«Маяк»та барлыгы 7000 тонна тирәсе сенаж тупланган
"Маяк" җәмгыятенең "Магдон" ургычында эшләүче Рафис Мөхәммәдиев терлек азыгы хәзерләү кампаниясе кысаларында үткәрелүче конкурсның беренче атна нәтиҗәсе буенча беренче урынга лаек булды.
- Барысы 1150 гектар терлек азыгы хәзерләнә торган мәйданыбыз бар, аны инде тулысынча урып бетердек, иртәгә сенажны да салып бетерәчәкбез, барлыгы 7000 тонна тирәсе тупланды, - диде "Маяк" җәмгыяте җитәкчесе Хәлил Әгъләмҗан улы Хаҗиев.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев