Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Рамил Гарифуллин: «Яңалыктан калышмыйча эшләргә тырышабыз!»

Яңа техниканы алуга аларга Глонасс системасы, автопилот программалары куябыз. Алар механизаторларга да, безгә дә эшне җайлаштыралар

Рамил Гарифуллинның хезмәт биографиясе авыл хуҗалыгы белән бәйле. Мәктәпне тәмамлаганнан соң ул ветеринария институтына укырга керә, анда бер ел укыганнан соң Рамил Наил улының тормышында көтелмәгән, бик авыр хәлләр була – әтисе белән абыйсының гомере фаҗигале төстә өзелә. Шуннан соң Рамил Гарифуллин белем алу юнәлешен үзгәртә, читтән белем алуга күчеп, туган авылы Түнтәргә кайта, әнисенә төп терәк-таяныч булырдай кеше була ул шул чакта.

Хезмәт юлында комбайнчы ярдәмчесе дә булып эшләргә туры килә аңа, гаражда техника, агрегатлар ремонтында да хезмәт куя, белем алуны да икенче планга куймый. 1998 елда аны инженер-технолог итеп билгелиләр. Тагын ике елдан инде колхозның баш инженеры вазифасын үти башлый ул.

- 25 ел инде менә шул вазифамны башкарам. Эшләү дәверендә күп кенә хуҗалык җитәкчеләре белән эшләргә туры килде, барысы белән дә килешеп эшләдек. Башкарган хезмәтләрем өчен район авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсенең, Балтач муниципаль районы башлыгының, Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгының Рәхмәт хатларына ия булдым. Быел Казан шәһәрендә үткәрелгән Сабантуйга чакырып, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның да Рәхмәт хаты белән бүләкләнеп, грантка ия булдым. Хезмәтемне күреп, югары бәяләгәннәре өчен зур рәхмәт һәркемгә.

 

Соңгы елларда «Дуслык» җәмгыяте җитәкчесе Николай Колоколов белән эшлибез. Аның белән киңәшеп, техникаларны яңарту, зур егәрлекле тракторлар, зуррак күләмдә эш башкара торган агрегатлар алу юнәлешендә ел да күләмле эшләр башкарылып килә. Мин эшли башлаган елларда «КСК» комбайннары белән сенаж хәзерләү бара иде. Ул комбайннар бер яки ике булалар иде. Хәзер инде елдан-ел тормыш алга бара, шуңа күрә техниканы да яңартып торабыз. Бүгенге көндә безнең хуҗалыкта «Ягуар», «КВК 800» комбайннары хезмәт куя. Ашлык суктыруда элек «Нива» комбайннары булса, хәзер инде «Полесье», «Клаас Доминатор», «Клаас Тукано» комбайннары белән эшлибез. Тракторлар элек «ДТ»лар булса, хәзер инде аларны кулланмыйбыз да диярлек. Бүгенге көндә егәрлеге 380 ат көчле булган «К-744», 360 ат көчле «Клаас Аксион», 420 ат көчле «РСМ» тракторларын иярлибез. Техникаларда тырышып хезмәт куючы һәрбер шофер һәм механизаторга зур рәхмәтләремне ирештерәсем килә.

 

Баш инженерның төп эше техникаларны запас частьлар белән тәэмин итеп, эш процессын туктатмыйча, кыска срокларда эшләтү генә түгел, ә замана белән бергә атлап, һәрбер яңалык белән танышып бару да. Моның өчен без яңа техникалар тәкъдим ителә торган күргәзмәләргә йөрибез. Анда иң беренче чиратта техниканың ат көченә игътибар итәбез, икенчедән сервислык хезмәте күрсәтә алучыларга өстенлек бирәбез. Яңа техникалар алу ул замана белән бергә атлау гына түгел, ә кадрлар вәзгыятен хәл итү дә. Яңа техниканы алуга аларга Глонасс системасы, автопилот программалары куябыз. Алар механизаторларга да, безгә дә эшне җайлаштыралар. Яңалыктан калышмыйча эшләргә тырышабыз.

 

Шушы форсаттан файдаланып, 30 октябрь көнне билгеләп үтелә торган һөнәри бәйрәмебез – инженер-механиклар көне белән бөтен коллегаларымны котлыйсым килә. Аларга тазалык-саулык, гаилә бәхете, авыр һәм җаваплы эшләрендә уңышлар теләп калам, – дип хезмәт юлы белән таныштырып, изге теләкләрен ирештерде «Дуслык» җәмгыятенең баш инженеры Рамил Гарифуллин.

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев