Иртәгенең үз эше бар
Терлекчелекне тагын да үстерү, арзанрак ит һәм сөт җитештереп, аны кыйммәтрәк итеп сату — төп бурыч
Барлык юнәлешләр буенча дистә еллар районда алдынгы хуҗалыклар исемлеген әйдәп баручы күмәк хуҗалыклар саны күп түгел. «Татарстан» хуҗалыгы шуларның берсе һәм җәмгыятьнең еллык хисап җыелышыннан соң аның җитәкчесе Айнур Нотфуллин белән әңгәмә кордык.
— Айнур Рамилевич, үзегезнең хезмәтчәннәрегез алдында 2025 елның нәтиҗәләре буенча хисап тоттыгыз. «Татарстан» хуҗалыгының районыбызда барлык күрсәткечләр буенча лидер икәнен яхшы беләбез. Шул хисап җыелышында яктыртылган берничә юнәлешне безгә җиткерсәгез иде.
— Әйе, җыелышны үткәрдек, бергә-бергә сөйләшәсе сүзләр дә бар иде, төп игътибарны аларга бирдек. Төп юнәлешләр буенча фикерләрне терлекчелек өлкәсеннән башлар идем. Хисап елында хуҗалык терлекчелегендә, уртача сату бәяләре белән, 879 миллион 612 мең сумлык продукция җитештерелеп, шуның 868 миллион 865 мең сумлыгы сатылды. Бу ел әйләнәсендә кергән акчаның 95 процентын тәшкил итә. Шуңа күрә дә терлекчелекне тагын да үстерү, арзанрак ит һәм сөт җитештереп, аны кыйммәтрәк итеп сату — төп бурыч.
2025 елда 18 мең 573 тонна сөт җитештердек. Бу алдагы ел белән чагыштырганда 1457 тоннага күбрәк. Барысы 17 мең 304 тонна сөт сатылды. Сөтчелектә хуҗалыгыбыз үсеш темпларын югалтмый, бер баш сыерга исәпләгәндә 2025 елда 27,9 литр сөт сауганбыз.
2025 елда 829 тонна ит җитештердек, бу алдагы елдан 59 тоннага күбрәк. Һәр мөгезле эре терлектән тәүлеккә үсеш алу 969 грамм булды. Елның-елында терлекләрнең санын арттырап киләбез, хисап чорында барысы 1964 баш бозау алдык.
— Сездә атчылыкны үстерү буенча ныклы традицияләр сакланып килә...
— Әйе, алдагы елларда да, хәзер дә атка игътибарны киметмибез. Бүгенге көндә чиста токымлы 23 баш, 191 баш йөк атлары асрала. Чиста токымлы атлардан 2 баш колын, Сәрдегән фермасында йөк атларыннан 98 баш биядән 59 баш колын алынды. Ат безнең хуҗалыкның йөзе дисәк тә ялгышмам, республика, ил күләмендә уздырыла торган бәйгеләрдә чабыш атларыбыз беренче урыннарны алалар икән, бу һәрберебездә хуҗалыгыбыз, туган җиребез өчен горурлану хисен арттыра.
— Терлекләрдән мул продукция алу өчен заманча терлек биналары, алдынгы технологияләрне куллану юнәлешендә зур эш башкарасыз. Бу өлкәдә төзисе биналарыгыз да, ала торган техникалар да тупланып беткәндер инде.
— Алдагы елларда терлекчелекне өстенлекле юнәлеш итеп алып, аның нигезен булдыруга зур көч куелды. 1200 башка исәпләнгән мегафермада барлык савым сыерларын тупладык, һәр ферманы терлек азыгы белән үзәкләштереп тәэмин итәбез, бүгенге көндә тәүлеккә 52 тоннадан артык сөт савабыз. Бер караганда, барысы да бар кебек. Әмма бүгенге көн белән генә яшәп, алга барып булмый. Читләрнең тәҗрибәсен өйрәнеп, хуҗалык белгечләре белән киңәшләшеп, фикерләп, ел саен зур бурычлар куеп, аны үтәми булмый.
Узган хисап елында мегаферма мәйданында биналарны төзү, кулланышка тапшыру йөзенннән барлыгы 213 миллион 388 мең сумлык төзелеш — яңарту эшләре алып барылды. Ветеринария кагыйдәләрен үтәү йөзеннән барлык ферма территориясе тиешенчә коймалап алынды, моңа 1 миллион 590 мең сумлык чыгым тотылды. Мөгезле эре терлекләр үстерү һәм симертү буенча махсус беренче номерлы, дип йөртәбез, терлек бинасын 67 миллион 661 мең сумга төзеп чыктык. Яңадан 63 миллион 960 мең сумга туганнан 3 айга кадәр бозаулар өчен 450 башка исәпләнгән ике торак төзелде. Шушылар янында төзелеп килүче бозаулату торагын 1-2 айдан кулланышка тапшырырга торабыз, әлегә 36 миллион 386 мең сум чыгым тоттык. Болардан тыш 3 миллион 530 мең сумлык ремонт эшләре үткәрелде. 24 миллион 742 мең сумга 3000 тоннага исәпләнгән 2 сенаж траншеясы төзелде, яңа «Лагуна» (тирес сыекчасы җыела торган чокыр) булдырылды, искесен ремонтладык, чыгымнары 26 миллион 600 мең сумлык булды. Ферма территориясендә 4 миллион 903 мең сумга «водокачка» сафка бастырылды.
— Зур төзелешләр алып бару җәмгыятьнең икътисадына бик авырлык китермиме?
— Төзелеш ул киләчәккә инвестиция дигән сүз. Бүген төзеп калмасаң, икенче елга шул ук объектның бәясе бермә-бер артырга мөмкин. Иртәгенең үз эше бар, диләр бит.
Барлык тармаклар үсешен тигез алып барырга тырышабыз, ә бу җиңел түгел. Соңгы елларда техника паркын даими яңартып торабыз. 2025 елда алынган техникалар барлыгы 138 миллион 089 мең сумлык булды, аның 57 миллион 800 мең сумы акчага, 80 миллион 261 мең сумы лизингка алынды. 20 миллион сумга бер «Беларусь» , бер «Кировец» тракторы алмыйча булмады, 10 миллион сумга якын «Шахман» маркалы йөк машинасын лизингка рәсмиләштердек. Сыйфатлы терлек азыгын сүз белән генә әзерләп булмый, 100 миллион сумга якын терлек азыгы әзерләү өчен комплекс (комбайн, подборщик һәм кукуруз ургычы бергә) булдырдык. «KRONE» фирмасы печән чапкычын һәм роторлы асылмалы печән чапкычын да алдык. Шушылар янына алган башка техниканың бәясе якынча 20 миллион сум булды.
500 гектар мәйданны сугарулы итә алдык, моның турыдан-туры тоткан чыгымнары 196 миллион 739 мең сумлык булды. Сугарулы мәйданда бәрәңге һәм башка культураларны игеп, югары уңыш алып, бу чыгымнарның үз-үзен аклавына ирешергә тиеш булабыз. Җитештерүне ничек булса да арттыру сорала. Әмма бар да бездән генә тормый шул. Бүгенге көндә тәүлеккә 48 тоннадан артык сөт сатып, көн саен хуҗалык кассасына 1 миллион 974 мең сум акча керә. 2025 ел башы белән чагыштырганда, 1 тонна сөтне артыграк сатсак та, сөткә бәяләр кимү сәбәпле, көн саен 681 мең сум акча кимрәк алабыз. Ел дәвамында бу хәл дәвам итсә, 248 миллион сум акчаны югалтабыз дигән сүз. Безнең кебек зур хуҗалыкка да сизелерлек югалту бу.
2025 елда хуҗалык кассасы һәм счетларга барысы продукция сатудан 913 миллион 828 мең сум акча кергән иде. Шуның 868 миллион 866 мең сумы терлекчелек тармагыннан керде. Моннан тыш, дәүләттән субсидия һәм компенсация формасында 119 миллион 936 мең сумлык ярдәм булды.
— Җәмгыятьтә эшләүчеләрне кызыксындыру юнәлешендә нинди алымнар кулланасыз?
— Иң беренчесе — югары хезмәт хакы түләү. 2025 елда уртача айлык хезмәт хакы 69 мең 182 сум булды, 2024 ел белән чагыштырганда 13 мең 375 сумга арттыра алдык. Хуҗалык идарәсе эшләүчеләрнең эш һәм ял шартларын яхшырту өчен барысын да эшли, дип әйтергә нигез бар. Терлекче, механизаторлар махсус эш киеме белән бушлай тәэмин ителә, эшчеләр өч авылдан эшкә транспорт белән йөртелә. Хуҗалыкта ашханә эшли. Ашау символик бәядә генә, арзан. Обед ашау — 10 сум, икенче ашау — 5 сум, терлекчеләр туклануы — 3 сум тора.
Терлекчелектә өч сменалы эш, бу халыкка эш һәм ял сәгатьләрен уңайлырак файдаланырга ярдәм итә. Шулай ук соңгы елларда азык кертүнең механикалаштырылуы, яңа төзелгән терлек абзарлары беренче чиратта анда эшләүчеләрнең эш шартларын уңайлату буенча зур эш алып бардык.
Ел дәвамында төрле спорт-бәйрәм чаралары күп уздырыла, төрле ярдәмнәр күрсәтелә, 2025 елда халык өчен уздырылган чаралар һәм төрле ярдәм күрсәтү өчен 5 миллион 820 мең сум финанс тотылды.
Хуҗалык идарәсенә мөрәҗәгать иткән кешеләргә төзелеш материаллары белән ярдәм ителә. Җәмгыятьтә эшләүчеләргә зуррак бәядәге товарлар алганда, төзелеш эшләре алып барганда, туйлар үткәрү өчен һәм башка шундый мөрәҗәгать иткәндә аванска акча (мөмкинлектән чыгып) бирелә, отчет елында 15 миллион 370 мең сум аванска акча, ягъни процентсыз кредит бирелгән. СВО юнәлешендә, олыларга, мәктәп-детсад, мәдәният учакларына кирәк-яраклар алырга да даими ярдәм күрсәтәбез. Ел буенча бу юнәлештә барлык күрсәтелгән ярдәмнәр 5 миллион 747 мен сумга җыела.
2025 елда 18 кешегә сәламәтлеген шифаханәләрдә ныгыту өчен путевка алдык, путевка бәясе 1 миллион 035 мең сум булды, хуҗалык хисабына 562 мең 554 сум булса, 320 мең 800 сумын профсоюз оешмасы күтәрде.
— Айнур Рамилевич, алга нинди максатлар куясыз?
— Максатларны без куябыз инде, әмма алар турында алдан кычкырып йөрергә бик килешмәс. Иң элек, җитештерүне тагын да арттыру, барлык чыгымнарны киметү, савыла торган сөтнең күләмен тәүлеккә 60 тоннага җиткерү юнәлешендә ныклап эшлисебез бар.
2026 елда җәмгыятебез «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» Рәсәй программасында катнаша. Бу программа нигезендә эшчеләребезгә Салавыч авыл җирлегендә 10 торак йорт төзергә планлаштырабыз. Бу йорт мәйданы 72 квадрат метр булган очракта, чыгымнарның 65 процентын дәүләт күтәрә, 35 процентын без түләргә тиеш булабыз. Барлык төзүгә киткән чыгымнар 51 миллион 107 мең сум булып, федераль бюджеттан 32 миллион 708 мең, хуҗалык хисабыннан 18 миллион 398 мең сум булыр, дип фаразлана.
Минем даими кабатлый торган фикерем бар — көндәлек нәтиҗәле хезмәт белән генә байлык тудырып була. Шул байлыкны максатчан, дөрес итеп кулланганда гына хуҗалыкның финанс—икътисади хәлен какшатмыйча алга барырга мөмкин. Бу бурычларны хуҗалыкта эшләүчеләр дөрес итеп аңлыйлар, һәркем үзенең намуслы хезмәте белән гомуми уңышларга өлешен кертә.
— Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Эшләрегездә уңышлар телибез!
— Рәхмәт!
Әңгәмәдәш — Вакыйф Зәкиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев