Авыл хуҗалыгы
Көшкәтбашта игенчеләрне олылаганнар
Көшкәтбаш мәктәбендә игенчеләр өчен зур бәйрәм оештырганнар.
Игенче үз хезмәтен, үз уңышларын күреп бер куанса, хезмәтенә хөрмәт күреп тагын бер кат сөенә. Мәктәбебездә авылыбызның уңган егетләре - укучыларыбызның әтиләре кунак булып киттеләр. Районыбызның һәм авылыбызның танылган игенчеләре Мәлик Әхмәдиев, Сәйдәш Фатыйхов һәм агроном егетебез Илнар Хисамиев балаларның сорауларына бик теләп җаваплар бирделәр, аларның чыгышларын яратып карадылар, балаларга теләкләрен җиткерделәр, хыяллары белән уртаклаштылар. Бәйрәм ахырында мәктәп коллективы исеменнән аларга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар безгә, без аларга рәхмәт әйтеп җылы хисләр белән саубуллаштык, дип хәбәр итәләр Көшкәтбаш авылыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев