Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Миңнеханов ветеринарларга 10 яңа автосамосвал тапшырды

Баш ветеринария идарәсе автопаркында инде 29 машина бар һәм аны 45 берәмлеккә кадәр киңәйтергә планлаштыралар

Рөстәм Миңнеханов республика ветеринарларына биологик калдыкларны җыю өчен 10 автосамосвал ачкычлары тапшырды. Тантана «Казан Экспо» мәйданчыгында узды.

Баш ветеринария идарәсе автопаркында инде 29 машина бар һәм аны 45 берәмлеккә кадәр киңәйтергә планлаштыралар.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республика халкының тормыш сыйфаты ветеринария хезмәте эшенә турыдан-туры бәйле. Татарстанда 800 мең баштан артык эре мөгезле терлек асрала, шуңа күрә белгечләрнең системалы һәм оператив эше аеруча мөһим.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, Россиянең кайбер төбәкләрендә хайваннар һәм кошлар авырулары буенча имин булмаган вәзгыятькә карамастан, Татарстанда эпизоотик вәзгыять контрольдә кала.

Чарада Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Роман Некрасов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев катнашты.

Татарстан-24

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев