Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Терлек азыгы хәзерләү зур тырышлык сорый

Хуҗалык 27 майда терлек азыгын чабарга чыккан

Авыл хуҗалыгында кызу эш чоры. Әле кайбер хуҗалыклар чәчүне дә тәмамлап бетермәде, ә инде терлек азыгы хәзерләү кампаниясенә керешеп китәр вакыт җитте. Бу яктан "Кызыл юл«лылар бүтәннәргә үрнәк күрсәтте. Алар иң беренчеләрдән булып сенаж салуга кереште. Сенажы да гади түгел, көзге арыштан. Беренче чирканчыклары әле бу, алай да экспериментлардан курыкмый торган әлеге хуҗалык нәтиҗәнең яхшы буласын белеп эш итә.

Бу хуҗалыкның эш торышы белән танышкан көнне, профсоюзның район оешмасы рәисе Марина Ишмурзина шофер-механизаторлар белән аралашып, эшләрендә уңышлар теләп, истәлек бүләкләре тапшырып узды.

Кояшлы, кызу 29 май көнендә «Кызыл юл» хуҗалыгы басуына юл тоттык. Комбайн теземнәргә салынган көзге арышны "КамАЗ"га төяп йөри. Күз ачып йомганчы машина арбасы тулып, ул базга кайтып китә. Ләкин базга кадәр әле үлчәүгә керәсе бар, анысы да гадәти түгел, дөресрәге үлчәве гадәти, ләкин анда үлчәп торучы юк, барысы да компьютерлаштырылган, заманча. Шофер тәрәзәдән генә кулын чыгарып, үзенә махсус бирелгән картаны экранга укыта да, эшкә старт бирелә. Әйе, күпмедер көтәргә туры килә, ләкин инде шоферлар анысына да ияләшкәннәр.

Әлеге хуҗалыкка килгән саен гел ниндидер яңалыклар белән очрашасың. Хуҗалык рәисе Фердинанд Хәйруллинның активлыгы, туган җирен яратып хезмәт куюы нәтиҗәсе бу. Шушы хуҗалыкка дүрт ел элек агроном булып килгән Максим Максимов та мул уңыш алу өчен бик тырышып эшли. Башкарылган эшләре, ни өчен эксперимент эшләп карарга алынганнары турында аның белән аралашып алдык.

— Быел 27 майда терлек азыгын чабарга чыктык. Хуҗалык җитәкчесе, зоотехник белән бергәләп сөйләштек, киңәшләштек тә, эшкәртелә торган клетчатка буларак, көзге арышны сенаж итеп салырга уйладык. Бу әле беренче тапкыр эшләнә торган эшебез. Ике көн эчендә 100 гектар мәйданны чабып, терлек азыгын вакытында җыеп алу эшенә дә керештек. Көзге арыштан барлыгы 1063 тонна сенаж салдык. Аннан инде люцерна урырга керештек. (Көннәр кояшлы торганда анысын да җыеп алганнар. Барлыгы 503 тонна сенаж салынган. — З. Ф.).

Быел күпьеллык үләннәрнең мәйданы 892 гектар, шуның 60 гектарында орлыклык үләннәр, 150 гектарында клевер һәм калганында люцерна. Шулай ук люцернаны 400 гектар под покров та чәчтек, — диде Максим Максимов. — Терлек азыгы хәзерләү кампаниясендә бердәм команда белән эшлибез. "MacDon«да ел саен Ранил Җамалиев хезмәт куя, уру эшенә керешкәнче «МТЗ-1221» тракторы «Гаспардо» чәчкече белән кукуруз чәчте. «Ягуар 850» маркалы терлек азыгы хәзерләү комбайнында Владислав Анеев эшли.

Дүрт «КамАЗ» ташып тора. Аларда Раиф Нургалиев, Рифат Нургалиев, Ришат Гарипов һәм Ранил Рамазанов (беренче фотода сулда) хезмәт куя. Траншеяга кайткан терлек азыгын таптауда «JCB» белән Рамил Фазылҗанов, «К-744» тракторлары белән Рүзәл Әсхадуллин һәм Фәнис Фәрзетдинов эшли. Кыска срокларда люцернаны да җыеп алыр өчен терлек азыгын ташуга «Claas» тракторын чыгарырга да планлаштырабыз. Аның арбасы зур, 30 тонна тирәсе сыйдырышлы. 

Терлек азыгы белән генә чикләнмәде сөйләшүебез, бөртекле культуралар турында да сүз алып барылды. Басулардагы игеннәрнең торышы сөенерлек. Инде алардан мул уңыш алырлык җәйләр насыйп булсын иде дигән теләктә сөйләшүебезне бөр-теклеләр хакында дәвам иттек. — Көзге культураларны узган ел 480 гектарга чәчтек, шуның 215 гектарында көзге арыш һәм 265 гектарында көзге бодай. Уҗымнар кышны әйбәт чыктылар, язын да әйбәт кенә үсеп киттеләр. Аларны вакытында тукландырдык, бу эшне иң беренче чиратта 4 апрельдә күпьеллык үләннәрдән башладык. Аннан соң бер атнадан тырмага чыктык.

Яңгырлар булу сәбәпле язгы кыр эшләре әзрәк сузылды. Ләкин ул яңгырлар бик кирәк иде. Чөнки көздән туфракта дым юк иде. Бүгенге көндә инде сабан культуралары чәчелеп бетте, 120 гектарда — бодай, 703 гектарда — арпа, 50 гектарда — солы, 50 гектарда — вика, 100 гектарда — борчак. Шулай ук быел рапс урынына җитен чәчтек, ул 150 гектар мәйданны биләде. Бүгенге көндә ул әйбәт кенә тишелеп, үсеп килә. Кукурузны 200 гектар мәйданда орлыкка һәм 650 гектарда силоска алыр өчен дип чәчтек. Берьеллык үләннәр 300 гектарда.

Быелга сенажны 10-12 мең тонна салырга планлаштырабыз, әле узган елдан калган запасларыбыз да бар 3 мең тонна тирәсе, силосны 20 мең тонна тирәсе салырга планлаштырабыз, узган елдан калган 10 мең тонна тирәсе запасыбыз бар. Печәнне быел әзрәк әзерләргә планлаштырабыз, чөнки шулай ук запасларыбыз күп әле. Быел әзерләнгән печәннең күпмедер өлеше хуҗалыкка калачак, калганы хуҗалыкта хезмәт куючыларга өләшенәчәк.

Җәйге һава торышы әйбәт килеп, быелгы сезонны әйбәт кенә эшләп чыгарга язсын иде. Яңгыры да вакытында явып, кояшы да булып торсын. Көзгә мул уңыш җыеп алырга язсын, — дигән теләктә тәмамлады сүзен баш агроном. Амин, шулай булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев