Марат Җәббаров: «Балтач рейтингта үз позицияләрен саклый»
Авыл хуҗалыгы

Марат Җәббаров: «Балтач рейтингта үз позицияләрен саклый»

Алдынгы районнар үз потенциалын да үстерә, производство нәтиҗәлелеген дә тәэмин итә

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы терлекчелек, үсемлекчелек, хезмәт хакы, тулай продукция күләме буенча елдагыча районнар рейтингын төзегән. Лидер районнар арасында Кукмара, Әтнә, Балтач - беренче өчлектә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

«Алар үз позицияләрен саклап килә», - диде йомгаклау коллегиясе утырышында ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Министр сүзләренчә, алдынгы районнар үз потенциалын да үстерә, производство нәтиҗәлелеген дә тәэмин итә. «Аларның тәҗрибәсе хәзерге шартларда да үсеш мөмкинлекләре булуын раслый», - диде.

 


Нет комментариев