Төгәл фәннәрне кабул итү күп көч таләп итә. Язгы кояш тәрәзәдән караганда күңел урамга тартыла.
Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалы студентлары геометрия дәресен ачык һавада укыган.
Студентлар мөстәкыйль эшләрне көллият территориясендәге асфальтта башкарган.
— Төгәл фәннәрне кабул итү күп көч таләп итә. Язгы кояш тәрәзәдән караганда күңел урамга тартыла. Кояшлы көннәрнең берсендә геометрия дәресен ачык һавада укырга булдык. Мөстәкыйль эшне алар асфальтта башкарды. Студентларга бу төр дәрес бик ошады, — ди математика укытучысы Гөлия Шәфигуллина.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев