Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Сыер сөте белән, кеше эше белән...

Көндәлек алып барылган эшнең генә нәтиҗәсе дәвамлы була

2025 елны әле генә башлаган идек, шул арада аның бишенче ае узып та бара. Районда терлекчелек өлкәсендә елның беренче дүрт аендагы уңай үзгәрешләр, шул ук вакытта терлекчелек тармагындагы эшләр торышы турында район утырышлар залында хуҗалык җитәкчеләре, җаваплы белгечләр катнашында киңәшмәдә зур сөйләшү булды.

Сөт җитештерү районның, хуҗалыкларның икътисадын тотрыклы итүдә иң мөһим тармак икәнен даими рәвештә искә алабыз. Бу шулай булырга тиешлеген һәркем белә: сөт — көндәлек акча кереме, ә акчасыз хуҗалыкны алга алып барып булмый.

Агымдагы елның дүрт аенда күмәк хуҗалыкларда (шәхси хуҗалыклардан тыш) барлыгы 47 684 тонна сөт җитештерелде. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда бу 1825 тоннага артык. Үсеш — 4 процент. Иң күп сөт «Татарстан» һәм «Кызыл юл» хуҗалыкларында, аларда — 6125-4336 тонна сөт савылган. «Сосна», «Кама», Тимирязев исемендәге һәм «Дуслык» хуҗалыклары бу юнәлештә нәтиҗәле эшлиләр. Шул ук вакытта районның 5 хуҗалыгы алдагы елның шушы чоры белән чагыштырганда сөтне кимрәк җитештерәләр.

Киңәшмәне алып барган район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчеләрнең игътибарын савым сыерларга мул продукция бирер өчен шартлар булдыру белән бергә, бозау алу мәсьәләсенә игьтибар бирүләренә басым ясап әйтте. Ә моңа җирлек бар: агымдагы елның дүрт аенда бозау алу буенча 19 хуҗалыкның 11е алдагы елга караганда начар эшләде. "Яңа тормыш"та — 101, "Сорнай"да — 99, "Маяк«та 93 баш бозау ким алынды. Район башлыгы әйткәнчә, сыер бит сөтне бозавы өчен бирә, кысыр калган сыердан мул сөт булмаячак. Ә бу үз чиратында казнага кермәгән акча, дигән сүз.

Акча дигәннән, терлек-челектә аны да алып бетермибез икән әле. 2025 елның дүрт аенда алдагы елның шушы чоры белән чагыштырганда азрак сөт һәм ит җитештергәннән хуҗалыкларга 29 миллион 131 мең сум акча ким кергән.

«Алга» — 11 миллион 486 мең сум, «Маяк» — 7 миллион 912 мең, «Игенче» — 3 миллион 789 мең, Тимирязев исемендәге хуҗалык — 1 миллион 623 мең, «Кызыл юл» — 1 миллион 603 мең сум, «Сорнай» — 1 миллион 179 мең, «Борнак» — 788 мең, «Бөрбаш» — 751 мең сум керемне алып бетермәгәннәр. Димәк, һәр өлкәдә эшебезне җиренә җиткереп эшләү сорала.

1 майга күмәк хуҗалыкларда җитештерелгән сөт күләме

Хуҗалык исеме

Ел башыннан тулаем савым (тонналарда)

2024

2025

%

+, -

Татарстан

5633

6125

109

492

Кызыл юл

4373

4336

99

-37

Сосна

2919

3336

114

417

Кама

2495

2773

111

278

Тимирязев исем.

2718

2756

101

38

Дуслык

2707

2746

101

39

Игенче

2606

2544

98

-62

Активист

1863

2492

134

629

Яңа тормыш

2246

2345

104

99

Бөрбаш

2328

2311

99

-17

Смәел

2143

2272

106

129

Маяк

2337

2156

92

-181

Сорнай

1877

1966

105

89

Труд

1918

1965

102

47

Борнак

1721

1780

103

59

Арбор

1286

1547

120

261

Алга

1665

1407

85

-258

Якты юл

1283

1347

105

64

Тукай исем.

985

1288

131

303

Уңыш

759

191

25

-568

Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре буенча барлыгы

45859

47684

104

1825

Мәгълүмат район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев