Сәрия Фәттахова: «Юбилеем бигрәк истәлекле булды»
Сәрия «Якты юл» җәмгыятендә сыер савучы булып эшли, профсоюз вәкиле булып тора
Шода авылында яшәүче Фәттахова Сәрия үзенең 50 яшьлек күркәм юбилеен каршы алды. Сәрия «Якты юл» җәмгыятендә сыер савучы булып эшли, профсоюз вәкиле булып тора.
Балтач районы авыл хуҗалыгы профсоюз оешмасы рәисе Марина Ишмурзина бүген Сәрия Фәттахованы юбилее белән котлап, изге теләкләрен ирештерде, хезмәте өчен рәхмәт белдерде.
— Хезмәткә багышланган гомерегез бушка үтмәгән. Кешеләргә кирәкле булып, аларның рәхмәтенә төренеп яшәгез дә яшәгез әле. Тормышыгыз мул, шатлык-куанычларга бай булсын, – диде район профсоюз оешмасы рәисе.
«Эшемне яратам, исәнлек булса, әле эшләргә исәп. Мине хөрмәтләгәнегез өчен зур рәхмәт. Юбилеем бигрәк истәлекле булды», диде Сәрия ханым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев