Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Нәтиҗә ясалмаса, үзгәреш булмый

Ел башыннан һәрбер хуҗалыкка сөт һәм ит җитештерү буенча максат-бурычлар куела. Бу юнәлештә бары тик ике хуҗалык кына тиешле планны үтәгән, алар - «Сосна» һәм «Активист» хуҗалыклары

Бу атнада терлекчелек тармагының биш айлык нәтиҗәләре буенча район Советында утырыш булып узды. Биредә сөт, ит җитештерү, бозау алу, таналарны көтүлеккә кертү һәм башка юнәлештәге темалар каралды.

 

Ел башыннан һәрбер хуҗалыкка сөт һәм ит җитештерү буенча максат-бурычлар куела. Бу юнәлештә бары тик ике хуҗалык кына тиешле планны үтәгән, алар - «Сосна» һәм «Активист» хуҗалыклары. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тәкъдим иткән күрсәткечләрдән чыгып, бүгенге көндә күп күләмдә сөт савуны киметкән хуҗалыклар исемлегендә «Алга» һәм «Маяк» җәмгыятьләре тора.

 

Ә 2024 ел белән чагыштырып караганда сөт саву күләмен арттыручы хуҗалыклар - «Активист», «Татарстан» һәм «Сосна». Сөт кимүнең сәбәпләренә килгәндә, кайсыдыр хуҗалыкта бозау алу буенча проблемалар килеп чыккан, кемдәдер сыйфатсыз терлек азыгы сәбәпче.

Әгәр ясалма орлыкландыручы эшен тиешле дәрәҗәдә алып барса, мал табибы тарафыннан прививкалар ясалып торса, бозау алуда проблемалар килеп чыгарга тиеш түгел. Ясалма орлыкландыручы эшенә кешене кызыксындыра белегез, хезмәт хакын жәлләмәгез, аның эшен зоотехник та, мал табибы да эшли алмый. Әгәр бозау юк икән, димәк, сөт тә юк дигән сүз бит инде. Бүгенге көндә район буенча бер сыерга савыла торган сөт күләме – 23 литр, мин моны күп димәс идем. Ә бит «Труд», «Алга», Тукай исемендәге һәм «Якты юл»да бер сыердан савылган уртача сөт күләме…

Бу хакта тулырак «Хезмәт» газетасының бу атна санында укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев