Кырга чыксаң, күңел сөенә
Басу-кырларда эшләр төгәлләнүгә таба бара. Кыр патшасы – кукурузны бөртеккә алып бетерсәләр, туңга сөрәсе җирләр эшкәртелеп тәмамланса, инде уҗымнар өчен зыян килми торган көзнең соңгы айларын һәм карлы кышны көтәсе генә кала.
Быелгы көз чын мәгънәсендә кешеләргә барлык эшләрен дә төгәлләргә мөмкинлек бирде. Башка елларда кукурузны бөртеккә ала алмый интеккән хуҗалыклар быел аны көннәр матур торганда җыйнап бетерү хәстәрен күрә.
Күп хуҗалыкларның кукурузны орлыкка алу өчен җайланмалары юк. Шунлыктан бөртек суктыру комбайнын кулланырга мәҗбүрләр.
«Бөрбаш» хуҗалыгының комбайннары да бүгенге көндә кукуруз басуларын иңли. Ике метрдан да биегрәк булып үскән кукуруз арасыннан алар күренми дә диярлек.
Кукурузның чәкәннәре җитешкән, алар саргаеп, инде кабыкларыннан куба да башлаган.
Хуҗалык быел әлеге культураны 180 гектар мәйданда орлык өчен, 500 гектарда силоска салу өчен иккән.
Кукурузны орлыкка 23 сентябрь көнне суктыра башлаганнар. 110 гектар мәйданда орлыкларын җыйнап алганнар инде. "Кыр кораблары«н иярләүчеләр Илшат Нотфуллин, Нурислам Сабирҗанов белән Алмаз Корбангалиев салмак кына эшләп баралар.
Максатлары бер генә чәкәнне дә югалт-мыйча сугып алу. Уңыш ничек соң, дип кызыксынам тәҗрибәле игенчеләрдән. — Уңыш яхшы. Кырга чыксаң, күңел сөенә торган, мул уңышлы ел булды бит быел. Көннәр шушылай матур торганда, яңгырларга кадәр эшләп бетерергә иде, — диләр.
Инде 700 тонна кукуруз орлыгы ындыр табагына кайтарылган. Игенчеләр суктырган орлыкларны «КамАЗ» машиналары белән Әнәс Насыйбуллин, Рамил Дәминов ындыр табагына ташып тора.
— Быел игенчеләребез уңышның мул булуыннан чынлап та сөенеп эшләде. Бөртекле ашлык суктырып алу нәтиҗәләрен карасак, Нурислам Сабирҗановның күрсәткече — 2086 тонна, Илшат Нотфуллинныкы — 2012 тонна, Алмаз Корбангалиевныкы — 2047 тонна. Моннан тыш Нурислам белән Илшат икесенә 250шәр тонна кукуруз сугып алдылар. Алмаз әле шушы атнада гына кукуруз сугуга кереште. Кукурузда без үзебезнең ил гибридлары белән эшлибез. Әлегә суга торганы «Золотой початок 153» гибриды, — дип эшләре белән таныштырып узды баш агроном Искәндәр Гыйльметдинов.
Биредә чынлап та үз эшенең остасы булган игенчеләр хезмәт куя. Быелгы урып-җыю чорында гына да алар һәрберсе вымпел алуга иреште, хәтта бер генә тапкыр да түгел. Мондый комбайнчылар булганда ашлык чигенке булган елны да курыкмыйча эшли торган, ә быелгы уракны Искәндәр Гыйльметдинов югары бәяләде: «Бөртеклеләргә килгәндә, аларның кайсыдыр яхшы, кайсыдыр начар булды, дип әйтеп булмый. Чөнки һәрбер бөртекле дә үз урынына кирәк. Гомумән алганда, быелгы уңышыбыз әйбәт булды, барлыгы 5635 тонна бөртекле туп-лый алдык. Киләсе ел уңышы да әйбәт булыр дип өметләнәбез. 2023 һәм 2024 елларда көзге чәчү вакытында ел коры булды, шунлык белән уҗымнар да начар тишелде. Быел без туфракта дым булган вакытта чәчеп оттык диясем килә. 103 гектарда — арыш, 80 гектарда көзге бодай чәчкән идек. Уҗымнарның торышы бүгенге көндә бик әйбәт».
Хуҗалыкта җир эшкәртү дә шушы көннәрдә тәмамланыр диләр. Барысы 2247 гектар мәйданда җирләр көздән эшкәртелергә тиеш булып, шуның 2200дән артыгы тәмамланган инде.
— Җир эшкәртүдә Газинур Хәкимуллин тырышып хезмәт куя. Аңа быел оборотный сука алдык, ул шуның белән күпьеллык үлән җирләрен, кукуруз артыннан калган мәйданнарны сукалый. Шулай ук җиткерелгән эшне булдырып башкара торган Рәмис Мотыйгуллин белән Илнар Гыйльмуллин да җир эшкәртүдә, алар чизельле сука белән тирәнәйтеп эшлиләр. Калган эшкә кар яумаслык итеп, вакытында эшләргә дигән максат белән башкарабыз һәрбер эшебезне, — ди баш агроном.
Куелган максатларына ирешерлек итеп тырышучылар эшли биредә чынлап та. Терлек азыгы хәзерләүдә «Ягуар» комбайны белән Рәсим Мотыйгуллин 14000 тонна силос һәм 11000 тонна сенаж җыеп алган. Һәрбер минутның кадерен белеп эшләү нәтиҗәсендә бу эш тә үз срогында башкарылган. Быелгы уңыш һәм әле узган елгыдан калган мул запаслары белән терлекләргә җитәрлек азыгыбыз бар, дип шөкер итәләр. Хәзерләнгән азыкның сыйфаты да югары булып, мул һәм сыйфатлы сөт савып алырга да язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев