Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

«Сосна» җәмгыяте авыл хуҗалыгы техникасын саклауга кую буенча имтихан тотты

Районда кыр эшләренең күп өлеше төгәлләнсә дә, тынычланырга иртәрәк. Кыр эшләреннән бушаган техниканы кышкы саклауга кую бүгенге көндә төп бурыч булып тора

Көзен һәр техниканы кыр эшләреннән бушаган берсен, юып-чистартып, машина-трактор паркындагы тиешле урыннарга урнаштырып куялар. Бу көннәрдә әлеге эш торышын махсус комиссия урыннарга чыгып тикшерә башлады.

Беренчеләрдән булып «Сосна» җәмгыяте имтихан тотты.

Комиссия авыл хуҗалыгы техникасын саклауга кую торышы, машина-трактор паркларындагы тәртипнең урнаштырылуы һәм объектларның техниканы көзге-кышкы ремонтны уздыруга әзерлеге, имин һәм уңай эш шартларын тәэмин итү һәм техниканы ремонтлауны оештырганда хезмәткәрләргә мотивация булдыру эше тикшерелде. Тикшерү барышында авыл хуҗалыгы техникасын дәүләт стандартларына туры китереп саклауга кую эше бәяләнде. Биредәге башкарылган эшләрне югары бәяләде.

- Авыл хуҗалыгы техникасын саклау аны эксплуатацияләүдәге әһәмиятле шартларның берсе булып тора, аның хезмәт итү срогын арттыра, кыр эшләрен башкарганда җимерелү һәм эшләмәү кебек очракларны булдырмаска ярдәм итә, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Ришат Нуриев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев