Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Терлек азыгын хәзерләү чоры җитә

Районыбыз хуҗалыкларында язгы чәчү эшләре бара, ләкин инде аның артыннан ук килеп басачак терлек азыгы хәзерләү чорына да вакыт җитеп килә.

Бу атнада район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин, идарә белгечләре һәм Татарстан Республикасының дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең Балтач районы буенча бүлек башлыгы — баш дәүләт инженер-инспекторы Марат Габдрахманов хуҗалыкларда булып, терлек азыгы хәзерләү кампаниясендә катнашачак техника һәм агрегатларны тикшерделәр, терлек азыгы салыначак баз һәм траншеялар әзерлегенә дә игътибар бирелде, хезмәт кешесенә бер көнлек хезмәт хакы күләме ничек чутланганы да аңлатылды, эштә вакытта иминлек таләпләрен саклап эшләү кирәклеге дә ассызыкланды.

Сишәмбе көнне төшкә кадәр комиссия Тимирязев исемендәге, «Бөрбаш» һәм «Татарстан» җәмгыятьләрендә булды. Тимирязевлыларның тикшерү барышында җитешсезлекләре барлыгы да ачыкланды, басуга эшкә чыкканчы аларны рәтләп бетерергә дигән бурыч куелды. "Татарстан"лылар терлек азыгы хәзерләү кампаниясенә тулысынча әзер. Заманча, зур егәрле техникаларга өстенлек бирүче әлеге хуҗалык быел да техникалар сафын яңарткан. «Бөрбаш»лылар да комиссия тарафыннан мактау сүзләренә лаек булдылар. Биредә дә техниканы вакытында әзерләп, старт сызыгына бастырганнар. Кышлату чорына азык хәзерләүдә катнашасы техникалар, аларда хезмәт куючылар белән җәмгыятьнең баш инженеры Альфред Нурмиев таныштырып узды.

— Безнең техникаларга килгәндә, терлек азыгы хәзерләүдә өч комбайн эшләячәк. «Полесье» комбайнында быел икенче сезонын эшли торган механизатор Ринат Гафуров хезмәт куя. «Клаас Ягуар» комбайнында Расим Мотыйгуллин эшли, бик тәҗрибәле комбайнчы. Әлеге комбайн терлек азыгын тиешле озынлыкта туратып, вакытында кайтарырга һәм җитештерүне югары күләмдә башкарырга бик булыша. Терлек азыгы хәзерләүдә эшли торган комбайннарыбыз икесе дә чагыштырмача яңа әле, 2022-2023 елларда алындылар. Терлек азыгын урып, теземнәргә «MacDon» тизйөрешле ургыч салып бара. Анда Нуриян Сабиров хезмәт куя. Кышкы сезонда ул токарь булып эшли, комбайныннан буш вакытта эшләргә «МТЗ-82» тракторы да бар. Озак еллар хезмәт куючы, бик тәҗрибәле кеше ул Нуриян Сабиров. Иртә таңнан басуга чыгып китә, караңгыланганчы, эшли алганча эшләп кайта. Кыска срокларда базны тутырырга дигән максат белән эшлибез бит инде, комбайнчыларыбыз исә шушы максатны аңлап, эшләрен җиренә җиткереп, намус белән башкара торган кешеләр.

«MacDon» урып киткән-нән соң масса зур булып калган очракта, аны тарату өчен «Krone» маркалы ворошилка вспушиватель кулланабыз. Аның белән Илшат Нотфуллин эшли. Тараткан массаны җыярга валкообразователь чыга, әлеге эшне Нурислам Сабирҗанов башкара.

Терлек азыгын траншеяларга биш «КамАЗ» ташый, аларның өчесе прицеп белән эшлиләр. Аларда Рамил Дәминов, Илдар Сабиров, Илдар Юнысов, Хәниф Рәхматуллин белән Әнәс Насыйбуллин хезмәт куялар. Шуны да ассызыклап узасым килә, район күрсәткечләрен караганда, машиналарның күрсәткечләре иң яхшысы безнең хуҗалыкта. Бу инде шоферларыбызның тырыш, намус белән эшләүләрен күрсәтә торган фактор булып тора.
Базда һәрвакытта ике техника эшләп тора, алар зур егәрле «К-742» тракторлары. Терлек азыгын тиешенчә таптау эше Илнар Гыйльмуллин белән Газинур Хәкимуллинга йөкләнгән, кайчакта аларны Рәмис Мотыйгуллин алыштырып тора. 2025 елда Рәмискә дә «К-742» тракторы ала алдык, язгы чәчүне дә быел шул трактор белән эшләп чыкты, — диде баш инженер. "Бөрбаш«лыларның терлек азыгы хәзерләү кампаниясенә зур әзер-лек белән караулары күренеп тора, алар елның бер көне ел туйдыруын аңлап хезмәт куялар. Бу баш агроном Искәндәр Гыйльметдиновның чыгышында да чагылды: «Хуҗалыкта барлыгы 2350 баш терлек бар, аларны терлек азыгы белән тәэмин итәр өчен 17 мең центнер сенаж, 14 мең центнер силос, 300 тонна печән әзерләргә кирәк. Узган ел әзерләнгән терлек азыгыбыз да шактый кала әле. Силос тагын 8 ай ашатырлык, сенаж 6 ай ашатырлык бар». Эшләгән кешенең нәтиҗәсе ерактан күренә шул, ә менә әйдә ярарга йөрүчеләр язгы чәчүне дә сузып, терлек азыгы техникаларын хәзерләүгә дә салкын карый.

Район авыл хуҗалыкларында булган техникалар турында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Ришат Нуриев сөйләп узды: «Бүгенге көндә барлыгы 40 берәмлек терлек азыгы хәзерләү комбайны бар, үзйөрешле чапкычлар — 24, пресс подборщиклар алты берәмлек, ворошилкалар — 32. Елның-елында без хуҗалыкларга заманча техникалар алуны бурыч итеп куябыз. Чөнки ул терлек азыгының сыйфатында да чагыла. Сенажны салган вакытта трамбовщиклар булуга да зур игътибар бирергә кирәк. Бүгенге көндә әле бөтен хуҗалыкларда да ул юк. 20 хуҗалык арасыннан „Татарстан“, „Дуслык“, „Маяк“, „Сосна“, „Яңа тормыш“, „Якты юл“, „Кама“, „Кызыл юл“, „Труд“ һәм „Алга“ җәмгыятьләрендә генә бар».

Комиссия тикшерү вакытында төп игътибарны терлек азыгы хәзерләү транспортларының техник торышына, басудан баз һәм траншеяларга яшел масса һәм печән ташучы транспорт чараларының әзерлегенә һәм шоферлар белән тәэмин ителешенә, базларның һәм траншеяларның чисталыгына, төзеклегенә юнәлтте. Тикшерү нәтиҗәләрен карап чыкканнан соң, комиссия техниканы әзерлек сызыгына куйган барлык белгечләргә һәм механизаторларга ихлас рәхмәт сүзләрен әйтте, җәй буе басу эшендә катнашучыларның һәркайсына ныклы сәламәтлек теләде. Эш барышында үзегезне һәм хезмәттәшләрегезне саклагыз, иминлек кагыйдәләрен үтәгез дигән теләкләр теләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев