Никита Ярандаев «Профессионаллар» һөнәри осталык бәйгесендә җиңү яулады
Авыл хуҗалыгы

Никита Ярандаев «Профессионаллар» һөнәри осталык бәйгесендә җиңү яулады

Студентларны һәм аларны бәйгегә әзерләгән остаз-эксперт Рәйхан Низамовны ихластан котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур уңышлар телибез!

26-30 гыйнвар көннәрендә Кукмара аграр көллияте базасында «Профессионаллар» һөнәри осталык бәйгесенең «Сити - фермерсто» компетенциясе буенча региональ этабы узды.

Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалы данын 22е төркем студенты Ярандаев Никита һәм 11 төркем студенты Хөрмәтуллин Раил яклады. Никита 2 урынга лаек булды, Раил исә катнашучы сертификаты белән бүләкләнде.

Студентларны һәм аларны бәйгегә әзерләгән остаз-эксперт Рәйхан Низамовны ихластан котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур уңышлар телибез!


Нет комментариев