Марат Готывич Балтачтагы урып-җыю кампаниясен югары бәяләде (+фоторепортаж)
Бөрбаш җирлегендә терлекчеләр җыены узды. Анда мөхтәрәм кунак буларак Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та катнашты.
- Балтачта җирнең кадере көчле булырга тиеш. Чәчүлек җирләре тигез һәм нәтиҗәле эшләргә, чуарлык күзгә ташланмаска тиеш. Бүгенге көндә көзге чәчүгә катлаулы ашлама эзләү белән шөгыльләнәбез. Шушы көннәрдә әлеге мәсьәлә хәл ителәчәк. Урып-җыю эшләре бик әйбәт башкарыла. Тырышасыз, афәрин, - диде Марат Готывич.
Министрны районыбызның һәрбер җитәкчесе якты йөз белән, чын күңелдән сөенеп каршы алды. Чөнки аның районыбыз өчен эшләгән эшләре әйтеп бетергесез. Үзләрен борчыган мәсьәләләр белән дә мөрәҗәгать итүчеләр булды. Министр аларга да уңай чишелеш ышандырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев