Минуты да кадерле, диләр «Дуслык»та
«Дуслык»та яшь комбайнчыларга зцр игьтибар бирелә
“Дуслык” күмәк хуҗалыгында урып-җыю эшләре тулы көченә бара. Узган ел уракка 20 июльдә чыккан булсалар, быел 26 июльдә көзге бодай суктырырга чыканнар. 105 гектарда үстерелән көзге бодай мәйданнары инде суктырылган, уртача күрсәткеч һәр гектадан 56 центнер. 100 гектар арышны да җыеп алганнар, һәр гектардан 36 центнер уңыш биргән. Моннан тыш хуҗалыкта арыш 100 гектада, арпа - 770, бодай - 416, солы - 75 борчак - 100 вика 30 гектар мәйданда игелгән. Хуҗалыкның баш агрономы Сергей Чириков әйтүенчә, бөртекле культуралар уңышы югары, арпа хәзергә һәр гектардан 66 центнер күрсәтә, моннан тыш 600 гектар җирдә кукуруз игелә, аның 100 гектар тирәсен орлыкка алырга фикернлиләр. Уракта 4 комбайн эшли, үзләре яшь булсалар да менә икенче ел инде студент егетләребез Әнис Нәбиуллин һәм Илназ Йосыпов үзләренең комбайннарын ремонтлап, тикшереп, үзләре әзерләп, урып-җыюга чыктылар, ди ул.
“Дуслык”та яшь механизаторларга зур игьтибар бирелә. Кемнәрне фотога төшерик икән, дип сорауга баш агроном, яшьләрне күрсәтергә кирәк, аларда безнең киләчәк, дип игътибарны аларга юнәлтте.
Комбайнчыларның күңеле көр, уңыш әйбәт, ватылмыйча эшләргә дә эшләргә инде, ди алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев