«Мул уңышлы ел булды»
Авыл хуҗалыгы

«Мул уңышлы ел булды»

«Труд»лылар, җыеп алган уңышларыгыз терлекчелектә мул нәтиҗәләр биреп, сөенеп эшләргә язсын

Кичке салкыннан соң әле җылынып та өлгермәгән, ләкин кояшы күзне иркәләгән чәршәмбе иртәсендә «Труд» хуҗалыгына юл тоттык.

Мактаулы игенче, хезмәт алдынгысы Владислав Абрамов бөртеккә алынасы кукуруз мәйданнарының соңгы гектарларында эшләп йөри иде. Янәшәсендә үк, шулай ук мактаулы игенче, игеннәрне сугып алганнан соң, икенче техникасы — трактор белән җир эшкәртүгә тотынган Валерий Степанов сукалау белән мәшгуль. Басу читенә чыгып җиткәндә, Владислав Абрамовның бункеры тулып, бушатырга әзерләнә башлады.

Кукуруз уңышы яхшы

 

Җилдәй җитез шофер Фёдор Пашкеев чираттагы йөкне төятергә ындыр табагыннан килеп тә җитте. Шул арада төшке аш чоры җиткәнне аңлатып, «Газель» машинасы белән Александр Чернов килеп туктады. Иң элек комбайнга заправка ясап, аннан тәмләп төшке ашны ашадылар игенчеләр. Бу мизгелдә аларны бүләсе дә, ашыктырасы да килмәде. Мөгаен, 2026 елда басудагы соңгы төшке аш булгандыр ул алар өчен. Ә киләчәктә әле алар күп булсын!

 

«Труд»ның уңган механизаторлары

 

Хуҗалык басуларын күзәтеп йөргәндә, инде эшкәртелеп куелган җирләрне, яшел хәтфәдәй тишелгән уҗымнарны күреп, һәрбер эшнең үз вакытында эшләнүен аңларга була иде.

 

Быел кукуруз уңышы ничек булган, хуҗалык терлекләренә җитәрлек азык тупланганмы, шушы һәм башка сорауларыма хуҗалыкның баш агрономы Илдар Гыйләҗев җавап бирде.

 

— Хуҗалыкта гомуми мәйданы 600 гектарда кукуруз бар иде. Аның 150 гектарын бөртеккә сугарга калдырып, калганын силоска алдык. Тулаем алганда, 16800 тонна силос әзерләдек. Бөртектән тупланган уңыш бүгенге көндә 1000 тонна. Кукурузның гибридларына килгәндә, күбесе чит илнеке, чөнки алар уңышны бик яхшы бирә. Бездә генә түгел, күпчелек хуҗалыклар да чит ил гибридларына өстенлек бирә хәзер.

 

«Труд»ның уңган механизаторлары

 

Силоста бер гектардан уртача уңыш 400 центнерны тәшкил итте, бөртеккә сукканда уңышлар төрлечә булды, 70тән 112 центнерга кадәр уңыш ала алдык. Гомумән алып карасак, үзебезнең хуҗалыкка җитәрлек мул уңышлы ел булды.

 

Силоста терлек азыгы хәзерли торган ике комбайн эшләде. Быел бер яңа комбайн да алган идек, бик шәп нәтиҗә күрсәтте. Комбайннарда Алексей Овчинников белән Михаил Николаев хезмәт куйдылар. Икесе дә эш рәтен белә торган, тырыш механизаторлар. Терлек азыгын траншеяларга «КамАЗ»лар ташып торды, аларда Василий Овчинников, Владислав Троцианский, Эдуард Овчинников, Рифнур Гыйльметдинов эшлиләр. Силос базына кайткан массаны тракторчы Олег Ураков тыгызлап торды. Терлек азыгының сыйфаты югары булу, күпчелек очракта базда эшләүче тракторчыдан да тора. Олег Ураков берүзе, 4-5 техникадан кайткан кукурузны таптап, тигезләп барды.

 

Бу урында терлек азыгы хәзерләү чорында үзләреннән зур өлеш кертүче ике механизаторны да әйтеп үтәсем килә. Күпьеллык үләннәрнең беренче каты өлгерүгә, урырга гадәттә ике техника чыга, «Магдон» белән яшь механизатор Владимир Кузнецов һәм тагылма ургычта трактор белән Дмитрий Константинов. Владимир хуҗалык мәйданнарын урып бетергәннән соң, бүтән хуҗалыкларга да ярдәм итәргә өлгерә.

 

 Хуҗалыкта  600 гектарда кукуруз иккәннәр

 

Бүгенге көндә кукурузны бөртеккә алуда Владислав Абрамов эшли. Аның комбайнына быел махсус жатка алынды. Бөртекләрне амбарга Фёдор Пашкеев ташып тора, ындыр табагының үзендә «ГАЗ-53» машинасы белән Илшат Леонтьев эшли. Андагы барлык эшләргә мөдирлек итүче кеше — Виталий Копаров. Киптергечләрдә дүрт кеше хезмәт куя, алар ике сменага бүленеп, тәүлек буе эш алып баралар. Беренче сменада Илдар Фазылҗанов, сушилкада Александр Сергеев, икенче сменада Александр Шевелев белән Геннадий Залкеев эшлиләр.

 

Илдар Гыйләҗев: «Көзге чәчүне дә вакытында башкарып чыктык»

 

Көзге чәчүне дә вакытында башкарып чыктык. Артыннан ук бик кирәкле яңгырлары да булды. Мондый һава торышы да аңа зыянга түгел, кирәк кадәрен үсте инде. Хәзер иң мөһиме кышны әйбәт кенә чыгу. Гомумән алганда, быелгы уракта да көзге культуралар мул уңыш белән сөендерде, шуңа күрә гектарларны киметмәдек, саклап калдык. Арыш — 132, көзге бодай 133 гектарда чәчелде. Чәчү эшләрен дә «РСМ» тракторы «Амазон» чәчкече белән Валерий Степанов башкарып чыкты. Үзе чәчә, үзе уңышын җыя, үзе җирен эшкәртә торган универсаль механизатор инде ул, ди Илдар Гыйләҗев.

 

«Труд»ның уңган механизаторлары

 

«Труд»лылар, җыеп алган уңышларыгыз терлекчелектә мул нәтиҗәләр биреп, сөенеп эшләргә язсын. Хуҗалык алдында бүгенге көндә торган төп бурычлар, амбарга кайткан уңышны киптереп, урнаштыру. Киләсе ел уңышы өчен симәнәләр әзерләү. Техникаларны тиешенчә саклауга куеп, язын кыр эшләренә чыгасы агрегатларны, техникаларны ремонтлый башлау. Иң мөһиме исән-сау булырга язсын.


«Труд» җәмгыяте

Нет комментариев