Язгы хезмәт – көзге хөрмәт
Район игенчеләр алдында җаваплы чор башланды. Тиздән, апрель урталары-ахырларында басуларда трактор гөрелтеләре ишетелә башлаячак, һәр хуҗалыкта язгы кыр эшләренә тотыначак-лар. Бүген алар чәчү һәм җир эшкәртү техникасын әзерләү-көйләү, запас частьлар, ягулык-майлау материалларын, чәчүлек орлык-ларын хәстәрләү, ашлама туплау кебек мөһим эшләр белән мәшгуль
Техника — басу хуҗасы, дип бер дә юкка әйтмиләр, чөнки авыл хуҗалыгы кампанияләренең вакытында башкарылуы һәм ахыргы нәтиҗәләр — уңыш, аның әзерлегенә, яхшы итеп ремонтлануына, бер сүз белән әйткәндә, куәтенә бәйле. Аларны әзерләү барышы турында, тракторлар, тагылма инвентарьләр, гомумән, язгы чәчүдә катнашачак техниканың торышы турында газетабызның алдагы саннарында яктыртып узган идек. Бу чыгарылышта язгы чәчүнең быелгы үзенчәлекләре, минераль ашламалар тупланышы турында Балтач район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең агрономия буенча төп җаваплы белгече Ирек Галимов белән әңгәмә кордык.
— Ирек Фәритович, язгы чәчү чорында башкарылачак төп эшләргә тукталып китик әле..
— Һәркемгә билгеле, авыл хуҗалыгында һәр эш бер-берсенә нык бәйләнгән. Шуңа да язгы чәчү турында сөйләшүне башлаганчы, бу елның алыначак уңышка нигез салынган көзге эшләргә тукталып китәргә кирәктер. Район буенча көздән барлык агротехник чаралар эшләнде, дип әйтә алабыз. 5489 гектар мәйданда көзге чәчү үткәрелде. 3639 гектар мәйданда көзге бодай, 1764 гектар мәйданда арыш һәм 87 гектарда тритикале чәчелде. Көзге бодайның иң зур мәйданнары Тимирязев исемендәге һәм «Кызыл юл» хуҗалыкларында, аларда ул 590-500 гектар мәйданны тәшкил итә. Арышның гомуми мәйданнары бераз кимеде, өч хуҗалыкта ул бөтенләй игелми. «Яңа тормыш», «Алга» хуҗалыкларында арыш чагыштырмача зур, ул 183-170 гектар мәйданда чәчелде. Уҗымнарның кышлау чорын ничек үткәргәннәре турында сөйләшергә әле аз гына иртәрәк.
— Районда ашлама кулланмый игенчелектә югары уңыш алып булмаганлыгына һәркем инанды инде. 2026 ел уңышы өчен ашлама туплау ничек бара?
— Көзен, тәэсир итү көче белән исәпләгәндә, басуларга барлыгы 409 тонна ашлама кертелде. «Яңа тормыш», Тимирязев исемендәге, «Кызыл юл», «Якты юл», «Борнак», хуҗалыклары һәр гектарга тәэсир итү көче белән исәпләгәндә 50-25,9 килограмм ашлама кертү мөмкинлеген таптылар. Бүгенге көндә район буенча һәр гектар сөрү мәйданына тәэсир итү көче белән исәпләгәндә 70,8 килограмм ашлама тупланды. «Татарстан», «Труд», «Дуслык» хуҗалыкларында бу сан һәр гектарга 100-80 килограмм тәшкил итә. Көннән-көн кыйммәтләнеп барган ашлама туплауны «Игенче», «Смәел», «Маяк», «Бөрбаш» күмәк хуҗалыкларына вакытында тәмамларга кирәк. Алдагы елларда язгы чәчүгә аммиак суын туплау белән 10лап хуҗалык шөгыльләнсә, быел аларның саны 8гә генә калды. Мәшакәте күбрәк булса да, бәясе буенча чагыштырмача арзан һәм үсемлекләр тарафыннан иң җиңел үзләштерүче бу минераль ашлама кертүне ташламасак иде. Әйтеп узылганча, хуҗалыклар буенча 5489 гектар мәйданда көзге уҗымнарны тукландырасы бар. Районыбыз хуҗалыкларында барлыгы 21113 гектар күпьеллык үлән мәйданнары бар, аларның күпмесе тукландыруга мохтаҗ икәнен урыннарда аз гына соңрак билгеләрбез.
— Игенчеләребез чәчүгә әзер, дибез. Ә чәчәргә тиешле сыйфатлы орлыклар белән тәэмин ителеш ничегрәк тора?
— Агымдагы елда районда язгы чәчүне 39 мең 569 гектар мәйданда башкарырга кирәк. Традиция буенча арпа культурасы иң зур мәйданны били, ул 13 мең 173 гектарны тәшкил итә. Бодай — 4680, солы — 1310, борчак — 1055, орлыкка алырга дигән кукуруз мәйданы 2900 гектар булыр, дип фаразлыйбыз. Болардан тыш, көнбагыш, соя, горчица, рапс, җитен кебек техник культуралар игеләчәк. Икенче икмәк — бәрәңгене үстерүче ике хуҗалыгыбыз бар. Быел «Татарстан» 110 гектарда, Тимирязев исемендәге хуҗалык 5 гектарда бәрәңге үстерергә планлаштыра.
Орлыкларга килгәндә, районыбызда орлыкчылык белән махсус шөгыльләнүче өч хуҗалык бар. Елның-елында хуҗалыклар элита, суперэлита сортларны киң кулланырга тырышалар. Язгы чәчүгә 8140 тонна орлык кирәк булыр, дип исәпләнде, бүгенге көндә ул 10286 тонна итеп әзерләнде. Шуның 73 проценты оригинал һәм элита орлыклары. Районда арпаның «Память Чепелева», «Нур», «Раушан» сортлары күбрәк игелә, язгы бодайга килгәндә агрономнар «Ульяновск — 105», «Бурлак», «Йолдыз» сортларына өстенлек бирәләр. Безнең шартларда «Ульяновец», «Усатый кормовой» исемле сортлы борчаклар елның-елында тотрыклы уңыш белән куандыралар. Солы культурасына килгәндә, «Конкур», «Горм», «Всадник» сортлары үзләрен яхшы яктан күрсәтәләр. Кукуруз, әйтеп узганча, 10 мең 471 гектар мәйданда игеләчәк, аның 2900 гектары орлыкка алыныр, дип фикерлибез. «Татарстан» хуҗалыгы бу максатка 400 гектар, «Кызыл юл» — 300 гектар мәйданда кукуруз чәчәчәк. Моңарчы чит ил фирмаларының гибрид орлык-ларын киң кулландык, безнең шартларда аларның кайсылары тотрыклы уңыш бирүе турында агрономнар хәбәрдар. Дөрес, аларның бәясе ел саен зур тизлек белән артып бара, әмма икътисади яктан, соңгы нәтиҗәне караганда, алар хәзергә үз-үзләрен аклыйлар. Бүгенге вәзгыятьтән чыгып, бу очракта илебездә чыгарылган сортларны да игътибардан читтә калдырырга ярамый. Терлек азыгы — силос өчен «Лимагрейм» фирмасы сортлары белән, үзебезнең «Золотой початок» фирмасы сортларының, шулай ук Кабардино-Балкариядә чыгарылган «Росс −199» сортының гибрид орлыклары кулай. Ә инде кукуруздан орлык алу өчен әйтеп киткән «Лимагрейм» фирмасы гибрид сортлары белән бергә «Золотой початок» фирмасы сортларын куллану киңәя.
Кукурузны орлыкка алу өчен игәргә акрынлап өйрәнәбез, бу очракта технологик чылбырның һәр звеносы — чәчү срокларыннан башлап, рәт араларының тигезлеге, бар орлыкның тиешле тирәнлектә күмелүе — барысы да әһәмиятле. Юкка гына миллионлаган сумнар торган чәчү агрегатларын алмыйбыз бит, димәк аларны тиешенчә эштә кулланырга зарур. Бу исә механизатордан, чәчү эшендә катнашучылардан, агрономнардан үз эшен белеп, җиренә җиткереп башкаруын сорый.
— Ирек Фәритович, сезнең теләкләр...
— Орлык буларак җир куенына кергәннән алып, шул бөртекнең кайнар икмәккә әверелгәнче күпме хезмәт кертергә кирәклеген бары тик хезмәт кешесе генә белә. Авыл кешесенең хезмәте сәгать белән билгеләнми. Ул кояш белән тора, кояш белән ята. Яз җитсә, күккә карап — яңгыр, көзгә кадәр яхшы табигать шартлары сорый һәм кырларда үзенең игенен үстерә. Менә шушы авыр, әмма мактаулы хезмәт башкаручы, авылны яшәтүче механизаторларыбызга, тир түгеп, үз көнен үзе күрүче авыл хезмәтчәннәренә иң изге теләкләремне телим. Чәчүләрне тиешле вакытта үткәреп, орлыкларыбыз тишелеп чыкканнан соң вакытында кояшы булып, яңгыры явып, басуларыбызда мул уңыш үсеп, аларны исән-имин җыеп алырга насыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев