Яз сулышы кырларга чакыра
Басу-кырларда иң матур, күңелле һәм киеренке чор башланырга озак вакыт калмады
Тышта апрель ае башланды. Бераз шикләнебрәк көткән март ае рәхимсез булмады — көндезләрен һава артык җылынып китсә, төннәрен суытып, карның дәррәү эреп, кар суларының ташкын булып агуына ирек бирмәде. Моңа туфракта туң булмавы да уңай йогынты ясады. Ә менә апрель ае ничек булыр, монысы әлегә билгесез. Һава торышы нинди булса да, игенчеләребез басуга чыгарга әзерме, дигән сорауны бирер вакыт җитте.
Бу сорауга җавап табу өчен иң элек күмәк хуҗалыкларда трактор һәм башка техниканың төзеклеген тикшерү юнәлешендә Балтач районы Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясенең Баш Дәүләт инженер-инспекторы Марат Габдрахманов җитәкчелегендәге комиссия үз эшен башлады. Бүгенге көндә техник карау тиешле график нигезендә бара, 10 апрельгә ул тәмамланырга тиеш. Моңарчы тикшерү узган хуҗалыкларның әзерлеге яхшы, механизаторларның, белгечләрнең, гомумән, җитәкчелекнең бу мәсьәләгә нык игътибар иткәннәре күренә, ди баш инспектор.
Алда әйтелгән техник карау артыннан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре составындагы эшче комиссия авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә язгы кыр эшләренә җәлеп ителәчәк техника-агрегатларның төзеклеген тикшерү һәм хезмәткә кабул итү буенча рейдларны башлап җибәрде. Аның эшендә беренче көнне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Булат Яруллин катнашты. Көн дәвамында комиссия “Алга”, “Сорнай”, Тимирязев исемендәге, “Бөрбаш”, “Татарстан”, “Яңа тормыш” авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә техникаларның хезмәткә әзерлеген тикшерделәр.
Тикшерү вакытында язгы кыр эшләрендә катнашучы тракторларның һәм авыл хуҗалыгы машиналарының әзерлегенә, үткәрелгән ремонт һәм көйләү эшләренең һәм көйләүләрнең сыйфатына игътибар бирелде. Язгы кыр эшләрен башкару өчен ягулык-майлау материаллары, чыгым материаллары, орлыклар һәм ашламалар белән тәэмин ителеш каралды. Шулай ук механизаторлар белән тәэмин ителеш игътибар үзәгендә булды. Хезмәтне саклау, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләре дә читтә калмады. Без булган хуҗалыкларда язгы чәчүгә әзерлек эшләре яхшы куелган, балтачлылар елдагыча сынатмаслар, дип ышанып калам, диде министрлык вәкиле Булат Яруллин.
Балтач районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллиннан да язгы кыр эшләренә әзерлек турында сораштык:
— Тулаем алганда, кырга чыгасы техника әзер. Эшне үзвакытында һәм сыйфатлы итеп башкару өчен техника да, ягулык та, минераль ашламалар да, орлыклар да әзер, кадрлар да җитәрлек дип әйтергә була. Хуҗалыкларның чәчүгә әзерлек дәрәҗәсен билгеләгәндә, комиссия хуҗалыкларда тракторларның техник карау узулары, күчмә ремонт звенолары булу, техник хезмәт күрсәтү пунктының эше, хезмәтне саклау буенча расланган инструктажлар, кабинет һәм хезмәтне саклау буенча документлар булу, барлык технологик процессларны үтәү, орлык материалларының әзерлеге мәсьәләләренә игътибар итте.
Әйе, язгы кыр эшләре һәрвакыттагыча һәр механизатордан, һәр белгечтән, хезмәткәрдән киеренке эш таләп итә. Район буенча барлыгы 39 мең 569 гектар мәйданда зяб тырмалавын башкарасы бар. Бу агротехник чараны үткәрү өчен районда 113 гидравлик, ягъни күтәрү, төшерү, агрегатны башка басуга күчерер өчен кеше ярдәменнән башка эшләү мөмкинлеге булдырылган тырмалар тупланды. Тырмалау киңлеге 18-21 метр булган тырмалар белән эшне башкарганда (алар хуҗалыкларда хәзергә 25 данә) күпме вакытны янга калдыру, оту мөмкинлеген чамаларга була. Шунысын да искә алырга кирәк, мондый уңайлы тырмалар соңгы 5-6 елда булдырылды.
Быелгы язгы чәчү 39569 гектар мәйданда башкарылачак. Көздән 5489 гектар мәйданда чәчелгән арыш һәм бодайларны тукландырасы бар. Шулай ук 9 мең гектардан артык мәйданда күпьеллык үләннәр тукландыруга мохтаҗ, ди район авыл хуҗалыгы идарәсенең агрономия өчен җаваплы баш белгече Ирек Хәкимуллин. Районда иртә язда, басулар кипкәнче минераль ашлама кертү өчен бүгенге көн таләпләренә җавап бирә торган 20 үзйөрешле агрегатлар бар, шуларның 15е “Туман” исемле, үз-үзен яхшы күрсәткән агрегатлар.
Бүгенге көндә язгы чәчүне оптималь, кыска вакыт эчендә үткәрүне яңача чәчү комплекс-ларыннан башка күз алдына китереп булмый. Районда ике “Horsch”, 8 данә “KUHN” һәм 5 данә “Gaspardo” маркалы заманча чәчү комплекслары бар. Аларның бәяләре бүгенге көндә бик кыйммәт, 30 миллион сумга якын, шулай да “Татарстан” һәм “Дуслык” — “Horsch Pronto” һәм “Маяк” хуҗалыгы “ФИАТ” маркалы чәчү комплексларын ала алдылар. Агымдагы чәчү чорында техник культуралар чәчүгә зур игътибар биреләчәк, ди район авыл хуҗалыгы идарәсенең механизация бүлеген җитәкләүче Ришат Нуриев. Ә бу үз чиратында тиешле чәчү агрегатлары булдыруны сорый. “Дуслык”, “Сорнай” хуҗалыклары 5 миллион сумга “KUHN KOSMA”, ә Тимирязев исемендәге хуҗалык 17 миллион сумга “Horsch Maestro” маркалы кукуруз чәчкечен булдырдылар. Бүгенге көндә барлык хуҗалыкларда да кукурузны тиешле чәчү таләпләрен үтәгән хәлдә башкарып чыгарга мөмкинлекләре бар, ди белгеч.
Басу-кырларда иң матур, күңелле һәм киеренке чор башланырга озак вакыт калмады. Басуларда кар катламы юкарганнан-юкара бара, кайбер басулар инде чем-кара күлмәген “кия”. Кояш көннән-көн югарырак күтәрелә, ягымлырак елмая. Алда әйтелгәнчә, районда язгы кыр эшләре чорында 40 мең гектарга якын мәйданда чәчү үткәрәсе бар. Әле моннан тыш, зур мәйданнарда күпме агротехник чаралар башкарылачак. Терлекчелек тармагындагы, техника паркларындагы эшләр дә аерым игътибар сорый. Ә бу исә игенчеләребезнең, механизаторларның, шоферлар-ның, амбар алды эшчеләренең, һәрбер хезмәткәрнең һәм белгечнең вакытның, һәрбер бөртекнең кадерен белеп, киләсе уңыш муллыгының бүгенге эш сыйфатына турыдан-туры бәйле булуын аңлап эш итүеннән тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев