Старт бирелде... Комбайннар әзерме?
Традиция буенча һәр елны урак башланыр алдыннан район хуҗалыкларының комбайннарын тикшереп карау чаралары үткәрелә. Быел исә ул гадәттәгедән иртәрәк оештырылды, чөнки басуларның өлгерүенә карап, игенчеләр уракка да керешергә мөмкин.
Авыл кешесе өчен иген үстерү бер елда да җиңел булмады. Ул һәрчак табигать тудырган кырыс шартлар алдында имтихан тотты. Узган ел көздән районыбызның берничә хуҗалыгы көзге культураларны чәчмәгән иде, мул уңыш вәгъдә итүче басуларны күреп, быелның алар өчен уңай килүен чамалап була. Дөрес, уракка керешкәнчегә кадәр әле ике-өч атна вакыт узар, ул вакытта нинди генә һава торышы булса да, әзер булырга кирәк.
Комбайннарның әзерлеген район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендә, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан һәм район авыл хуҗалыгы белгечләреннән торган комиссия күзәтте. Иң беренче комбайннар парады 1 июль көнне «Алга», «Игенче», «Сорнай» хуҗалык-ларыннан башланды. Алардан соң стартны башка хуҗалыклар да алды. Быел районыбыз кырларында барлыгы 60 берәмлек комбайн эшләячәк, араларында беренче тапкыр гына иген кырларына чыгачаклары да бар. Яңа "кыр кораблары«н «Активист» һәм «Кызыл юл» хуҗалыклары алды.
Комбайннарны тикшерү барышында, беренче чиратта, аларның техник торышына, аеруча бөртек коелырдай урыннарның томаланган булуына нык игътибар бирелде. Тикшерү барышында теркәү документлары, тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыклары, янгын сүндерү җайланмалары, аптечкалар булуга, машиналар агрегатлары номерларының документлардагыларга туры килүенә, машиналарның техник торышына аерым игътибар бирелде. Хуҗалык җитәкчеләренә ачыкланган кимчелекләрне бетерү кирәклеге күрсәтелде.
Быелгы урак чорында район игенчеләренә 29582 гектар мәйданда бөртекле (кукуруздан тыш) ашлык җыеп алырга туры киләчәк. Бер комбайнга туры килә торган иң күп эш күләме «Сорнай» җәмгыятендә — 631 гектар, иң азы Тимирязев исемендәге җәмгыятьтә — 263 гектар.
Район башлыгы Рамил Нотфуллин үткән көздән башлап уңыш өчен күп эшләнде, һава торышы нинди буласын фаразлап булмый, алай да без барысына да әзер булырга тиеш, тырышып эшләргә кирәк, кемнең хәзерлек яхшы, шул ота, дип үстерелгән ашлыкның бөртеген дә югалтмыйча җыеп алуның әһәмиятен, ашлык суктырганда комбайннарны акрын тизлектә йөртергә кирәклеген дә әйтте. Комбайнчыларга тиешле хезмәт хакы түләүне дә ассызыклады район башлыгы, мин хуҗалыкка кайтып эшли башлаганда басу-кырларда 25 комбайн иде, хәзер ике-биш кенә комбайн, эшләүчеләрнең кадерен белергә кирәк. Элек комбайн ярдәмчесе булып эшләр өчен чират торалар иде, хәзерге яшьләр бу эшкә инде кызыкмый. Быел «Арбор» һәм «Труд» җәмгыятьләрендә комбайнчылар ярдәмчесез эшләячәк, диде Рамил Рашитович.
— Комбайннарның герметиклылыгы бик мөһим нәрсә. Ул начар булса, басудан җыелган уңышның 30 проценты югалырга мөмкин. Әлеге күренешне һич тә булдырмаска кирәк. Хуҗалыкларда булган комбайннарның кимчелекләрен юк итеп, ремонтлап, урып-җыюга 100 процент әзерлек белән керергә кирәк. Техника куркынычсызлыгына игътибар аеруча зур булырга тиеш. Бу үзегез өчен мөһим. Металл кыйммәт булса да, аны ремонтлап, рәтләп була. Ә кеше гомерен — юк. Урып-җыю барышында үзегезнең гомерегезне һәм аеруча ярдәмче булып эшләүче балаларны сакларга кирәк. Эшләрне бәла-казасыз башкарып чыгарга язсын, — дип һәр урында кат-кат искәртте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин.
Комбайннарның әзерлеге тикшерелгәннән соң, комбайнчыларны иң кызыксындырган мәгълүмат — быел да иген сугучылар арасында булачак конкурс шартлары атап үтелде һәм шуны да ассызыклап узарга кирәк, быел әле шоферлар да читтә калмаячак, аларга да бүләк каралган, ләкин һәрбер шартны үтәгән очракта гына. Хөрмәтле игенчеләребез, шоферлар, 2025 елның урып-җыюын уңышлы гына, югалтуларсыз, хәвеф-хәтәрләрсез башкарып чыгарга язсын сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев