Авыл хуҗалыгы
Кукурузга да чират җитте (фото)
Көз үзенең тулы хокукына кереп барса да, район кырларында эш туктап тормый. Хуҗалыкларда җәйдән башланган терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Хәзерге вакытта күп хуҗалыклар кукурузны силоска салу эшләренә тотынды.
«Смәел» җәмгыятенең Сизнер авылы янындагы 62 гектарлы басуында да эшләр гөрли. «Магдон»да эшләүче Рифат Зарипов кукурузны егып, теземнәргә салып барса, «Полесье»да эшләүче Ришат Мөхәммәтшин белән Семен Тарасов шул теземнәрдән кукурузны техникаларга төяп бараралар. «КамАЗ»да эшләүче Ильяс Әхмәдиев белән Мансур Хаҗиевлар исә җилдәй җитез җилдереп аны базга кайтып бушатып та киләләр. Көннәрнең әйбәт торган вакытында эшләп калырга ашыга алар. Тик менә җәй буе көткән яңгырлар гына тоташтан көзгә калган булмасын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев