Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Маяк булып янар өчен

Ит җитештерү өлкәсендә уңай үзгәрешләр бар, 2024 ел белән чагыштырганда, 521 центнердан артык ит җитештерелгән, барлыгы 5416 центнерны тәшкил итә

Хуҗалыкларда узган елга нәтиҗә ясау, алга яңа максатларны барлау, билгеләү юнәлешендә отчет җыелышлары башланды. Шуларның чираттагысы «Маяк» җәмгыятендә узды. Анда район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашты. Хуҗалыкларда мондый җыелышлар бертөрле дисәк тә, алар һәр җирдә үзенчәлекле.

Җыелышны башлап, кереш өлешендә җәмгыять җитәкчесе Хәлил Хаҗиев кыскача 2025 елда хуҗалыкның тотрыклы эшләвен билгеләп узды. Гомуми җитештерү күләме артуын, алдагы ел белән чагыштырганда, аның район хуҗалыклары арасында бу күрсәткеч буенча беренче унлыкта булуын искәртте. Шул ук вакытта җитештерүнең һәр тармагында үсеш өчен зур мөмкинлекләрнең файдаланылмаганын да җиткерде. Бүгенге эшнең  торышы, куелган бурычлар үтәлгәнме – болар турында сөйләргә тармак белгечләренә сүз бирде.

Җәмгыятьнең баш зоотехнигы Азат  Исмәгыйлов  үзенең чыгышында терлекчелек тармагының төп күрсәткечләренә тукталып китте: - 2025 елда хуҗалыкта 2638 баш мөгезле эре терлек исәптә торган, шуның 948е савым сыерлары. Җәй уртасында Орда 600 баш савым сыерына хисапланган яңача терлек бинасы – мегаферма файдалануга тапшырылды. Мегафермага сыерлар туплау юнәлешендә күрше Киров өлкәсеннән 223 баш тана сатып алына, бүгенге көндә алар бозаулап, тәүлеккә 35 литр сөт бирәләр. Шуларга өстәп яңадан күрше өлкәдән 66 буаз тана алынган, алар да бозаулый башлаганнар инде. Шушындый мөмкинлекләр бар икән, ныклап эшлисе генә кала, дип билгеләп узды баш белгеч. Бүгенге көндә хуҗалыкта тәүлеккә 25 тонна сөт җитештерелә. Киләчәктә савым сыерларының генетикасын яхшырту буенча ныклы эш сорала. Мәсәлән, Киров өлкәсеннән кайткан кайбер таналар тәүлеккә 42-46 литр бирәләр. Әгәр дә хуҗалыкта һәр сыердан шул күләмдә сөт савылса, гомуми көндәлек  сөт җитештерү кимендә 35 тонна булыр иде. Бу бүгенге көндә эшкә ашмаслык хыял булып тоелса да, максатчан эшләгәндә маяклыларның яулый ала торган үрләре.

 

Баш белгеч тырыш хезмәт куючы сыер савучыларга үзенең рәхмәтен белдерде. Фирдания Галләмова, Гөлназ Гайнуллина, Йолдыз Шарипова, Рәйдә Зиннәтуллина, Рамилә Габделбарова,  Кәүсәрия Сәләхиева хезмәтләре мактауга лаек. Заман чире - кадрлар мәсьәләсе Шеңшенәр авыл җирлеген дә әйләнеп узмаган, терлекчелектә элеккеге союздаш республикадан килүчеләр дә, шулай ук терлекчеләр һәм механизаторлар арасында Киров өлкәсенең күрше районыннан да килеп эшләүчеләр дистәдән артык. Күршеләрнең хезмәт нәтиҗәләре куандыра, җыелышта аларга алдынгы буларак тапшырылган акчалата бүләкләр дә шул турыда сөйли.

 

Ит җитештерү өлкәсендә уңай үзгәрешләр бар, 2024 ел белән чагыштырганда, 521 центнердан артык ит җитештерелгән, барлыгы 5416 центнерны тәшкил итә. Терлекчелекнең бу юнәлешендә булсынга эшләүчеләр һәр терлектән 950- 990 грамм тәүлеклек үсеш алалар. Гөлшат Фазылова, Әлфия Гарифҗанова, Рәсимә Әхмәтханова, Рәмзия Ганиева, Әнисә Габдуллина, Светлана Леонтьева, Рәдис Габдуллин, Елена Леонтьева, Ранис Гайнуллин, Ринат Нәбиевлар хезмәтләрен хуҗалыкның баш белгече аерым билгеләп узды.

 

Терлекләрне тәрбияләүдә, югары артым алуда, мул сөт савуда механизаторлар, азык әзерләүчеләрнең хезмәте аерым игътибарга лаек. Илфак Шәфигуллин, Сәйдәш Ганиев, Тәлгать Гафиятуллин, Илфат Әхмәтханов, Булат һәм Рамил Хаҗиевлар, Илшат Шәрипов тырышлыклары нәтиҗәсендә ит һәм сөт җитештерү күләме арта.

 

Хуҗалыкның баш агрономы Тәбрис Галимуллин, баш инженеры Реназ Нәбиев чыгышларында бу тармакларда эшнең торышына тирән анализ ясалып, киләчәккә максатлар билгеләнде.

 

2025 елда хуҗалыкта 30 трактор, 12 йөк ташу машинасы, 4 азык әзерли торган, 3 бөртек суктыру комбайны бар. 2025 елда бу юнәлешнең чыгымнары 89 миллион 768 мең сум булган. Техника һәм жиһазларның кыйммәт булуына карамастан, хисап чорында алар 20 миллион сумга якын алынган. Яңа, зур егәрлекле техникадан башка булмый, диләр монда. «Маяк»ның тырыш  механизаторлары, игенчеләре турында тулырак язма бирербез әле.

 

Хуҗалыкның баш хисапчысы Гөлфинур Мөхәммәдиева үзенең чыгышында акча керемнәре, аларның тотылыш турында җентекләп җиткерде. 2024 елда акча кереме 322 миллион 527 мең сум булса, 2025 елда ул 374 миллион 178 мең сум тәшкил итә, үсеш 16 процент.

 

Хуҗалык җитәкчесе Хәлил Хаҗиев үзенең чыгышында әлегә файдаланылмаган мөмкинлекләр барын җиткерде.

 

Ор мегафермасында 600 башлык бинаны 650 башка үзгәрткәннәр, шушында ук 300 башка алты айдан югары таналар һәм бозаулар өчен терлек торагы салырга әзерләнәләр. Терлек азыгы хәзерләүдә югары җитештерүчән техника сатып алу гына җитми, аларны саклау, ремонтлау өчен гаражларны үзгәртү сорала. Игенчелек өлкәсе аерым игътибар сорый, 2025 елда бу тармактан кергән керем алдагы елга караганда да кимрәк булып, 66 процентын гына тәшкил итә. 100 гектар авыл хуҗалыгы мәйданнарына бүлеп караганда «Кызыл юл» да игенчелектән алынган кереме 1 миллион 307 мең сум тәшкил итсә, монда бу күрсәткеч бары 183 мең сум гына. Җитәкче үзенең чыгышында, гомумән алганда хезмәтчәннәрнең тырыш, максатчан, бердәм булып эшләүләрен еш кабатлады. Сәхнәгә чакырып сыер савучыларны, терлекчеләрне, механизаторлар бүләкләгәндә һәрберсенә җылы сүзен җиткереп, рәхмәтен белдерде. Һәр хезмәтчәннең эшләгән еллар хисабын, якыннарының хуҗалыкта хезмәт куюларын бәйнә-бәйнә әйтеп торды. – Казанда  яшәүче авылдашыбыз инде ничә еллар яздан башлап, көзгә кадәр төрле техникада эшли, икенче елга тагын кайтам, Хәлил абый, яңа трактор ал инде, дигәч, нишлисең, яңа, көчле трактор алырга туры килде, кайтсын гына, дип җиткерде җитәкче.

 

Җыелышта чыгыш ясаган район башлыгы Рамил Нотфуллин «Маяк» хуҗалыгы бүгенге көндә үсештә, дип билгеләп узды. Һәртөрле күрсәткечләрне барлап, үсеш баскычларын билгеләп, тармак белгечләре, хезмәткәрләр белән киңәшләшеп, фикерләшеп яңа максатлар куярга кирәк. Алдагы елда сез, маяклылар, район хуҗалыклары арасында икътисади күрсәткечләр буенча беренче бишлеккә, бер дә булмаса, беренче алтылыкка керергә тиешсез, дип белдерде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев