Рамил Нотфуллин: “Эшләүчеләргә бер стимул булыр”
Тормыш мәҗбүр итә: кайчандыр кирәк түгел дип, кул селтәп бетергән юнәлешләр, чаралар, кыйммәтләр дә, яңа исемгә, яңа мәгънәгә "төренеп" булса да, кире кайта. Гади һөнәрләр арасында да ил күләмендә зурлап конкурслар үткәрелә башлау шуның ачык бер мисалы.
- Үткән ел без терлекчеләр өчен Сабантуйны бик зур итеп үткәрдек, анда барлык терлекчеләр, белгечләр чакырылды, бик күбесе хөрмәтләнде, шуңа күрә кабат ниндидер чара үткәрергә кирәктер дип уйламадык, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин. - Быел исә конкурска тукталдык...
8 июнь көнне "Бөрбаш" хуҗалыгы җирлегендә үтте бу бәйге. Анда районның һәр хуҗалыгыннан берәр терлекче һәм белгеч катнашты. Бәйгене ачу тантанасында чыгыш ясап, Фирдәвес Нәбиуллин катнашучыларның барысын да инде сез җиңүчеләр дип канатландырса, "Бөрбаш" хуҗалыгы җитәкчесе Рафис Солтанов: "Хезмәтегез бик авыр, әмма кирәкле. Үзеңнең һөнәри осталыгыңны үстермичә, башкаларның ничек эшләвен күрмичә генә, алга китеп булмый", - дип конкурсның мөһимлегенә басым ясады.
-Мондый бәйгеләрнең кирәклеге бәхәссез. Аларны бернигә карамыйча ел саен үткәрергә кирәк. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан безнең алга елына 100 мең тонна сөт җитештерү бурычы куелган икән, биредә башка күпсанлы факторлар белән бергә сыер савучыларыбызның, ясалма орлыкландыру техникларыбызның осталыгыннан, тәҗрибәсеннән, булдыклылыгыннан бик күп нәрсә бәйле, мул сөт җитештерүдә алар төп фигура икәнен онытырга ярамый, - диде район башлыгы Рамил Нотфуллин.
Гади генә бәйге кебек тоелса да, операторлар комиссия алдында теория һәм практиканы берләштергән өчәр юнәлеш буенча имтихан тотты. Көн дә гадәтләнгән эш булса да, каушап калучылар да табыла мондый чакта. Бигрәк тә вакытка сүтеп җыйганда сыер саву аппаратының детальләре "чыгымлап" ала - йә кулдан төшеп китә, йә керми интектерә...
Элекке районкүләм бәйге җиңүчесе, "Борнак"тан ясалма орлыкландыпу технологы Илфак Мулләхмәтов белән бәйгегә кадәр сөйләшеп алдык. Сүз уңаеннан, унбиш ел эшләүче Илфакның тирә-як авылларда да шәп белгеч булуын, төгәллеген, конкретлыгын беләләр инде. Ярышларда берничә мәртәбә катнашса да, бер генә җиңгән Илфак. Республикада дүртенче урын алган. "Каушаганга түгел, бераз гадел бәяләү җитмәде дип уйлыйм мин, - ди ул, - барысын да бик әйбәт, дөрес башкардым. Унбиш ел буе бер көн калмыйча диярлек (алыштырырга кеше булмаганга унбиш ел чираттагы ялсыз эшли Илфак) эшләгән эшем бит ул. Дөрес, бездә дә яңалыклар, үзгәрешләр гел булып тора. Әле менә европача эшләүгә күчтек, шактый четерекле, авыр. Шуңа күрә теорияне тагын бер кабат күздән үткәрергә туры килде. Быел инде конкурска катнашмам дигән идем, әмма барырга башка кеше юк бит, сүз тыңлап, ризалаштым.
"Татарстан", "Смәел" хуҗалыгыннан район бәйгесендә җиңгән сыер савучыларыбыз үз вакытында республикада берничә ел җиңү яулаган, призлы урыннар алган иде. Быел "Татарстан"нан бу бәйгегә исеме районда шактый таныш Миләүшә Фатыйхова катнашты. "36 ел сыер савучы булып эшләсәм дә, моңа кадәр бер дә мондый ярышта катнашканым юк иде, әйдә, бар инде дигәч, ризалашсам да, гади генә бер ярыш бит инде дип уйларга тырышсам да, хуҗалыктан берүзең булгач, җаваплылык зур икән", - ди ул.
Бу көнне иң яшь терлекче, зоотехник, ясалма орлыкландыру технологлары да ачыкланды, ветераннар да хөрмәтләнде. Мул сыйлы табын артында, районыбыз үзешчәннәре чыгышына хозурлана-хозурлана ял итте, күчтәнәч тулы пакетлар белән өйләренә таралды алар.


Вакыйф Зәкиев,
Гөлсинә Гарипова.
PS. Җиңүчеләр белән алга таба таныштырырбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев