Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

«Терлекчелек һәм игенчелек өчен дә уңышлы ел булды»

– Бездә кукуруз 500 гектарда үсте. Әлеге культура бер елда да начар булмый иде. Быел исә аның уңышы тагын да яхшы. Гомумән, агымдагы ел бөтен тармак өчен дә уңдырышлы булды. Мал азыгы дисеңме, ашлык дисеңме, барысы да җитәрлек. Комбайнчылар да, механизаторлар да, шоферлар да бик тырышлар. Бердәм булып эшләгәнгә нәтиҗәбез дә горурланырлык, – дип сүзен башлады «Активист» хуҗалыгының баш агрономы Иван Константинов.

Әлеге хуҗалык та районы-бызның башка хуҗалыклары кебек үк кукуруз игүгә зур игътибар бирә. Көннәр матур торганда алар бөтен көчләренә кукурузны силоска, аннан бөртеккә алуда тырышып хезмәт куйдылар. Инде ияләшеп киткән яңгырлар киртә коргач, калган мәйданнарны силоска алып бетерделәр.
Иван әфәнде хезмәтен озак еллар башкара торган, бик тәҗрибәле, таләпчән белгеч. Җир эшкәртү, чәчү, тукландыру, агулау, бөртекләрне һәм терлек азыгын җыеп алу этапларына ул һәрчак зур җаваплылык белән карый. Эшенең нәтиҗәсе дә бар. Хуҗалык җитәкчесе, белгечләр бер максатка эшләүне төп бурычлары итеп куеп, бүгенге көндә районда алдынгы хуҗалыклар рәтендә йөриләр. Моңа сыйфатлы азык хәзерләү дә, мул уңыш алу да зур этәргеч булып тора.
Кукурузның терлекчелек тармагы өчен файдасы зур булуы күптән дәлилләнгән. Шуңа да хуҗалыкта әлеге культурага игътибар елдан-ел көчәя. Быел ул 500 гектар мәйданда үстерелеп, шуның 440 гектары силоска, 60 гектары бөртеккә алынган. Без килгән көнне соңгы гектарларда эш башкарыла иде. Басудагы техника гөрелтесе биредә эшнең кызу барганын күрсәтә. Бер комбайн кукурузны ура тора, ә массаны ташырга куйган техникалар эшкә өзеклек китерми, тиз-тиз ташып торалар. 


— Без быел чит ил гибридлары белән эшләмәдек, үзебезнең илнекенә өстенлек бирдек. Агымдагы елда хуҗалык басуларында «Каскад 195», «Машук 170», «Ладожский 175» гибридлары игелде. Уңышларына килгәндә, силос бер гектардан уртача 360 центнер уңыш күрсәтте. Бөртеккә без ике гибридны алдык, "Машук 170"нең уртача уңышы — 74, "Ладожский 175" нең уңышы югарырак булды — 97 центнер. Киләсе елга инде чит ил сортын алып, суктыру мәйданнарын арттырыга планлаштырабыз. Бөртеккә алынасы кукуруз мәйданнарын иртәрәк чәчеп, 100-150 гектар суктырырга калдырырга ниятлибез. 


Бүгенге көндә безнең терлек азыгы запасларыбыз күп булды. Барлыгы 14274 тонна сенаж, 15706 тонна силос салдык, бөртеккә алынган кукуруздан тулаем җыен 540 тонна булды. Бу безнең хуҗалык терлекләре өчен ике елга җитәрлек азык. Терлек азыгы хәзерләүдә «Полесье» комбайнында Рудольф Изергин һәм Андрей Максютов эшләде. Ә инде «Магдон» комбайны белән уруда Игорь Соловьев хезмәт куйды. Мин әлеге егетләребезнең эшләреннән бик канәгать, бик тырышлар, рәхмәт аларга. Азык ташуда катнашкан «КамАЗ» шоферлары Реваль Волков, Ренат Волков, Алексей Колесников, «YTO» тракторларында хезмәт куючылар Петр Романов белән Андрей Колесников, «МТЗ-1221» тракторларын иярләүче Евгений Васильев, Виктор Федоров, Кирилл Федоров, «Т-150» тракторында эшләүче Игорь Ивановның да хезмәтләре югары бәягә лаек. Базга кайткан массаны таптап торуда «К-742» тракторы белән Иван Изергин, "Амкадор«да Вадим Шакаев тырышып хезмәт куйдылар. Быелгы ел тулаем алганда терлекчелек һәм игенчелек өчен дә уңышлы ел булды. Мондый еллар бик сирәк була. Барлык культуралардан да рекордлы уңыш ала алдык. Барлыгы бөртеклеләрдән 57754 центнер уңыш тупладык. Уртача уңыш бер гектардан 54 центнерны тәшкил итте, бигрәк тә югары уңыш көзге бодайда булды — бер гектардан 62,7 центнер, шулай ук борчактан да югары уңыш алуга ирештек — бер гектардан 47 центнер. Урып-җыю кампаниясендә өч комбайн эшләде, өчесе дә «Полесье» комбайннары. Комбайнчылар — әтиле-уллы Виктор һәм Кирилл Федоровлар, Юрий Андреев. Игенчеләребез үз алларына куелган бурычны җиренә җиткереп башкара торган, инде урып-җыю эшенең нечкәлекләрен белә торган кешеләр. 


Без инде киләсе 2026 ел уңышына да нигез салдык. Көз көне 208 гектарда көзге бодай чәчтек, узган ел ул 150 гектарда иде. Күргәнегезчә, быел мәйданын арттырдык. Тишелеше дә бик яхшы булды, уҗымнар әйбәт кенә кышлар дип өметләнәбез. Чәчүне «YTO» тракторы «ЗС-9» чәчкече белән Петр Романов башкарып чыкты, — дип быел башкарылган эшләре, алган уңышлары турында сөйләп узды хуҗалыкның баш агрономы Иван Константинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Активист» күмәк хуҗалыгы