Кичә Казан агросәнәгать паркында чираттагы ярминкәләр үткәрелде. анда Балтачның «Мелиоратор»җәмгыяте дә катнашты.
Шәһәр халкы өчен сайлап алу мөмкинлеге зур, бәяләр дә арзан иде. Иртәнге сәгатьтән калада яшәүчеләр үзләренә кирәк яшелчә, ашлык, ит һәм сөт продукцияләре, камыр ризыклары һәм башкаларны алырга паркка юнәлде. Казан халкы әлеге бай ассортименттан ит, сөт продукцияләрен һәм камыр ризыкларын бигрәк тә яратып алганнар.
Нет комментариев