«Игенче» атказанган сыер савучылары белән мактаулы
Биредәге фермалар безнең 70-80 елларда төзелгән, хәзерге сыер саны да шул вакыттагыга тәңгәл. Мәсәлән, 1996 елда 17 мең сөт саусак, хәзер исә, 37 мең центнер. Бу селекция һәм терлек азыгы юнәлешендә нәтиҗәле эшләү белән ирешелгән уңышлар инде.
Гадәттә фермаларга баргач, йөз башлык, ике йөз башлык фермалар дип сөйләү гадәткә кергән. Арбаш фермасы белән дә без шулай итеп таныштык. Биредә савым сыерлары тора торган йөз һәм ике йөз башлы фермалар, бозаулату бүлеге, яңа туган бозаулар торагы, 6 айдан 12 айга һәм йөгертү яшенә кадәр тора торган таналар мегафермасы, атлар абзары бар. Һәрберсендә үз эшен белеп, төгәллек белән башкара торган кешеләр хезмәт куя. Арада инде яшьлек елларыннан шушында хезмәт куючылар да, атказанган сыер савучылар да, райондагы иң яшь сыер савучыда бар. Алар белән ферма мөдире таныштырып узды.
— Бүгенге көндә иң сөендергәне — безгә читтән килеп эшләүчеләр юк, үзебезнең хезмәткәрләр белән эшләп барабыз бөтен эшне дә. Юкса, кадрлар белән вәзгыять ул килеп чыгар инде. Чөнки хезмәткәрләрнең яше олыгаеп бара, ә эшкә киләм дип торган яшьләр, кызганыч, юк. Беренче фермада — Раушания Хәсәнова (атказанган сыер савучы — З.Ф.), Раушания Кадыймова, Рәхилә Шакирҗанова, икенче фермада Розалия Мортазина (атказанган сыер савучы — З.Ф.), Гөлнур Мөхәмәтова, Резеда Камалетдинова сыер савалар. Аларның ял иттерүчеләре — Рәхилә Хөсәенова. Өченче фермада Алсу Гыйльмуллина (атказанган сыер савучы — З.Ф.), Гөлшат Сәлахова белән Талия (Таня) Бикинина сыер савалар. Комплекста Гүзәлия Сәлахова, Әлфинур Сәмигуллина, Ирина Әхмәтханова, Гөлназ Гыйльмуллина, Гөлчәчәк Зиннәтуллина һәм Энҗе Ибраһимова эшлиләр. Энҗе безнең хуҗалыктагы иң яшь сыер савучы да. Әлеге сыер савучыларның ял иттерүчеләре Фәйрүзә Шакирҗанова. Сыер саудыру операторлары — Динар Каюмов белән Рәсим Хөсәенов. Алар икесе дә озак еллар эшлиләр инде. Бүгенге көндә көндәлек 10 мең тонна тирәсе сөт савып барабыз. Биредәге фермалар безнең 70-80 елларда төзелгән, хәзерге сыер саны да шул вакыттагыга тәңгәл. Мәсәлән, 1996 елда 17 мең сөт саусак, хәзер исә, 37 мең центнер. Бу селекция һәм терлек азыгы юнәлешендә нәтиҗәле эшләү белән ирешелгән уңышлар инде.
Узган ел бозау алу буенча үзалдыбызга куелган планнарны әйбәт кенә үтәп чыктык. Алай да бу өлкәдә югалтуларсыз да булмый инде. Аларның сәбәпләренә килсәк, һәрберсе дә кеше факторына бәйле — я укол вакытында ясалып өлгермәгән, я бозаулаган вакытта күрелмичә калынган, ул сәбәпләрне саный китсәң күп инде. Бу өлкәдә эшләүчеләребезнең эшеннән мин канәгать. Булсынга дип тырышып хезмәт куя алар. Бозаулату бүлегендә Раилә һәм Мәдехия Галимуллиналар белән Рамил Билалов эшлиләр. Бозау караучы — Нурисә Хөснетдинова. Мегафермадагы таналарны Гөлнара Галиуллина карый. Фермалардан тирес чыгаруда Азат Сәмигуллин белән Фаил Рамазанов эшлиләр, алар булмаса, ике кулсыз калган кебек инде без, елның һәр көнендә эшли торган кешеләр алар. Тирес чыгаруда тракторчы Булат Әхмәтшин хезмәт куя. Гомумән, аңа нинди генә эш кушсаң да, каршы килмичә башкарып чыга торган, тырыш егетебез. Эшләре күзгә күренми дә, ләкин алардан башка бер эшне дә эшләп булмый торган хезмәткәрләребез бар — Марат Сәмигуллин, Алмаз Әхмәдиев белән Фәргать Гыйльмуллин. 1987-1988 елларда СПТУда белем алып кайтканнан бирле хуҗалыкта эшләүче кешебез бар, ул — Рәфкать Сәләхов. Бүгенге көндә буаз таналар тәрбияли, кирәк икән, ат җигеп, ашау да кертә. Хәзерге көндә ат җигүчебез Рифат Шәфигуллин, ул инде пенсия яшендә. Ат җигеп, аның белән эшли алырлык эшләрне башкаручылар инде алар икесе. Осеменатор булып озак еллардан бирле Раушан Габбасов хезмәт куя, зоотехник-селекционер Ләйсән Гомәрова, мал табибы булып вакытлыча Равил Хәсәнов эшли, аңа ветфельд-шер буларак Ленар Галимов ярдәм итә. Ферманың өзлексез эшләвендә слесарь Илһам Галиуллин белән эретеп ябыштыручы Камил Камалетдиновның да өлеше зур.
2017 елдан бирле Таузар һәм Арбаш фермаларында ферма мөдире булып эшләүче Фәнис Нуриев быелга төзелеш буенча планда булган эшләре белән дә таныштырып узды: «Санпропускникның нигезе эшләнде инде, корпусы белән койма тотулар быел башкарылыр дип торабыз. Бозаулар өчен яңа торак та, Кенәбаштагы кебек роботлы фермага да кызыгабыз. Ләкин бүгенге көндә булганына шөкер итеп эшлибез».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев