Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Кышны бүгеннән кайгыртыйк

Бәйгенең шартларын бу әһәмиятле эштә һәр катнашучыга тагын бер кат җиткерү эшнең сыйфатын һәм тизлеген күтәрүгә этәргеч булыр дип уйлыйбыз.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин алдагы район киңәшмәсе барышында терлек азыгы хәзерләү торышы турында җитди сөйләшүләр үткәргән иде һәм шуның үтәлешен тикшерү йөзеннән җитәкчеләрне бәйрәмнәрнең икенче көнендә үк азык хәзерләү барган басу-кырларга алып чыкты. Бу эшнең торышы иң элек «Сорнай» хуҗалыгында каралды. Хуҗалыкта эш нигездә ныклап оештырылса да, азык хәзерләү технологиясенең үтәлеше мәсьәләсенә игьтибар җитмәве күренде. Алга китеп, шуны ассызыкларга була — мондагы җитешсезлекләр җитәкчеләр танышкан күпчелек хуҗалыкларга хас. Рамил Нотфуллин сенаж салуны тәмамлау һәм күпьеллык үләннәрдән терлек азыгы хәзерләүне тулы көченә алып бару бүгенге көндә иң мөһим мәсьәлә икәнен җитәкчеләрнең исләренә кабат-кабат төшерде. Ул бу чорның әһәмиятен игеннәрне урып-җыю вакыты белән чагыштырды һәм терлекчелек өлкәсендә бу эшнең хәзерге заманда аннан да өстенрәк булуын билгеләп үтте. Бәйрәмнәр бәйрәм белән, теземнәргә салу, аны таратып җилләтү һәм азыкның терлекләр өчен файдалы үзлекләрен саклап калу өчен эшне вакытында, кызу темпларда оештыру зарурлыгын ассызыклады. «Дуслык» хуҗалыгы базасында сенаж сыйфатлы булсын өчен ничек тапталырга тиешлеге күрсәтелде. Терлек азыгы хәзерләүне тиешенчә оештыруны заманча, куәтле, зур җитештерүчән техникадан башка күзаллавы кыен. «Татарстан» хуҗалыгы бу өлкәдә лидер булып тора. Заманча техника куллану нәтиҗәсендә иртән чабылган массаны инде эссе көннәрдә 5-6 сәгатьтән сенаж базына салырга була. Әйе, бүгенге чорда техника бик кыйммәт, әмма безнең өчен төп акча чыганагы булган сөт җитештерүне арттыруны алардан башка күзаллап булмый. Бу өлкәдә Тимирязев исемендәге хуҗалык эшчәнлегендә уңай үзгәрешләр барлыгы күренде.

Терлек азыгы хәзерләүнең иң әһәмиятле вакытын кулдан ычкындырмаска кирәклеген аңлау урыннарда бар, шулай да ел саен бер "тырма"га басу хуҗалык җитәкчеләрен бизәми.

Бу эшнең әһәмиятен тагын да арттыру һәм сенаж салу, печән хәзерләү эшләрен тоткарлыкларсыз алып бару максатыннан район механизаторлары арасында бәйге игълан ителгән иде. Бәйгенең шартларын бу әһәмиятле эштә һәр катнашучыга тагын бер кат җиткерү эшнең сыйфатын һәм тизлеген күтәрүгә этәргеч булыр дип уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев