Татарстаннан Кытайга борчак экспорты 3,5 тапкырга арткан
Кытайда борчакны вермишель, клетчатка һәм борчак аксымы җитештерү өчен кулланалар
Агросәнәгать комплексы продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү Федераль үзәгенең Татарстандагы филиалы белгечләре Кытайга экспортлау өчен билгеләнгән азык-төлек борчагы партиясен тикшерделәр. Продукциянең гомуми авырлыгы 1,6 мең тонна тәшкил итә.
Лаборатор тикшеренүләр күрсәткәнчә, бөртек фитосанитар нормаларга тулысынча туры килә: анда корткычлар, чүп үләннәре һәм авыру кузгаткычлар табылмаган.
Продукцияне җибәрер алдыннан контейнерларда фумигация ысулы белән алюминий фосфиды нигезендә ясалган препарат кулланып зарарсызландырганнар. Кытайга экспорт вакытында партияләр үзләре генә түгел, борчак үстерелгән кырлар да, шулай ук саклау өчен складлар да тикшерелергә тиеш.
Ел башыннан 22 июньгә Татарстаннан Кытайга 12,2 мең тоннадан артык киптерелгән азык-төлек борчагы озатылган – бу узган елның шушы чорына караганда 3,5 тапкыр күбрәк. Кытайда борчакны вермишель, клетчатка һәм борчак аксымы җитештерү өчен кулланалар.
Казань КП
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев