"Татарстан" җәмгыятенең амбар хуҗалыгы урак өстенә тулысынча әзер (+фото)
Авыл хуҗалыгы

"Татарстан" җәмгыятенең амбар хуҗалыгы урак өстенә тулысынча әзер (+фото)

Һәммәсен алдан хәзерләп куярга, барысына 100 процент хәзерлек белән керешергә күнеккән "Татарстан" җәмгыятенең амбар хуҗалыгын урак өстенә тулысынча әзер дисәң дә була.

"Орлык складларын агулап чыгасы гына калды, - ди биредә 22нче сезонын каршы алучы мөдир Иңгел Мөхәммәтҗанов. - Сортлар белән эшләүче хуҗалык булгач, бездә хәзер ел әйләнәсе эш бара. Язгы кыр эшләре тәмамлангач, ике ай тирәсе бушрак вакыт була, шул чорда беренче көненнән үк техникаларны, киптергечләрне ремонтлый башлыйбыз. Запас частьларга кытлык та, тоткарлык та юк, җитәкчеләр эшләргә мөмкинлек тудыра.
Быел да бер Воронеждан гына 270 меңлек өр-яңа запас частьлар кайтарылды, барысы өч йөз меңлек кирәк-ярак алганбыздыр инде. Үткән ел бер өр-яңа ашлык төягеч алганнар иде, бик вакытлы булды. Калган техникаларыбыз өр-яңа булмаса да, эшләүчеләребез бик тәҗрибәле, әнә шуларны көйләп, карап, тулы куәтенә эшләтә алалар. Минем белән бер көнне үк эшли башлаган өлкән машинист Шамил Сибәгатуллин, машинистлар Илшат Фатыйхов, Рәсим Мөбарәкшин, Руслан Идиятуллин, Радик Бариев, Илһам Фатыйхов, Зөлфәт Латыйпов, быел лаеклы ялга киткән Рәшит Мөхәммәтов, шоферлар Фәнил Зыятдинов, Юрий Иванов, тегермәнче Илнур Дәүләтшин, эретеп ябыштыручы Габделхәй Гарифуллин, үлчәүдә эшләүче Динара Галиеваларның һәркайсы турында озаклап мактап сөйләргә булыр иде".

Дүрт КЗСы, бер АВМы, өч заманча киптергече булган бу тырыш коллектив көненә 2500-3000 центнер ашлыкны кабул итәргә, урнаштырырга сәләтле. Бу кадәр куәтле киптергечләр, өсте ябулы шактый зур участоклары булганга, кайткан ашлык ачык һавада, ишек алдында ятмый диярлек. Көннекен-көнгә эшкәртеп баралар (быелга кадәр шулай булган). "Комбайннар төнлә эшләми бит, ә бездә эш өч сменада, тәүлек әйләнәсе бара, сәбәбе шунда гына", - ди Иңгел. Тыйнаклана, билгеле.
Бу - коллективның бердәмлеге, тырышлыгы, бер минут тик тормыйча, булсынга эшләүләре нәтиҗәсе икәнен аңлау кыен түгел. Моны чамалар өчен, мөгаен, бу хуҗалык кырларында бик күп төрле сортлар игелүен, һәр сортны аерым КЗСларда киптерүләрен, һәркайсын аерым бүлемтекләргә урнаштыруларын, кыскасы, мең дә бер төрле сорт бер-берсенә катнашмасын өчен башкалардан бермә-бер артыграк "вакланырга", тырышырга туры килүен әйтү дә җитәдер.

Ындыр табагына аяк баскан һәркем мондагы тәртипкә, чисталыкка гаҗәпләнсә, мин үзем аларның ничәмә яшүсмер егетне, җәйге чорда үз сафларына алып, сабыр гына эшкә өйрәтүләрен, аларның күбесенең киләчәктә авыл хуҗалыгы белгечлеге һөнәре сайлауларына этәргеч бирүләрен күзәтеп, сокланам.

- Әйе шул, - дип килешә Иңгел. - Хуҗалыкта безнең "амбардан чыккан" белгечләр шактый. Һәркайсы машинист ярдәмчесе булып дүртәр ел эшләп, югары белем алып кайткан Алмаз Мөхәммәтҗанов, Фирдүс Хәкимов, Рөстәм Зарипов... - әле болар соңгы елларда кайтканнары гына... Фирдүс Галимҗанов соңгы курска бара. Чыннан да, машинистларыбыз уңган-булган да, уен-көлкеле дә. Егетләр белән бик аңлашып эшлиләр, шуңа да югары сыйныфта укучылар арасында безгә киләм дип торучы күп, бер эшләгәне кабат килә - тузан да, авырлык та куркытмый.

Монысы, миңа калса, бу коллектив турында сөйләүче иң төп әйбер. Һәм иң гадел бәя бирүче күрсәткеч.


250

Нет комментариев