан Габделхаков башкара. Сыерларны бозаулату, яңа туган бозауларга вакытында угызын эчерү, профилактик чаралар үткәрү, шул ук вакытта чисталыкны да тәэмин итү зур тырышлык сорый. Нурия Касыймова, Ләйсән Гайнетдинова һәм Ирина Матвеева яңадан 100 баш савым сыерын хәзергә 200 башка исәпләнгән бинада савалар, тәрбиялиләр. Яңа терлек бинасы җитешкәч, мондагы савым сыерларын шунда күчерергә ниятлиләр.
— Сыерларны яңача савуга күчерү бик җайлы барды, дип әйтә алмыйм, безнең сыерлар моңарчы бәйдә тәрбияләнделәр, менә хәзер алар бәйсез торалар. Терлекләргә азыкны салу, аларны ашату, су эчертү мөмкинлекләре терлекләр өчен дә башкача, хәзер ияләнделәр. Михаил Алпутин, Ленар Муллагалиев, Илнур Мөбарәкшин, Валентин Тимофеев 400 баш терлекне савым залына күчерү, ашату, асларын чистарту белән шөгыльләнәләр, — ди Ирина Филиппова. Яңа савым залында Гөлзия Вәлиева, Зилә Ешимбетова һәм Наил Габделганиев көнгә ике тапкыр 400 баштан артык сыерны савалар. Эш шартлары ничек, дип сорагач, иске ферма белән чагыштырганда, җир белән күк арасы, дип җавап бирделәр.
Киләчәктә дә терлек-челәрнең хезмәт шартларын яхшыртуда, терлекләрне тәрбияләүдә уңай үзгәрешләр даими булса, борнаклыларның хезмәт уңышлары тагын да саллы, күркәм булыр, дип уйлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев