Изге эштә ашыгу хәерле
Авыл хуҗалыгында җаваплы чор башлана
Авыл хуҗалыгының иң әһәмиятле чоры — язгы чәчүгә дә кыска вакыт калып килә. Элек-электән бабаларыбыз, әтиләребез язгы чәчүне изге эш, дип караганнар, чөнки гаиләнең киләчәге турыдан-туры алыначак уңышка бәйле булган. Язгы чәчүгә әзерлек, районыбызда елдагыча, көздән үк бара. Бүгенге көндә бу эшкә нәтиҗә буларак хуҗалыкларда техник күзәтүләр башланып китте һәм аның тәүгесе 13 март көнне «Смәил» күмәк хуҗалыгында узды.
Хуҗалыкның баш инженеры Ренат Хабибрахманов әйтүенчә, исәптә 27 трактор, 8 йөк машинасы, 3 ашлык суктыру, 2 терлек азыгы әзерләү комбайннары, төрле ашламалар кертү өчен махсус «Туман» үзйөрешле агрегаты исәптә тора. Уздырыла торган техник күзәтүгә барлык 27 трактор да әзер. Бөтен төр техникаларны төзекләндерү җылы, иркен гаражларда башкарылган.
«Смәил» хуҗалыгы рәисе Илһам Шакиров иртәдән әзерлек сызыгына чыгарылган тракторлар янында:
— Техник күзәтүне районда беренче булып башлау зур җаваплылык йөкли, — ди ул. — Тракторларны төзек итәргә дә, тиешле ремонтын да үткәрергә, шул ук вакытта хуҗалыкта алып барыла торган эшләргә дә зыян китермәскә кирәк. Шөкер, механизаторларыбыз тырыш, үзебезнеке, Смәил һәм Сизнер авылларында яшәүче татар һәм удмурт милләтеннән булган егетләребез һәр эштә бердәм булып хезмәт куялар. Терлек азыгы әзерләгәндә, урып-җыю чорында районнан читтә дә эшләргә туры килә, рәхмәт аларга, авырсынмыйлар, куелган бурычларны намус белән үтиләр. Механизаторларыбыз ел әйләнә эш белән тәэмин ителә: кемдер үзенә беркетелгән икенче техникасы белән хуҗалык эшендә катнаша, кайберәүләр терлек азыгы әзерләү техникаларын төзекләндерә. Эшләр алдан, фикерләшеп, уйлап башкарылгач, хуҗалык техникасы бүген үк язгы кыр эшләренә чыгарга әзер.
Әйе, техник күзәтү уздыру хуҗалыклар өчен мөһим чара. Кайбер урыннарда хуҗалык техникасының төзеклегенә артык игътибар итмәү сәбәпле, төрле юл фаҗигалары булып тора. Саксыз эш итү аркасында, еш кына механизаторлар үзләре дә корбанга әвереләләр. Һәлакәткә илткән хәлләр турында сөйләп, искә алып торасы юк. Шуны гына искәртеп китү урынлыдыр: 2000 елдан алып, соңгы 25 ел эчендә авыл хуҗалыгы техникалары төзек булмау сәбәпле, Татарстанда 220дән артык бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Аларның саллы өлеше кеше факторына бәйле: ярдан, юлдан төшү, тапталу, ягъни гади генә куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү. Техник күзәтүләрнең иң тәүге максаты — шушы фаҗигаларны булдырмау.
«Техник күзәтүләрне фаҗигалардан саклану чарасы, барыннан да элек үзегез турында кайгырту, дип кабул итсәгез иде. Тракторны буяп та, бизәп тә куеп була. Иң мөһиме — техниканың тиешле таләпләргә туры килүе зарур, бу иң зур таләп», — диде райондагы дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе башлыгы Марат Габдрахманов механизаторлар алдында чыгыш ясаганда.
Шушы таләпләрдән чыгып, техник күзәтү узганда авыл хуҗалыгы техникаларыннан файдаланганда иминлекне тәэмин итүгә аерым игътибар бирелде. Механизаторларның тракторчы-машинист танык-лыгы, аның идарә итә торган техникага категориясе туры килүе, беркетелгән техниканың төзеклеге каралды, руль, тормоз механизмнары, ут бирүче җиһазлар, сигналлар махсус приборлар ярдәмендә тикшерелде, шулай ук аптечка, ут сүндергече булуына игътибар ителде.
Шунысы куанычлы, «Смәил» күмәк хуҗалыгы механизаторлары техник күзәтү үткәрүгә җаваплы карганнар. Шулай булмый ни, аларның күбесе механизатор булып инде 30-35 ел эшли, утны-суны кичкән егетләр. Механизаторлар арасында иң стажлылары — Илдус Нәбиев һәм Рафил Гарифҗанов. Икесенең дә 1986 елда армиядән кайткач, тракторчы булып эшли башлаганнарына 40 ел вакыт узып та киткән. Бүген алар иярли торган «МТЗ-82» маркалы тракторлары, үзләре әйтмешли, сәгать кебек эшли. Ришат Гыйматдиновның, Рәфыйк Хуҗиннарның да 38 ел механизатор стажлары, зур тәҗрибәләре бар. Семен Тарасов, Рифат Закиров, Ирек Хәкимҗанов, Илдус Әхмәдиевлар хуҗалыкта 35-36 ел тракторчы булып хезмәт куялар, эшләре мактаулы. Тракторчылар Владимир Алпутин, Раушан Фазылҗанов, Назыйм Гайнанов тракторлары белән чәчү, терлек азыгы әзерләү кебек мөһим эшләрдә катнашканнан соң, ял да итмичә, ашлык суктыру комбайннарына утыралар. Алар үзләренә йөкләтелгән җаваплылыкны яхшы аңлыйлар — игеннәрне вакытында җыеп алу аларның тырыш хезмәтеннән тора. Николай Баймановка яңа «К-743» тракторы белән башкарырга зур күләмле бурычлар куела, Равил Шәяхтәмов, Ринат Ибраһимов та үз хезмәтләрен тырышып башкаралар. Ринат Ибраһимовка «Туман» махсус үзйөрешле ашлама, гербицид кертү техникасы да беркетелгән. Олег Осиповка да яшь мехаизатор булуына карамастан ике техника беркетелгән, яңа «PSM-2400» тракторы янында үзенә беркетелгән «МТЗ-82» тракторы уенчык кебек кенә тора.
Хуҗалыкта машина-трактор паркын зур егәрлекле, куәтле техникалар белән тулыландыруга зур игътибар бирелә. Соңгы вакытта бер «К-743», ике «PSM-2400» тракторлары алынган. Рифат Закиров яңа «PSM-2400» тракторы белән «HORSCH» чәчү комплексында гаять зур, әһәмиятле чәчү эшләрен башкара, алай гына түгел, әле ул «МАГДОН» ургычында да эшләргә, беркетелгән «ДТ-75» тракторында хуҗалык эшләрендә катнашырга да өлгерә. Шунысын да әйтеп узарга кирәк — монда элеккеге елларда алынган тракторларга да сак карыйлар, аларның төзеклеген тәэмин итәләр. Техник әзерлек сызына куелган төзек, барлык таләпләргә җавап бирә торган дүрт «ДТ-75» тракторы шуның ачык мисалы.
Гомумән, «Смәил» хуҗалыгында быелгы техник күзәтү уздыруга бик җаваплы караганнар. Җитәкчелекнең, белгечләрнең, машина-тракторда эшләгән хезмәткәрләрнең һәм механизаторларның бердәм булып куйган хезмәтләре хуҗалыкның алга баруында һәм зур уңышларга ирешүендә ныклы нигез булып, хәвеф-хәтәрсез, исән-имин эшләргә насыйп булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев