Районыбызда күпләп бәрәңге үстерә торган бердәнбер хуҗалык булып «Татарстан» тора
Узган атнада «Татарстан» хуҗалыгында корнаж, ягъни терлек азыгы хәзерләүнең заманча технологиясенә багышланган семинар булып узды. Бу ысул кукурузны киптермичә, максималь туклыклы матдәләрен саклап, консервларга мөмкинлек бирә. Шулай ук ул кыйммәтле концентратлар сатып алуга чыгымнарны сизелерлек киметергә, ә сөтне арттырырга ярдәм итә. Бу атнада без дә әлеге хуҗалыкта булып, бүгенге көндә башкарыла торган эшләре, ындыр табагындагы байлыклары – бөртеклеләр уңышы белән танышып кайттык.
Районыбызда күпләп бәрәңге үстерә торган бердәнбер хуҗалык булып «Татарстан» тора. Бөрбаш ягында урнашкан бәрәңге басуында без килгәндә ике комбайн һәм бер копалка эшләп йөри иде. Копалка артыннан җир өсте ап-ак булып бара, чөнки икенче икмәк уңышы бик мулдан булган быел. Баш агроном Фирдүс Хәкимов эшләре турында таныштыруны да шуннан башлады.
Бәрәңге
«Гала» сортлы бәрәңгене 80 гектарда үстердек. Ашламасын да җитәрлек күләмдә керттек, авыруларга каршы да ныклап эшләдек, су сибү җайланмалары тиешенчә эшләү дә үз нәтиҗәсен күрсәтә. Уңышы башка еллар белән чагыштырганда бик яхшы, уртача бер гектардан 420 центнер тирәсе уңыш чыгып бара. Иртәнге алтыдан кичке алтыга кадәр ике комбайн хезмәт куялар. Шулай ук Салавыч лицее һәм Карадуган гимназиясе укучылары ярдәм итәләр. Көнгә барлыгы 5 гектар тирәсе җир алып барабыз, матур гына эшләп торсак, һава торышы мөмкинлек бирсә, калган 25 гектар мәйданны 4-5 көндә алып бетерергә иде.

Эш оешкан, машиналар да җитәрлек, укучылар да тырышып хезмәт куя. Аларга дигән бәрәңгене копалка белән Илшат Һидиятов чыгарта. Комбайнда Рафил Каюмов эшли, аңа Азат Хәсәнов белән Марсель Мөхәммәдиев ярдәм итеп торалар. Икенче комбайнда Дмитрий Иванов хезмәт куя, аңа әтиле-уллы Рәйхан һәм Раил Хөрмәтуллиннар булыша. Раил Норма аграр көллиятендә белем ала, безнең хуҗалык стипендиаты. Андый егетләребез анда берничә, шушындый кызу эш вакытында аларны ярдәм итәргә чакырып алабыз.
Бәрәңгене подвалга машиналар белән Рифкать Сабиров, Раушан Сабиров, Илшат Дәүләтшин ташып торалар. Ә мәктәп укучылары чүпләгәнен Айнур Мөхәрләмов белән Ришат Саттаров төяп, тракторчылар Рәлиф Галиев белән Мәүлит Зарипов алып кайтып торалар. Бәрәңге вакытында басудагы бөтен эшләрне көйләп торучы җаваплы бригадирыбыз Фәнис Габделбәров.

Кайткан бәрәңге подволга урнаштырып барыла. Анда бригадта хезмәт куючы хатын-кызлар эшли. Иртәнге алтыдан кичке җидегә кадәр ике смена эш көйләнгән. Бригадирлары Ильмир Шәмсетдинов. Ә подволдагы техниканың төзеклеген тәэмин итүче энергетиклар Шамил Нуриев белән Фәннур Хәйруллин. Бәрәңге эре, сатып алырга теләүчеләр бар һәм шуңа бу эшне дә эшләп барабыз.
Кукуруз
Кукуруз барлыгы 1350 гектарда игелеп, 400 гектары бөртеккә, 200 гектары корнажга һәм 750 гектары силоска планлаштырылды. Силоска алынасы мәйданнарның 40-50 гектары калып бара, корнаж да 60 гектар тирәсе генә калды. Сугарга 320 гектар тирәсе җир бар. Өчесен дә бергә алып барабыз, һава торышы мөмкинлек биргәндә, максималь эшләп калырга тырышабыз.
Бүгенге көндә (Без хуҗалыкта 30 сентябрь көнне булдык – З.Ф.) 842 тонна бөртеккә суктырып алынды, бер гектардан уртача уңышы 105 центнер чыгып бара. 26669 тонна силос салдык, аның бер гектардан алынган уртача уңышы 42 тонна булды. Ике-өч ел элек эшләп караган технологиягә кире әйләнеп кайтып, быел яңадан корнаж салдык. Бүгенге көндә 1461 тонна салынды, бер гектардан уртача уңыш 130 центнер. Чит ил гибридлары белән эшләдек, чөнки уңышлары да, сыйфаты да әйбәт була аларның.
Сенажга килгәндә, ул барлыгы 16 мең тоннадан артык хәзерләнде. Печәнгә люцернаның икенче катын пресслыйбыз, 40-50 гектар җир калды. Көннәр матур торганда, бу эшләрне дә эшләп бетерергә иде.
Мул уңыш җыеп алуда үзләреннән зур өлеш кертүчеләр ул, әлбәттә, шофер-механизаторларыбыз. Һәркайсына да тырыш хезмәтләре өчен зур рәхмәт җиткерәсе килә. Кукурузда «Ягуар 850» комбайны белән Нурсил Закирҗанов, «Кроне» комбайнында Фирдүс Галимҗанов, «РСМ» комбайнында Рәфкать Саттаров эшлиләр.

Расих Габделхаков, Фидаил Хәкимов, Ирек Хәкимов, Эдуард Иванов, Расих Бәширов, Динар Сәйфелганиев орлык, корнаж, силосны ташып торучы шоферларыбыз. Чокырга кайткан массаны таптап торуда Юрий Иванов, Рузил Ильин, Азат Хәбибуллин, Рәдис Габдуллин хезмәт куялар. Уру комбайннарында Фәнил Хамматов белән Радим Иванов, таратып җыюда Ринат Хөснетдинов, пресслауда Фәнис Сәйфетдинов, Дмитрий Иванов хезмәт куялар.
Көзге кыр эшләре
– Көзге чәчүдә безнең өчен яңалык булган көзге рапсны 100 гектар мәйданга чәчеп карадык. Чүпкә, төрле авыруларга каршы эшкәртеп тә куйдык. Шулай ук 420 гектарда тритикале, 380 гектарда көзге бодай чәчтек. Вакытында чәчеп бетерә алдык, матур гына тишелде, кышны әйбәт кенә кышлап, уңышлары сөендерер дип ышанып калабыз. Бүгенге көндә җир эшкәртүдә бер техника хезмәт куя, анда сменалап Рәдис Габдуллин белән Рөстәм Әшрәфҗанов эшлиләр. Чәчүне Юрий Иванов, Рәдис Габдуллин башкарды. Силос, корнаж бетүгә бөтен техникаларны җир эшкәртүгә чыгарырга планлаштырабыз.
Урак
– Көзге бодай алдагы еллар белән чагыштырганда без фаразлаган кадәр уңыш белән сөендермәде, гомумән, бөртекле культураларның уңышы чигенкерәк булды быел. Алай да үзебезгә җитәрлек уңыш туплый алдык, хуҗалыкта хезмәт куючыларга да кирәк кадәр бирә алдык, сатырга да әзерләнде. Урып-җыюда елдагыча өч комбайнчы эшләде: Илшат Һидиятов (ярдәмчесе Марсель Мөхәммәдиев), Райнур Бариев (ярдәмчесе Салават Саттаров) һәм Рәфкать Саттаров (ярдәмчесе Ленар Галиев). Урып-җыю чорында басудагы эшләргә җаваплы кеше – Булат Юнысов.
Амбар хуҗалыгында көн-төн смена белән эш оештырылган, шуңа күрә бөртекләр вакытында урнаштырылып барылды. Бүгенге көндә өч киптергечтә 140 тонна кукуруз киптереп барыла. Биредә үз эшен белүче, төгәл башкаручы, эшне оештыра белүче Иңгел Мөхәммәтҗанов мөдир булып эшли, – дип эшләре белән таныштырып узды Фирдүс Хәкимов.
«Татарстан» хуҗалыгының кайсы басуында эш барса, баш агроном белән бөтенесенә дә йөреп чыктык. Һәркайда да эш көйләнгән, комбайннар эшләп тора, аларга беркетелгән техникалар азыкны тиешле җиргә ташып торалар. Һәркем кояшлы, яңгырсыз көннәрдә эшне тәмамларга кирәклеген аңлый, шуңа вакытны юкка исраф итми алар, шул ук вакытта сыйфат мәсьәләсен дә икенче планга куймыйча эшлиләр. Хезмәтләренең нәтиҗәсе дә мулдан, иң сөендергәне дә шул.
Нет комментариев