«Смәел»леләр уракка старт бирде
Игенчеләребезгә быелгы уракны мул уңыш белән, исән-сау эшләп чыгарга язсын!
Районыбыз басу-кырларында да «кыр кораблары» гөрелтесе ишетелә башлады.
Дүшәмбе көнне «Смәел» җәмгыяте игенчеләре уракка төште – көзге бодай суктыруга керештеләр. «Льговская 4» сортлы көзге бодай гектарыннан уртача 42 центнер уңыш бирә.
Игенчеләр эшкә керешкәнче Рәис хәзрәт уңышлы эшләр, мул игеннәр насыйп булсын, дип дога укып, изге теләкләрен ирештерде. Биредә озак еллар хезмәт куючы комбайнчылар эшли, алар – Владимир Алпутин, Раушан Фазылҗанов һәм Фәнис Гыйматдинов.
Игенчеләребезгә быелгы уракны мул уңыш белән, исән-сау эшләп чыгарга язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев