Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Кояшы да кирәк, яңгыры да

Урып-җыю кампаниясе башланган көннән алып игенчеләребезне эссе, кояшлы, коры көннәр сөендерде, һәрбер минутның кадерен белеп, рәхәтләнеп эшләде алар. Бу атнада исә һава торышы, килә ява, килә ява ияләште бер болыт, дигән җырдагыча. Әйе, яңгыр кайдадыр ява, кайдадыр юк, алай да эшләр бөтенләй үк тукталып тормый, «кыр кораблары» мул башакларны җыюны дәвам итәләр.

Быелгы уңыш, инде күпме эш башкарылган, иң күп уңыш кайсы хуҗалыкларда булуы турында районның баш агрономы Ирек Галимов белән сөйләшеп алдык.

—Урып-җыю кампаниясенең экваторына җиттек. Быелгы елда көзге культура, бигрәк тә бодай югары уңышы белән сөендерде. Көздән чәчмәгән хуҗалыклар өчен уйланырга җирлек булып тора бу. Чөнки алар көзге культуралар урынына арпа чәчте, ә аны вакытында, югалтусыз җыеп алу өчен комбайннар саны җитеп бетми, бер комбайнга эш күләме бик күп туры килә. Әлбәттә, бу көзге культуралары булган хуҗалыкларда да сизелә. Уңышны вакытында җыеп ала алмауны, югалтуларның күпмерәк булуын төгәл әйтеп тә булмый. Бу бик кызганыч. Киләсе елларга хуҗалыкларыбыз комбайннар санын арттыруны да уйлансыннар иде, чөнки чәчүлек мәйданнары аз түгел. Быел «Активист» һәм «Кызыл юл» хуҗалыкларына яңа комбайннар кайтты. "Кыр кораблары«нда эшләүчеләргә килгәндә, күпчелеге инде озак еллардан бирле хезмәт куючы игенчеләр. Берничә генә хуҗалыкта яшьләребез бар, бу — «Дуслык» җәмгыяте, Тимирязев исемендәге җәмгыять һәм «Яңа тормыш». 

Район буенча узган атна нәтиҗәләреннән чыгып караганда, «Татарстан» җәмгыятендә — 62 %, «Активист» хуҗалыгында — 57 %, «Смәел» һәм Тукай исемендәге җәмгыятьләрдә — 56 %, «Якты юл» җәмгыятендә — 55 %, «Борнак» җәмгыятендә — 54 %, «Бөрбаш» җәмгыятендә — 53 %, «Кама» хуҗалыгында һәм «Труд» җәмгыятендә — 52 %, «Дуслык» җәмгыятендә 50 % иген мәйданнары сугылган инде. Район буенча бер гектардан уртача уңыш 44,5 центнер чыгып бара. Инде аерым хуҗалыклар буенча алып караганда, Тимирязев исемендәге җәмгыятьтә уртача уңыш 55 центнер, "Арбор"да — 51,9, "Дуслык"та — 50, "Татарстан«да — 49,8. Максималь уңыш алган берничә хуҗалыгыбыз бар. Мәсәлән, «Татарстан» җәмгыяте «Льговская 4» сортлы көзге бодайдан уртача 70 центнер, «Дуслык» җәмгыяте арпадан — 62 центнер, «Активист» хуҗалыгы борчактан 47 центнер уңыш алды, — диде баш агроном.

Чәршәмбе көнне урып-җыюның өченче атна нәтиҗәләре буенча вымпеллар тапшырылып узды. Беренче төркем комбайннар арасында бу юлы беренчелекне «КЗС-812» маркалы "кыр корабы«н иярләүче Нурислам Сабирҗанов алды, «Атказанган механизатор» исемен лаеклы йөртүче игенчебез елның-елында вымпел алуга ирешә. Икенче төркем комбайннар арасында «Акрос-550» маркалы комбайнда эшләүче Ленар Муллагалиев («Борнак» җәмгыяте) җиңүче булып танылды. Өченче төркем җиңүчесе — «Клаас Тукано — 450» комбайнында хезмәт куючы Алмаз Гарипҗанов («Игенче» хуҗалыгы). Өченче атна нәтиҗәләре буенча алдынгы шофер булып, «Арбор» җәмгыятеннән Нурулла Әскаров танылды. Бу урында шуны искәртеп үтәсе килә, бары тик басудан ындыр табагына ашлык ташыган вакытта брезент каплап, бөртеклеләрнең юлда чәчелмәвен кайгырткан шоферларга гына бирелә бу вымпел.

Шулай ук кайбер хуҗалыкларның игенчеләренә тиешле норманы тутырган өчен сертификатлар тапшырылып узды, ә яшь комбайнчы ярдәмчеләренә иганәчеләрнең махсус бүләкләре тапшырылды.

Инде урылган басулар күп, көзге чәчүгә әзерләнгән җирләр дә бар, тиздән инде көзге культураларны чәчәр көн дә килеп җитәр, игенчеләребезгә, басу-кырларда хезмәт куючыларга уңышлар юлдаш булсын! Басулардагы игеннәрне югалтуларсыз җыеп алып, ындыр табагында да вакытында урнаштырырга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев