Кенәбашта алты робот сыер сава
«Ике сыер көненә рекордлы 66 литр сөт бирделәр»
«Игенче» хуҗалыгының терлекчелек тармагы турында моннан берничә ел элек язып чыккан идек. Ул вакытта без яңа гына төзелгән роботлы ферманың эшен дә яктырттык. Инде бүгенге көндә биредә дүрт түгел, ә алты робот сыер сава, киләчәктә алар саны сигез буласы. Бүген шул юнәлештә эш алып баралар. Гомумән, 2024 елда әлеге хуҗалыкның терлекчелек тармагында күп кенә төзелеш, төзекләндерү, реконструкция эшләре башкарылган. Алар белән генә тукталырга да уйламыйлар.
Моннан ике дистә ел элеккә әйләнеп кайтсак, Кенәбашта фермалар аскы һәм өскегә бүленеп йөртеләләр иде. Бүгенге көндә астагы фермаларда инде терлекләр юк диярлек, бары тик симертү үгезләре генә калган. Аларны Самат Салихов тәрбияли. Ә инде өстәге фермаларда хәзер үзгәрешләр зур. Алар хакында безгә хуҗалыкның баш зоотехнигы Айрат Миңнебаев сөйләп узды.
— Әйе, дөрестән дә, Кенәбаш фермасында соңгы елларда төзелешләр, үзгәртеп корулар даими булып тора. 200 башка исәпләнгән савым сыерлары абзарына 2024 елда капиталь ремонт ясалды. Анда бөтен идәннәрне ватып яңадан эшләдек, сыерлар хәзер резин коврикларда басып торалар. Түбәсе алышынып, вентиляцияләр эшләнде, яңа тәрәзәләр куелды. Шул ук вакытта родильныйның икенче этабын төзү эшләре барды, ә беренче этабы 2023 елда эшләнеп, бозаулыйсы сыерлар да кертелгән иде, ләкин профилакторие — кечкенә бозаулар куя торган өлеше юк иде. Анысы 2024 елда сафка басты, ул 140 баш бозауга исәпләнгән. 2024 елда роботлы ферманың икенче өлешен дә эшләтеп җибәрдек. Хәзер биредә дүрт кенә түгел, ә алты робот сыер сава, тиздән аларның саны сигез булачак. Өстәмә, яңа суыткычлар да урнаштырылды. Робот фермасына килгәндә, ул безнең горурлыгыбыз булып тора. Анда сыерларның сөт бирү мөмкинчелеге максималь файдаланыла. Монда күчеп эшли башлагач шулай булыр дип үзебез дә ышанмаган идек, ләкин саннар киресен дәлилләде. Моңарчы бәйдә торган сыерларны монда күчереп сава башлагач, хуҗалык тарихында беренче тапкыр иң күп сөт бирделәр һәм бу бер сыер турында гына да сүз бармый, бүгенге көндә ике сыерыбыз бер көнгә 66 литр сөт бирәләр. Анда 50-55 литр сөт биргән сыерлар бик күп, ә менә 62-64 литр биргәннәре чын рекорд куйдылар. Без бер көнгә хуҗалык буенча 22,5 тоннага якын сөт савып барабыз, шуның 21 тоннадан артыгын сатабыз
Роботлы яңа фермаларга Чехиядән 64 баш тана алып кайттык, 20 баш тана Тимирязев исемендәге җәмгыятьтән алынды. Болар генетика линиясе буенча үзебездәге терлекләргә туры килә торган нәселләр. Калган өлеше үзебезнең хуҗалыкта үстерелгән таналар белән тулыландырылды, — диде баш белгеч.
Айрат Миңнебаев белән роботларның сыерны ничек савуларын күзәтәбез. Яңа бозаулаган сыер бер тәүлеккә роботка дүрт тапкыр керә икән (буаз сыерлар исә җайлап-җайлап өчтән бер савылуга кала — З. Ф.). Һәр алты сәгать саен дигән сүз. Әгәр тиешле сәгатеннән соң да ике сәгать үтеп, сыер роботка кереп басмаса, робот бу хакта операторга «хәбәр итә». Савылырга дип кереп баскан сыерның иң элек алдына ашау килеп керә. Шул арада ул савыла башлый һәм экраннан аның һәрбер имчәгеннән күпме сөт савылганын да күреп барып була. Савылган сөт шунда ук соматик клеткалар санына тикшерелә дә, әгәр бар да тәртип икән, сөт суыткычка китә, ә инде берәр нәрсә килеп чыга икән, андый сөт кабаттан эшкәртелеп, бозауларга эчертелә. Бу фермада оператор булып Рәнис Солтанов, Айдар Галиахмәтов, Рәҗәп Фәткрахманов, Рүзәл Хаҗиев хезмәт куя.
Элек көянтә-чиләк белән суын, сөтен, бардасын ташыган, барлык эшләр дә кул хезмәте белән башкарылган чакта эшләгән сыер савучылар моны күрсә, нәрсә диярләр иде икән? Әйе, заманча, әйе, эшче көчләр азрак кирәк. Ләкин сөенергәме моңа, көенергәме диярсең?! Алай да кадрларга кытлык заманнарда яшәгәнебезне һәм эшләгәнебезне искә алырга да кирәк шул. Юк, биредә роботлар гына түгел, гади сыер савучылар эшли торган абзарлар бар. Аларда Гөлчәчәк Галиәхмәтова, Гүзәл Ситдыйкова, Алидә Юнысова, Инзилә Сәләхетдинова, Мәдинә Фәйзрахманова эшлиләр. Хуҗалыкның иң күп сөт савучылары да шушында икән, алар кара-каршы бер группада эшләүче Гөлчәчәк Галиәхмәтова белән Гүзәл Ситдыйкова. Биредә сыер саудыру операторы — Таһир Галиуллин, мал табибы — Ләйсән Фәйзрахманова, осеменатор — Фәрит Хәйртдинов, лаборант — Рәмзия Салихова, тиресне Зөлфәт Шәрәфетдинов чыгара. Янәшәдә урнашкан бозаулату бүлеге һәм яңа туган бозауларда Ольга һәм Гыйльфан Фазыловлар, Фидәил Вәлиев эшли. Терлек азыгын Илгиз Галимуллин төяп тора, ә фермаларга азыкны Руслан Зыятдинов кертә. Тояк караучы санфельд-шерлар — Раил Һадиев белән Әхтәм Рәхимҗанов. Каравылда Илдус Закиров тора, ул шулай ук төнлә сыер да бозаулата.
— Мул сөтнең башлангычында бай рацион торамы? Терлек азыгын узган ел тиешенчә әзерли алган идегезме?
— Терлек азыгы әзерләү 2024 елда катлаулырак булды. Көннәр коры тору сәбәпле, беренче укосның уңышы да бик аз булды. Терлек азыгы кампаниясе барышында комбайнчы Илназ Фәйзрахманов бик тырышып эшләде.
Ләкин бит әле базга кайткан терлек азыгы тиешенчә тапталмаса, аның сыйфаты начар була. Бу яктан мин базда эшли торган техникаларны иярләүче Раушан Фәйзрахманов, Ильяс Абдрахманов, Газинур Абдуллинның эшләренә югары бәя биреп үтәсем килә. Траншеялардагы терлек азыклары тикшерелде һәм барысы да сыйфатлы булуын күрсәтте. Һәр төр азыкны салганда үзенә тиешле закваскалар белән эшлибез. Әле аларның да траншеядагы азыкны иртәрәк һәм соңрак өлгертә торганнары бар.
Терлек азыгын «Хозяин» дигән азык тараткыч ярдәмендә кертәбез. Анда люцерна, кукуруз силосы, салам, фураж, энергетик яктан кыйммәтле азыклар, аксымлы кушылмалар, комбикорма, премикс, акбур һәм башка төрле витаминлы азыклар кушылган була. Мул һәм сыйфатлы сөт алыр өчен, терлекләрнең артымы әйбәт барсын өчен бай рацион белән ашатырга тырышабыз, — ди баш белгеч.
Баш зоотехник белән тояк авыртуы һәм төрле йогышлы авыруларга каршы саклык чаралары турында да сөйләшеп уздык: «Тояк авыртуын дәвалап кына бетерә торган авырту түгел, монда профилактика чараларын киң кулланырга кирәк. Элеккеге иске торакларда сыер сипкә куелган, ул шул көенчә тора бит инде, аларга ванна кулланып булмый, шуңа да андыйларны башкача дәвалыйбыз. Ә роботлы фермада өч ванна эшләп килә, бакыр купорасы эремәсе ясап, аларны шул эремә аша йөртеп торабыз, шулай итеп без тояк авыртуын күпмедер җиңә алдык һәм шул сәбәпле браковка да ким булды. Бруцеллез һәм башка йогышлы авыруларга каршы көрәш өчен робот фермасы эшләгәндә үк без санпропускник ясый башлаган идек, ләкин ул таләпләргә туры килми торган булып чыкты. Хәзер барлык фермаларның территориясен әйләндереп алыр өчен коймалар тота башладык, бу эшләр инде быелның август аена эшләнеп бетәр дип уйлыйм».
«Игенче» хуҗалыгының терлекчелек тармагы белән таныштыруыбызны дәвам итәчәкбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев