Сөт җитештерүдә чигенмәскә иде инде
Бу җәй башында районыбыз тарихында беренче тапкыр тәүлеккә 200 тонна сөт савып алынды. Бу тарихи вакыйга тырыш хезмәт нәтиҗәсе буларак, авыл хуҗалыгында эшләүче һәр хезмәткәрнеӊ дә зур казанышы. Әмма, кызганыч, бу биеклекне саклап кала алмадык. Тулаем алганда, районда җәй дәвамында савылган сөтнең күләме кимү күзәтелде.
Шул ук вакытта районда хуҗалыклар арасында сөт саву күләмен арттыруга ирешкәнәре дә бар. Менә алар - "Кызыл юл" узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 1784 килограммга, "Труд" - 1845 кг.га, "Сосна" - 1856 кг.га, "Яңа тормыш" - 2318 кг.га, Тимирязев исемендәге хуҗалык - 2335 кг.ка, "Татарстан" 4040 кг.га артык сөт савып алган. Димәк, урыннарда барлык мөмкинлекләрне файдаланганда ирешелгән уӊышларны саклап калырга була. Алар үрнәгендә эшне оештыра белергә генә кирәк!", ди авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек бүлеге белгечләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев