ИКМӘКЛӘР МУЛ БУЛСЫН
Районыбызда 2025 елның урып-җыю эшләре җайлап башланып китте.
Районыбызда 2025 елның урып-җыю эшләре җайлап башланып китте. Нигә җайлап дигәннән, чөнки төрле хуҗалыкта игеннәрнең өлгерүе төрлечә, районнан 40 чакрым ераклыкта урнашкан хуҗалыкларда иген өлгерү гадәттә бер атнадан артык аерма бирә. Алай гына түгел, бер үк басуның бер почмагында игеннәрне турыдан-туры суктырып алып булса, икенче өлешен теземнәргә салмыйча булмый, бу инде басуның ничек урнашуына, ашламаның тигез кертелешенә бәйле.
— Бүгенге төп бурыч — тир түгеп үстерелгән икмәкләрне мөмкин кадәр югалтуларсыз җыйнап алу. Икмәкне үстерү өчен сарыф ителгән барлык хезмәтләрнең нәтиҗәләре куанычлы булсын иде, — ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек тармагы өчен төп җаваплы белгече Ирек Галимов. — Районда 25 мең 643 гектар мәйданда игеннәрне җыеп аласы бар. Әле моңа без фаразлаган орлыкка алабыз дигән 1843 гектар кукуруз мәйданы керми. Иң зур мәйданда — 12826 гектарда арпа, язгы бодай — 5064, арыш — 2117, көзге бодай — 2678, солы — 1411, борчак — 1358, вика — 164 гектар мәйданда игелде. Техник культуралардан агымдагы елда рапс бөтенләй чәчелмәде, «Дуслык», «Яңа тормыш», «Якты юл» «Кызыл юл» һәм «Арбор» хуҗалыклары гомуми 500 гектарда җитен чәчтеләр. Шушы мәйданнарны күзалласак, урып-җыюның нинди киеренке булуын чамаларга була.
Моннан 5-6 ел элек кенә күмәк хуҗалыкларда 100ләп комбайн урып-җыюда катнаша иде, быелгысы елда исә аларның саны — 60. Әйе, комбайннар саны кими, әмма шул ук вакытта хәзерге техниканың күпкә җитештерүчән эшләвен онытмаска кирәк. Узган ел «Татарстан» хуҗалыгы «РСМ 161», «Смәел» — «Акрос-550», «Кама» хуҗалыгы «Акрос-595» комбайннарын алсалар, быелгысы елда "Кызыл юл«ның — «Акрос-585», «Активист» хуҗалыгының исә «КЗС-1218» маркалы яңа комбайннары уракта катнашачак, дип ассызык-лады район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш белгече Ришат Нуриев.
Районда беренчеләрдән булып уракка керешкән хуҗалыклар турында мәгълүматны үзебезнең социаль челтәрләр аша җиткергән идек инде. Инде урып-җыюның беренче җиңүчеләре дә билгеле булды. Беренче атнаның беренче вымпелы «Якты юл» хуҗалыгыннан Рифат Бариев экипажы кулында. Рифат Бариев комбайнчы булып 35нче уракка чыккан. Үзенә тапшырылган «КЗС-812» маркалы комбайнын урып-җыюга нык-лап әзерли, комбайн төзек хәлдә булсын өчен кулга-кул тотынып эшләүче Айдар Зиннәтуллин тырышлык куя. Үз группасындагы комбайнчылар арасында «Татарстан» җәмгыятеннән Илшат Һидиятов шулай ук җиңүче. Илшат Һидиятовны хуҗалыкта универсал механизатор, дип атыйлар, аның даны барлык районга таралган. Ул игеннәрне үзе чәчә, үзе тәрбияли һәм үзе түкми-чәчми суктырырга чыга. Эшләгән эшен җиренә җиткереп башкара, диләр аның турында.
Вымпелның өченчесе Тимирязев исемендәге күмәк хуҗалыктан Илфат Әсхадуллинга тапшырыла. Илфат Әсхадуллин хуҗалыкның гына түгел, районның да иң тәҗрибәле комбайнчысы. Беренче штурвал артына утыруына да 42 ел узып киткән. Үзенең «Тукано 430» маркалы комбайны белән унҗиденче урып-җыю сезонына кереште. Бар теләк комбайн ватылмасын, һава торышы әйбәт булып, икмәкне җып алырга мөмкинлек бирсен, ди ул.
Алдагы елларда комбайннардан амбарларга ашлык ташучы шоферлар, шундый бүләк безгә дә булса иде, дип җитәкчелеккә үз тәкъдимнәрен җит-кергәннәр иде. Һәм менә яхшы хәбәр — ашлык ташучы шоферларга да вымпел һәм акчалата бүләк булдырылды. Әмма бу очракта аларга карата бер таләп куела: ашлык ташыганда машинаның кузовы тент белән капланган булырга тиеш. Шушы куелган таләпләрдән чыгып, «Татарстан» хуҗалыгыннан Раушан Сабиров шоферлар арасында беренче вымпел иясе дип табылды.
«Татарстан» хуҗалыгының баш агрономы Фирдүс Хәкимов әйтүенчә, 200 гектарда үстерелгән көзге бодай тулысынча суктырылган, һәр гектардан чыгышы да куандыра. Инде арпа суктырырга чыктык, мәйданны җайлап киметмичә булмый, комбайнчыларыбыз барысы тәҗрибәле, эшләргә атлыгып торалар, ди белгеч.
Әйе, күмәк хуҗалыкларда кылны кырыкка ярырдай вакыт җитте, икенче укос печәненнән сенаж салуны тәмамларга, картайган күпьеллык үлән басуларын сукаларга, көзге чәчүгә җир әзерләргә, терлекчелек фермалары янында да эш җитәрлек һәм иң мөһиме — яңа уңышны югалтуларсыз җыеп алырга кирәк. «Сосна» күмәк хуҗалыгында бу эшләрнең барысын бергә нәтиҗәле оештырырга тырышалар.
Урып-җыюда дүрт комбайн катнаша. Тәҗрибәле механизаторлар комбайннарны басуга тиешле әзерлек белән алып чыкканнар. 1991 елдан комбайн штурвалы артына баскан Расил Зыятдиновның ярдәмчесе Нормадан, профлицейдан Дәниф Гарипов, Рамил Нуриевның ярдәмчесе Алмаз Йосыпов шул уку йортыннан, Фәргать Зариповның ярдәмчесе — Арча колледжында белем алучы Солтан Гыйбадуллин, Разит Әхмәтовның ярдәмчесе тәҗрибәле Рифат Зарипов. Басуда комбайннарны ут хәвефеннән Әмир Зыятдинов саклый, «КамАЗ» шоферлары Иңгел Зарипов, Айрат Таҗетдинов, Илшат Муллагалиев комбайннар туктап тормый эшләсеннәр өчен ашлыкны амбарга зур тизлек белән ташып торалар. Көзге бодайны турыдан-туры суктырып алдык, гектарыннан 55 центнер уңыш күрсәтте, арыш, арпага кереп китәргә вакыт җитте. Комбайннар ватылмасын, хәвеф-хәтәрсез мул уңышларыбызны җыеп алырга насыйп булсын, ди хуҗалыкның агрономы Илназ Габдрахманов.
Басуларда бөртекле культуралар берсе артыннан берсе өлгереп килә, «Кама», «Арбор», «Активист» хуҗалыклары борчакның беренче гектарларын инде суктырып алдылар. Күп хуҗалыкларда аны теземнәргә салу бара. Борчак бик нәзберек культура, яңгырга эләкмичә аны тиз арада суктырып алу югалтуларны булдырмау, дигән сүз.
30 июль көненә амбар хуҗалыкларына 13819 тонна ашлык кайтарылды. Тимирязев исемендәге, «Татарстан», «Кама» һәм «Якты юл» хуҗалыклары инде 2009-1077 тонна ашлык суктыра алдылар. Район буенча алына торган ашлыкның уртача һәр гектардан чыгышы 50 центнердан артык. Бу күрсәткеч «Татарстан» һәм «Якты юл» җәмгыятьләрендә тагын да югары, һәр гектардан 69,8 — 60,5 центнер уңыш алына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев