«Сорнай»да эш кайный (+фоторепортаж)
Кырда һәр комбайнчыныӊ теләге бер - һава шартлары уӊайлы булганда игеннәрне түкми-чәчми җыеп алу. Узган ел барлык төр ашлык сугу техникасы арасында үзенеӊ «Акрос» маркалы комбайны белән иӊ күп ашлык суктырган Илдус Хафизовныӊ алдагы ел уӊышын кабатларга омтылышы зур.
«Сорнай» хужалыгы кырларында яӊадан ике «ДОН-1500», бер «Полессе» комбайны эшли. Һәр комбайнчы үз эшен намус белән башкара, ди хужалык рәисе Тәүфыйк Гыйлаҗев. Комбайнчылар янында көне-төне хужалыкныӊ баш агрономы, 30 нчы елын игенчелек өчен турыдан-туры җавап бирүче Фәрит Мөхәммәтҗанов, аныӊ белән бергә 16 ел агроном булып эшләүче Илшат Заһидуллиннар булалар. Басуларны көзге чәчүгә әзерләү өчен саламнарны җыеп алу да яхшы оештырылган монда. Без барган басуда Евгений Яковлев һәм Михаил Плотников җитез-җитез саламнарны рулоннарга төрәләр иде. Урып-җыюда һәр эш вакытында башкарылырга тиеш, бу турыда «Сорнай» хужалыгында яхшы беләләр һәм шулай эшлиләр дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев