Терлек азыгы хәзерләү алдынгылары (+ бик күп фото)
Алдынгыларга бүләкләрен тапшырганда, терлек азыгы хәзерләү кампаниясендә хезмәт куючылар, нишләп беренче ике атна нәтиҗәләре генә бүләкләнә икән, нишләп урып-җыю чорындагы кебек башыннан ахырынача түгел, терлек азыгы хәзерләү эше бит биш ай дәвамында бара, дигән үтенеч-фикерләрен ирештерделәр
Хәзерге көндә авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар өчен «кызу» чор. Терлек азыгы хәзерләү кампаниясе тулы куәтенә бара. Шушы чорда тырышып хезмәт куючылар арасында конкурс үткәрелеп, алдынгылар билгеләнде. Шушы конкурс нәтиҗәләре буенча узган атнада «Алга» һәм «Сосна» җәмгыятьләрендә эшләүчеләр бүләкләнсә, бу атнада «Яңа тормыш», «Маяк», «Кызыл юл», «Кама», «Якты юл», «Татарстан» хуҗалыкларында булдык.
«Яңа тормыш» җәмгыя-тенең алдынгы комбайнчысы Алмаз Нәбиевны басуда эшләгән вакытында туры китердек, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин теземнәргә салынган күпьеллык үләнне күреп, вәт шәп бу, чын сенаж чыга торган, дип ассызык-лап узды һәм вакытында җыеп алу бурычын куйды. «Маяк» җәмгыятеннән "Магдон«да эшләүче Рафис Мөхәммәдиев безне гаражда каршы алды.
— Барысы 1150 гектар терлек азыгы хәзерләнә торган мәйданыбыз бар, аны инде тулысынча урып, сенажны салып бетердек, беренче каттан барлыгы 7000 тонна тирәсе терлек азыгы тупланды, — диде «Маяк» җәмгыяте җитәкчесе Хәлил Хаҗиев. «Кызыл юл» һәм "Кама«лыларның да «кызу» чорлары, көннәр кояшлы булып торганда терлек азыгының беренче катын салып бетерергә телиләр, чөнки инде арттан ук икенче кат терлек азыгы өлгереп килүче басулары бар.
«Якты юл»лыларның да бөтен көчләре сенаж салуга тупланган. — Көннәр мөмкинлек биргәндә бердәмлек белән эшләп, терлек азыгының беренче катыннан барлыгы 8500 тонна сенаж салынды һәм 250 тонна печән әзерләнде, — диде җәмгыять җитәкчесе Азат Ганиев.
Ә хәзер җиңүче булып танылган комбайнчылар һәм шоферлар белән дә танышып китик. Терлек азыгы хәзерләүдә беренче һәм икенче класслы комбайннар арасында беренче атна нәтиҗәләре буенча җиңү яулаган комбайнчылар булып, «Кама» хуҗалыгыннан Фәрит Хәйретдинов белән "Татарстан«нан Нурсил Закирҗанов танылдылар, икенче урында — «Сосна» җәмгыятеннән Искәндәр Муллагалиев һәм «Татарстан» хуҗалыгыннан Фирдүс Галимҗанов, өченче урында — «Якты юл» җәмгыятеннән Расил Нәҗипов белән Салават Галиев. Чапкычта эшләүче механизаторлар арасында «Маяк» җәмгыятеннән Рафис Мөхәммәдиевка тиңнәр булмады, икенче урында — «Якты юл» җәмгыятеннән Илдар Әш-рәфҗанов, өченче урында — «Сосна» җәмгыятеннән Рүзәл Зыятдинов. Терлек азыгын траншеяларга ташып торуда тырышып хезмәт күрсәтеп, иң югары күрсәткечләргә ике атна рәттән «Татарстан» хуҗалыгы шоферлары иреште. Беренче атнада Фидәил Хәкимов беренче булса, икенче атнада ул өченче урында, Динар Сәйфелганиев ике атна рәттән икенче урында, ә менә Ирек Хәкимов беренче атна нәтиҗәләре буенча өченче урында булса, икенче атнада ул җиңүче булып танылды.
Терлек азыгы хәзер-ләүдә беренче һәм икенче класслы комбайннар арасында икенче атна нәтиҗәләре буенча җиңү яулаган комбайнчылар булып, «Сосна» җәмгыятеннән Искәндәр Муллагалиев белән «Яңа тормыш» җәмгыятеннән Алмаз Нәбиев танылдылар, икенче урында — «Кама» хуҗалыгыннан Рафис Сәетов белән «Кызыл юл» хуҗалыгыннан Владислав Анеев, өченче урында — «Алга» җәм-гыятеннән Фәргать Фәс-хетдинов белән «Татарстан» хуҗалыгыннан Фирдүс Галимҗанов. Чапкычта эшләүче механизаторлар арасында икенче атна нәтиҗәләре буенча «Татарстан» хуҗалыгы механизаторлары беренче өчлекне яуладылар. Беренче урында — Азат Хәбибуллин, икенче урында — Фәнил Хамматов һәм өченче урында — Радим Иванов.
Алдынгыларга бүләкләрен тапшырганда, терлек азыгы хәзерләү кампаниясендә хезмәт куючылар, нишләп беренче ике атна нәтиҗәләре генә бүләкләнә икән, нишләп урып-җыю чорындагы кебек башыннан ахырынача түгел, терлек азыгы хәзерләү эше бит биш ай дәвамында бара, дигән үтенеч-фикерләрен ирештерделәр. Әйе, чыннан да, терлек азыгы хәзерләү эше җәй-көз айларында башкарыла. Шөкер, быел масса шәп, траншеялар да инде мулдан тула. Әле узган елгыдан запаслары калган хуҗалыклар икенче кат өчен салыр базлар да юк, диләр. Әлбәттә, базны тутыру беренчел максат түгел, төп бурыч — сыйфатлы терлек азыгы хәзерләү. Һәм моны аңлап эшләүчеләрнең хезмәте район күләмендә дә тиешле игътибар күрсә, эшкә караш тагын да яхшы якка үзгәреп китәр иде кебек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев