Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Печән өсте җитә

Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгында эшләрнең очы-кырые юк. Терлек азыгын әзерләү эшләрен тәмамлау да, игеннәрне дә тәрбияләргә, техниканы урып-җыюга да әзерләргә кирәк

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек эшләре буенча министр урынбасары Гөлүс Сәлим улы Баязитов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләрен берләштергән махсус комиссия Тимирязев исемендәге, «Татарстан», «Яңа тормыш», «Кызыл юл» авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә булдылар.
Рейдлар барышында терлек азыгы хәзерләү агрегатларының техник торышына, басудан азык утарларына яшел масса һәм печән ташучы транспорт чараларының әзерлегенә, механизаторлар һәм шоферлар белән тәэмин ителешенә, азык утарларының чисталыгына, траншеяларның төзеклегенә төп игътибар бирелде. Техник карау техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү таләпләрен үтәү максатыннан, тиешле дәрәҗәдә булырга тиешлегенә зур басым ясалды. Үзйөрешле терлек азыгы хәзерләү комбайннары һәм ургычлар белән беррәттән, шулай ук печән әзерләү буенча машиналарның бөтен комплексы — чапкычлар, тырмалар, пресс-җыйгычлар һәм рулоннар ташу өчен зур арбаларның техник торышы күз уңаенда булды.
Рейдлар барышында, шулай ук, басуда эшләячәк хезмәтчәннәрнең махсус кием, аптечка, янгын сүндергеч җиһазлары белән тәэмин ителеше тикшерелде һәм хезмәткә түләү мәсьәләләренә дә басым ясалды.
— Бүгенге көндә кыска вакытта сыйфатлы терлек азыгын әзерләүне заманча техникадан башка күз алына да китереп булмый. Элеккеге печән әйләндерүче ворошилкалар инде бүгенге таләпләргә җавап бирмиләр. Районның 11 хуҗалыгында покосларны әйләндерү, аны яңадан җыю өчен чит илдә чыккан «KRON», «KUHN» маркалы техника белән тәэмин ителгән. Хуҗалыкларда 30 үзйөрешле печән чапкычы, 41 терлек азыгы комбайны бар. Финанс кыенлыклары булса да, быел Тимирязев исемендәге хуҗалык 770 ат көченә тиң, 36 миллион сумлык «РСМ-2750» маркалы, «Труд» хуҗалыгы 25 миллион сумга «РСМ-1500» маркалы терлек азыгы комбайннары ала алдылар. Районыбызның күп хуҗалыгында терлек азыгы хәзерләү чорында эшләү өчен безнең механизаторларыбыз үзләренә беркетелгән техниканы яхшылап ремонтлап, карап чыктылар. Сыйфатлы итеп ремонтлангач, техника сынатмаска тиеш. Урыннарда механизаторларны хезмәткә түләү шартлары белән таныштырабыз, алай гына түгел, тиешенчә тукландыру, эшләргә башка шартлар тудырылу белән якыннан кызыксынабыз, — ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация өчен җаваплы төп белгече Ришат Нуриев.
Район күмәк хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләү техникаларының әзерлеген тикшерүнең чираттагысы 25-28 май көннәрендә дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев