Кыр патшасына да чират җитте
Кукурузның уңышы мул булуы басудан да, базга кайткан күләмнән дә ачык күренә
Басу-кырларда урып-җыю тәмамланып килгәндә, инде көзге культуралар да җир куенына салынгач, кыр патшасы кебек төз утыручы кукурузларга да чират җитә. Бу атнада силос хәзерләргә керешкән «Татарстан» җәмгыятендә булып, биредәге яңалыклар, терлек азыгы хәзерләүдә тырышып хезмәт куючылар белән танышып кайттык.
Силос хәзерләүдә эшләүче техникалар озын булып үскән кукуруз арасыннан күренми дә. Техникаларның тулу вакыты да биш минутны да тәшкил итми. Басу белән траншеялар арасын «КамАЗ» һәм тракторлар тиз генә йөреп килергә тырышалар. Кукурузның уңышы мул булуы басудан да, базга кайткан күләмнән дә ачык күренә.
— Бүгенге көндә хуҗалыгыбызда 1400 гектар мәйданда кукуруз игелә, аның 1000 гектары — силоска, 400 гектары бөртеккә алыначак, — дип эшләре белән таныштырудан башлады сүзне хуҗалыкның баш агрономы Фирдүс Хәкимов. — Быел күбрәк чит ил сортларына басым ясадык. Аның уңышы да күп, тук-лыклылыгы да яхшырак. Хәзерге көндә «Лимагрейн» фирмасының «Эмилен» сортын җыябыз. Бер гектардан уртача 38-40 тонна уңыш чыга. Кукурузга чыкканга өч көн (без хуҗалыкта 10 сентябрь көнне булдык — З. Ф.) бүгенге көнгә барлыгы 4400 тонна күләмендә силос сала алдык. Бер көнгә 1500-1700 тонна тирәсе салына, ә гектарына килгәндә, 40-50 гектар алына. Шоферлар, механизаторлар бик тырышып эшли. Эш вакыты иртәнге алтыдан кичке сәгать җидегә кадәр оештырылган. Һава торышы әйбәт торганда, сыйфатлы кукуруз силосы әзерләргә планлаштырабыз. Чәчкәндә үк гибридларның иртә җитешә торганнарын сайлап чәчтек, хәзерге күзәтүләргә караганда, бөртеккә алынасы да җитешер дип өметләнәбез.
Кукуруз мәйданнарын ел саен калган запаска карап көйлибез. Узган ел кукуруз 1600 гектарда игелде, ә быел 1400 гектарда, чөнки узган елгыдан запаслар күп калды. Хуҗалыкта терлекләр саны арту сәбәпле, кукуруз мәйданнарын 1000 гектардан да киметү ягына бармабыз дип уйлыйм. Әле мин эшли башлаган вакытта да, ягъни моннан 7-8 ел элек, 600 гектар гына иде бездә кукуруз, ә хәзер бермә-бер артты. Ул инде безнең барлык чәчүлек мәйданнарының 40 %ын алып тора.
Бөртеккә алына торган кукурузны да үзебезнең терлекләргә кулланабыз. Соңгы елларда бу юнәлеш буенча да матур гына эшләп, югары уңыш алуга ирешеп киләбез. Карап чыгып, аерым басуларны сайлап калдырдык, аларны инде октябрьдә җыеп алырбыз дип уйлыйм.
Заманча, зур егәрлекле техникаларыбыз булмаса, без үзалдыбызга зур максатлар да куеп эшли алмас идек. Силос хәзерләүдә ике комбайн эшли. «Krone» комбайнында Фирдүс Галимҗанов, «Ягуар» комбайнында Нурсил Закирҗанов хезмәт куялар. Басудан траншеяга йөкләрне «КамАЗ» белән Расыйх Бәширов, Расыйх Габделхаков, Раушан Сабиров, Эдуард Иванов, Фидаил Хәкимов, Ирек Хәкимов, Динар Сәйфелганиев ташып торалар. Тракторчылар да алардан калышмый, Фәнис Сәйфетдинов, Вячеслав Александров, Ришат Саттаров, Ринат Хөснетдинов, Фәнил Миңнемуллин, Илдар Мәхмүтов та бик тырышып эшлиләр. Траншеяларга кайткан массаны этеп һәм таптап торуда Рәдис Габдуллин, Рузил Ильин, Азат Хәбибуллин һәм Айнур Мөхәрләмов хезмәт куялар.
Өч ел элек «Ягуар» комбайны алган идек, быел аннан да көчлерәк «Krone» комбайны кайтты. Алар безгә бик нык ярдәм итәләр кукурузны кыска срокта җыеп алып, сыйфатлы азык хәзерләргә. Ә комбайннар иске булса, иң беренче чиратта моның кадәр мәйдан кукуруз игә дә алмас идек, чөнки аны җыеп алырга бик авыр булыр иде. «Krone» комбайны ул берьюлы ун рәтне алып бара, җитештерүчәнлеге дә күбрәк. Ә «Ягуар» алты рәтне алып эшләп бара. Ике комбайнда да эш рәтен белә торган, инде берничә ел хуҗалыгыбызда хезмәт куючы яшьләр эшли.
Терлек азыгы хәзер-ләүдә эшләүче техникаларны гына яңартып калмыйча, ел да траншеялар да салына хуҗалыкта. Ялгышмасам, узган ел өчәү эшләнгән иде, быел инде тагын бер зурысы эшләнеп килә. Терлек азыгын курганга салмас-ка, траншеяга салырга дигән максат белән эшләнә бу эшләр. Чөнки курганнан югалту күп чыга. Бу траншея да быел тулыр мөгаен, чөнки әле силостан тыш, безнең сенажга өченче кат алынасы мәйданнар бар, алар да 400 гектарны тәшкил итәләр. Алардан бәлки печән дә хәзерләп булыр әле дип планлаштырабыз, һава торышы ничек торуга карап инде анысы.
«Татарстан» җәмгыятенең кукуруз басулары белән янәшә үк су сиптергечләр тора. Биредә җирләрне сугару максатыннан зур күләмле эшләр башкарылган иде. Быел "Татарстан«лылар кукуруз һәм бәрәңгегә су сиптереп, бу эшләренең дә нәтиҗәләрен күргәннәр. Аны эшләтеп кую — корылык булган елларда да мул уңыш алуга гарантия булып тора, — ди баш агроном. Көннәр матур гына торса, 15 сентябрьдән соң икенче икмәк — бәрәңгегә дә чыгарга планлаштыралар. Ул быел 100 гектар мәйданда үстерелгән. Бер булганнан бар да була диюләрен «Татарстан» җәмгыятендә сүз белән түгел, нәтиҗә белән дәлилләп киләләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев