Авыл хуҗалыгы

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы II яртыеллыкта сөткә сатып алу бәяләре артуга исәп тота

Беренче яртыеллыкта сөткә сатып алу бәяләренең тагын да кимүен көтәбез

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы икенче яртыеллыкта сөткә сатып алу бәяләре артуга исәп тота.

Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов белдерде.

«Беренче яртыеллыкта сөткә сатып алу бәяләренең тагын да кимүен көтәбез. Аннары, бәлки, бераз үсеш башланыр. Әлегә бәя бик нык күтәрелә», - диде ул.

Татар-информ


Нет комментариев