Авыл хуҗалыгы
Тагашур кырларын җыр иӊли (фото)
Тагашур янында урнашкан арпа басуы өстендә тузан. Әйтерсеӊ, «Труд» күмәк хуҗалыгыныӊ барлык техникасы монда күчкән. «КамАЗ», «ГАЗ-53» машиналары берсе артыннан берсе комбайннардан бушаткан ашлыкны төяп ындыр табагына юл тоталар.
Сәгать 11ләр тирәсендә кинәт бар да туктап калды, комбайннар, машиналар бер урынга тупланды. Җыелган комбайнчылар, шоферлар янына атлаганда, кинәт басу өстендә дәртле удмуртча җыр яӊгырады. Гармунда уйнап, җырлап торучы Евгения Васильеваныӊ үзен күргәч, Чепья мәдәният йортыныӊ кырда, комбайнчылар янында чираттагы чыгышы барганы аӊлашылды. Җырлар тыӊлап, тәмле ашлардан авыз иткән механизаторларныӊ көр күӊелләре тагы да яктырып киткәндәй, арганлыклары юкка чыккандый булды. Бию көйләренә аяклар тыпырдап алса да, комбайнчылар, «урак өсте бетсен, аннан соӊ биербез», дип үз урыннарына ашыктылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев